Материалы

Исегездәме, дусларым?

последние и лучшие новости искусства в мире

Кышкы салкын көннәрнең берсендә Юрмы авылында Гайшә апа белән Азис абый Биктимеровларның тулы зур гаиләсендә 3 малайдан соң, көтеп алган кызлары туа. Аңа Әнисә дип кушалар. Тракторда эшләгән әтисе салкын тидереп үлә. Абыйларының үз гаиләләре. Кече класста укыган Әнисә белем алуын дәвам итә алмый. Яше кече булса да, таза гәүдәле кызга зурлар белән эшләргә туры килә. Ул әнисенең булышчысы, таянычы, энеләренең яраткан апалары, гаиләне туйдыручы була.

Күрәсең, сугыш чоры балаларының язмышы Әнисәне дә читләтеп үтми. Хәзер дә 80 яшьлек әби үткәннәрне күз яше белән сөйли:

– Исемдә, без, балалар, печән җыябыз, кибәнне ике төркемгә бүленеп салалар, без дә икегә бүленәбез дә, ярышып, беренче бетерү өчен, носилка белән икешәр могылны күтәреп, йөгерә-йөгерә ташыйбыз. Эше авыр булса да, бик күңелле иде. Көзен башак җыярга чыгабыз, ә кышын тамак туйдыру өчен җылымга йөрдем, чит күлләргә дә алып китәләр иде. Язын - читтән алып килгән пычкы белән 4әр колач утынны кул белән кистек. Эштән соң төннәр буе күлә суктык. Сөйләве генә җиңел.

Әнисә апаның тормыш сукмагын бәхетле итүче армиядән кайткан чибәр егетләрнең берсе, пөхтәлеге белән аерылып торган Таһир абый була. Аның белән тату гаилә корып, дүрт бала үстерәләр. Хәзерге көндә ул бай әби - 9 оныгы, 12 нәбәрәсе бар.

Әнисә апа – шул хәтле тырыш, көчле, тормыш сөючән, туры сүзле, бик оста хуҗабикә дә, бакча эшләрен, чәчәкләр яратучы апа. Авырлыкка, кайгыларга бирешмичә, шат күңелле, матур җырлый, бик күп еллар Кыш бабай ролен уйнаган артистыбыз, авыл халкының хөрмәтен яулаган хатын. Әнисә Азис кызы  Әйтбаева тормыш күренешләрен ачык итеп үзенең “Исегездәме, дусларым?” дигән шигырендә күрсәткән, шул шигырьне газета укучыларына тәкъдим итәм:

Исегездәме, дусларым,
Урманнарны буйлап

Юкә сындырганнар,

Төннәр буе йокламыйча,

Елчык лампа белән

Күлә сукканнар?

Исегездәме, дусларым,

Аякларга тишек чарык кигәннәр?

Күлләр буйлап бозлы сулар ерып,

Балык тотып йөргәннәр?

Исегездәме, дусларым,

Басулардан бер бөртекләп

Башак җыйганнар?

Ашарга да калдырмыйча

Хөкүмәткә тапшырулар?

Исегездәме, дусларым,
Болыннардан яшел үлән,
Балтырганнар җыюлар?
Шуны ашап, тукланып,
Үлемнәрдән калулар?
Исегездәме, дусларым,
Кисәр өчен пычкылар булмау,
Ике-өч гаилә җыелышып
Бер өйдә торулар?
Исегездәме, дусларым,
Көчләрне җәлләмәдек,
Түрәләрне тыңладык -
Кайда эшкә кушсалар да,
Дуслар булып эшләдек.
Исегездәме, дусларым,

Ашарга да юк иде,

Кияргә дә юк иде.

Авыр тормыш күрсәк тә,

Күңелләребез көр иде.

Ә хәзер инде, дусларым, күрәсезме?

Ашавыбыз - бик тәмле,
Кигәнебез - бик ямьле,
Халкыбыз – эт тә бүре -
Боздык әле шул ямьне!

Гөлнура ФӘЙЗУЛЛИНА,
Юрмы авылы, Вагай районы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума