#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ир – атлар туа килә, нәсел дәвам итә

последние и лучшие новости искусства в мире

Беренче буын

34-61911-1918 елларда (кемнәр алдарак, кайсылары соңрак, хәер анысы мөһим түгел) Татарстаннан бик күп татарлар себер җирлегенең төрле почмакларына  гаиләләре белән күченеп килгәннәр. Аларның күпчелеге урманнарны ачып, гөрләп торган авыллар ясап, заманасында көч алып, яшәп алалар. Мәсәлән, Түбән Тәүде районында берничә татар авыллары барлыкка килә. Ул авыллар: Казанлы, Уфим, Урманбаш, Третий, Усман, Камай. Башта гел казан татарлары гына яшиләр. Авыл урамнары бала-чага тавышлары белән гөрләп тора. Рәхимә әби белән Хәмит бабай Нигъмәтуллиннарның да әти-әниләре туган җирләреннән, ата-баба тамырларыннан аерылып чыгып китәргә мәҗбүр булганнар. Алар Урманбаш авылында урнашканнар.

Җырларда җырланганча: “Авылның хикмәтле әби-бабайларына баш иеп узам әле”, дигән кебек, моннан 40 ел элек Урманбаш авылына мин килен булып төшкәндә, Рәхимә әби дә, Хәмит бабай да исәннәр һәм алар йорты каршысыннан олысы-кечесе баш иеп узалар иде.

Хатын-кызның йортта эше гомергә бетми. Ә инде аларны арлы-бирле китереп, Рәхимә әби һәрвакыт буш вакыт таба иде.

Авылны икегә бүлеп торган Ахман елгасы аръягында олы улы Айрат гаиләсе белән, алар янәшәсендә апасы Гайшәнең кызы Гөлҗиһан гаиләсе, үзләреннән ерак түгел кызлары Сәлия гаиләсе (аларның 10 бала), ә үзләре белән уллары Мәгъсүм гаиләсе (5 бала) яши. Менә шуларның хәлләрен белеп, балаларга күз-колак булып өлгерә иде Рәхимә әби.

Карчыгы киткәч, бабай өйдә бер ялгызы ни эшләсен, тышта үзләре яшәгән ике катлы агач өйнең янындагы эскәмиягә чыгып утыра. Узган-барганнан: “Кызым яисә улым, кая киттең? – дип, баш иеп сәлам биргәннәрдән сорап кала иде. Менә шулай Хәмит бабай урманбашлылар хәтеренә сеңеп калган.

Кара урманнарны ачып, игеннәр иккән, Бөек Ватан сугышында дошманны җиңүгә өлеш керткән һәм төпле нык гаиләдә балалар үстергән әби-бабайлар нәкъ шулар инде.

Алар кешегә зыянсыз, яхшы күңелле булганнары өчен хикмәтле исеменә лаек булганнар, авыл халкы бүгенге көндә дә елмаеп, җылы хисләр белән аларны искә алалар. Рәхимә әби белән Хәмит бабай картайганчы тигез гомер итеп, җиде бала - Айрат, Сәлия, Сания, Разия, Саҗидә, Мәгъсүм, Мансурны үстергәннәр. Ул заманаларда 7 бала күп тә, аз да түгел. Иң төпчекләре Мансур яшь килеш кырда комбайнга кысылып үлә. Бала кайгысыннан да ачысы юктыр ата-анага. Кызлары Разия апа әтисенә багышлап шигырь язып китергән. Аны да мәкаләгә теркибез.

Төшләремдә күрәм әтиемнең,
Җырлый-җырлый атын җиккәнен.

Әниемә җылы караш ташлап,
Зур капкадан чыгып киткәнен.

Кайта идең кырдан
Арып-талып.

Тәмле иде кара икмәк,
Куян күчтәнәче дигәнең.

“Гомереңне бушка үткәрмә,
Изгелекләр эшләп яшә”, -дидең.
Мин кушканны үтәп яшәсәң,
Балкып үтәр гомер юлың”, - дидең.

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең
Иркәлиләр мине бүген дә.
Авыр туфракларың җиңел,
Урының булсын җәннәт түрендә.

Икенче буын

34-9Рәхимә әби белән Хәмит бабайның олы уллары Айрат абый Мәрхәбә апага өйләнеп, алар да Урманбаш авылында гомер кичерәләр. Ике уллары Инсаф белән Рәисне үстерәләр. Айрат абый гомер буена “Бухтал” совхозында идарәче булып эшли. Тормыш иптәше Мәрхәбә апаны яратып “Машка” дип йөртә иде. Алар картайганчы хикмәтле әби-бабай булганчы яши алмадылар. Берсенең гомерен - шикәр, икенчесенең гомерен яман шеш авыруы өзде. Шулай да нәсел дәвам итә, ике улларында өчәр бала үсеп җитеп, алар да әти-әни, тиздән әби-бабай булырга торалар.

