Кызларның гашыйк булуын ачыклау кыен түгел. Ул яраткан кешесенә ярарга тырыша, аны тәрбияли. Ә ир-егетләр хисләрен үзләрендә тотучан. Шулай да тикшерүчеләр егетләрнең гашыйк булуын ачыклап булуын әйтә. Түбәндәге үзенчәлекләрне ир-егетләр үзләре әйткән.
1. “Сөйгәнемнең сүзләренә колак салам”. Әгәр дә ирегезгә янган лампочканы алыштырырга кирәклеген 10 нчы тапкыр әйтәсез икән, нәтиҗәне аңлагансыздыр инде.
2. “Аның мавыгуларын үземнекеннән өстен куям”. Ир-егеткә яраткан кешесенә ярарга тырышу ошый. Әгәр дә боевик урынына, һинд киносы карарга риза икән - яратуында шикләнмәгез.
3. “Мин аның белән горурланам”. Хатынын яраткан ир беркайчан да аннан көлми, аннан көнләшми. Киресенчә, аның уңышларына үзенеке кебек шатлана.
4. “Мин һәрвакыт аның белән конфликтка керәм”. Әйе-әйе, әгәр ирегез белән әрләшәсез икән, димәк, ул сезгә битараф түгел. Ул мөнәсәбәтләрне тагын да җайлау юлын эзли.
5. “Аның якыннарын хөрмәт итәм”. Яраткан ир-егет беркайчан да сөйгәненә кемнедер сайлап алу бурычын куймый. Аңа аларның һәркайсы якын икәнен яхшы аңлый һәм үзе дә алар белән уртак тел табарга тырыша.
6. “Мәхәббәт өчен көрәшәчәкмен”. Бу - сер түгел. Ир-егет ярата икән, ул бар көченә аның белән булырга тырыша.
7. “Ул минем өчен иң яхшысы”. Тазарсагыз да, арыган булсагыз да, йокыдан тузган чәчләрегез белән уянсагыз да - яраткан ир-егет моңа игътибар итми.
8. “Хисләремне аңа гына белдерә алам”. Малайларны кечкенәдән еламаска, көйсезләнмәскә, тойгыларны күрсәтмәскә өйрәтәбез. Әгәр ир-егет сезгә күңелен ача ала икән, ул сезне, һичшиксез, ярата.
“Кызыл таң”.