Өченче буын

34-8Айрат абый лаеклы ялга чыккач, аның урынына совхозда идарәче булып олы улы Инсаф кала. Әмма әтисе кебек озак еллар эшләргә насыйп булмый, совхозлар таркала һәм авыллар эшсез кала. Озак уйламыйча Инсаф Айрат улы тормыш иптәше Равилә белән үз хуҗалыкларын тергезеп өлгерәләр. Умартачылык, бакча, мал-туар үрчетеп иткә сатып, ныклы тормышта яшиләр. Инсаф да гаиләсе белән авылда Урманбашта гомер кичерә һәм өч бала: Әмир, Резидә, Әлфирәне үстерделәр. Инсаф Айрат улына инде олыгаям, лаеклы ялга чыктым дип, кайгырасы юк. Аның терәге, төп ярдәмчесе, яшьтән ул хуҗалыкта эшләп килгән олы улы Әмир атасының ышанычлы уң кулы.

Дүртенче буын

34-5Әмир - үсеп җитүгә үк, шәһәрдән кәләш сайлап, Гөлнара белән кавышалар. “Мин шәһәр кызы”, дип тормый Гөлнара, эшчән, тырыш гаиләгә башы-аягы белән чума. Кем дә аны шәһәр кызы димәс. Сыерын да сава, аш-су да әзерли, кыскасы, барысын да булдыра. Иренә өч бала, әби-бабайга оныклар бүләк итә. Әмир Инсаф улы күптән инде хуҗалыкны үз кулына алган дисәк тә була.

Әти-әнисе белән бер йортта яшәп, бар эшне дә эшләп торалар. Бу йортка читтән берәрсе килеп алар тормышын күргән кеше: “Монда эшчеләр ялламыйча, берничек тә булмый”, - диләр. Юк, бу гаиләдә барысы да эштә, үзләре эшли. Шәһәрдән кияүләр, кызлар, оныклар да атна саен кайтып ярдәм итеп торалар. Чыннан да монда йорт җирләр һәрвакыт чиста, бакчаларны күргәзмәгә куйсаң, өлкәдә аларга тиңнәр булмас иде. Хуҗаларның өс-башлары алыштырылган. Ә кая соң фермадагы хәтле мал-туар, берничә йөз сарыклар, алар да күренмиләр, кычкырмыйлар да. Димәк, алар да бер тәртипкә өйрәтелгән, бер җайга салынган. Бишенче буын дәвамчысы Әмир белән Гөлнараның олы уллары Сөләйман буй җитеп килә. Бу малай да өметле, ул да авылны, хуҗалыкны ташламаячак.

Бишенче буын

34-7Берничә еллар элек, тагын бер үгез бар әле, аны суйгач ит китерербез, дип күзләрен зур ачып, олыларча өч яшьлек бала ничек ышандырып торуы әле дә күз алда тора. Менә шул малай Сөләйман Әмир улы Нигъмәтуллин белән Урманбаш авылында “Хуш килдегез, сабакташлар!” бәйрәмендә тагын очраштык. Үсеп киткән, быел 5нче сыйныфка керә икән. Сату нокталары тезелгән рәттә олылар арасында шушы малайга игътибар итмичә булмый. Барысыннан да яхшырак аның сәүдәсе бара. Ул Урманбаш авылы күренешләре төшерелгән брелоклар һәм магнитлар сатып, байтак кына акча эшләп алды. Аларны авылга кайткан кунаклар бик теләп алдылар.

Буласы, уңасы кеше кечкенәдән үк билгеле. Әле кайчан гына бабасы Инсаф Айрат улы, әтисе Әмир Инсаф улы белән ит сатыша иде. Сөләйман үскәч “бизнесмен” булачагы көн кебек ачык. Башлангыч мәктәпне дә яхшы билгеләргә тәмамлаган ул. Бер гасыр эчендә Урманбаш авылында Нигъмәтуллиннар нәселе биш буынга җиткән һәм алар авылга, җиргә береккән, чын ир-атлар туа килә, нәсел дәвам итә.

Уңышлар сиңа, Сөләйман! Киләчәгең якты булсын, хыялларың тормышка ашсын дигән теләкләрдә калабыз.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836