Материалы

Күңелемнән чыкмый

последние и лучшие новости искусства в мире

7-6Тимербулат Сәгыйтулла улы һәм Сафия Усман кызы Сәитчабаровлар гаиләсенең тормыш-яшәешләре күңелемнән чыкмый. Тимербулат Әшле авылында туып-үскән. Олатасы заманының хәлле кешесе була, тик Сәгыйтулланың әтисенең гомере иртән өзелә. Малайның күңелләрен юандырырлык балачак бәхете булмый.

1932нче елны 8 яшендә Сафия гаиләсе белән Куйбышев өлкәсеннән Себер җиренә күченеп килә.

Аларның икесенең дә сугыш елларында укырга мөмкинлекләре булмый. Зурлар белән беррәттән нинди генә эшләр башкармыйлар: чәчү, уру, кышын балык тоту, эшкәртү, төннәр буе күлә сугу. Авыр сугыш елларында 15 яшьлек Тимербулатны язын 120 чакрымдагы Вагай пристаненә атлар белән чәчү орлыгына җибәрәләр. Юлда төрлесе була. Сазлы юлларда атларның арбасы чумган, баткан, ә капчыкларны берничә мәртәбә түгеп, яңадан төяп газап чигә.

Намуслы, тырыш хезмәте югары бәяләнә. Аңа 1945нче елда “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырыла. Җәмәгать эшендә дә актив катнаша, озак еллар авыл советы депутаты була. Гомер буе совхозның төрле эшендә үзен сынатмый, “Хезмәт ветераны” исемен ала.

Сугыш беткәч, Тимербулат белән Сафия гаилә корып яши башлыйлар. Яшүсмерләрнең авыр хезмәте эзсез калмый,  аларның 3-4 ел балалары булмый. Яши торгач, Сафия апа бер-бер артлы ун бала алып кайта, 1 кыз, 7 егет исән-сау булып үсәләр.

Гаилә зур, төннәрен дә балаларның өс-башларын ямаштырып, җепләр эрләп, биялиләр, оекбашлар бәйли. Сәкегә тезелеп яткан балаларның берсе әкият сөйли яки әниләренең моңлы җырларын тыңлый-тыңлый йокыга китәләр.

Кызлары Сабирә:

Без әти-әнинең кушкан эшләрен шундук үти идек, ике мәртәбә әйттермәдек, зурлар сөйләшкәндә тыныч кына читкә барып утырабыз. Әтиебез 10-15 минутка ял итәргә ятып торса, 8 бала булуына карамастан, бүлмәдә тирән тынлык, аның көнозын аяк өстә эштә булуын аңлаганбыз. Без бай яшәмәсәк тә, әткәбезнең тырышлыгы белән тамагыбыз тук үстек. Ул гомер буе ауга йөрде, балык тотты, күпләп бәрәңге утырттык, чия, җиләк-җимеш җыярга балачактан ук өйрәтте. Ишегалды тулы сыер, сарыклар, тавык-казлар иде. Зур гаилә өчен азык җитәрлек булды, - дип сөйли.

Сугыштан соң әле бик авыр еллар була. Тимербулат абыйның колхозда эшләп тапканы янына табышлы күп эшләр ару-талуны белмәс куллары аша үтәләр. Балаларны үстерергә, укытырга кирәк. Авылда урта мәктәп булмау сәбәпле, балалар 25 чакрым ераклыктагы Ушаково авылына җәяүләп йөреп укыйлар. Татар мәктәбен тәмамлап барсалар да, тырышып укыйлар. Әниләренең тәрбиясе бушка китми.

Эшчән ата барлык эшләрне дә зур осталык белән башкара. Җиде егет әтиләренең һәр эшенә өйрәнделәр, хезмәт сөючән, тырыш булып үстеләр.

Тормыш юлыгызда нинди генә киртәләр, сынаулар булса да, һәрвакыт кешелекле булып калырга тырышыгыз, - дип өйрәтә әтиләре. Тимербулат абый ятимлектә үссә дә, сабыйларча эчкерсез, йомшак күңелле, ярдәмчел, юмарт була. Күрше-тирәдә, дуслар, туганнарга һәрвакыт ярдәмгә килә. Сафия апаның әби-бабай, әти-әниләре дин әһелләре булалар. Кызлары дога-намазларны балачактан өйрәнеп, белеп үсәләр. Бала тәрбияләүдә ана иманлы булу юлларын яхшы аңлый, тормышта куллана белә.

Сафия апа, Тимербулат абый картлык көннәрендә балаларның ихтирамын, игътибарын күреп яшәделәр. Гаиләдә үз гадәт-йолалары сакланып килде.

Сәитчабаровларның зур уллары Өрсебай Мегионда Гөлнур ханым белән 45 ел гомер итеп, 3 бала үстерәләр. Барысы да диярлек нефть—геологиядә эшлиләр. Өрсебай Россиянең почетлы доноры, 1974нче елдан 85 мәртәбә кан бирә. Ата-ана икесе дә хезмәт ветераннары, кыйммәтле бүләк, грамоталар белән бүләкләнәләр.

Икенче уллары Әбделбарый -  авылда “Родина” совхозының алдынгы шоферы. Ул төрле дәрәҗәдәге бүләк, грамоталар, ВДНХның бакыр медаленә лаек була. Алар өч бала үстерәләр. Балалар анасы Сәрвәр шул ук хуҗалыкта ветеринар. Икесе дә хезмәт ветераннары. Уллары Азат, Марат төньякта нефтегазпромның мактаулы эшчеләре, ә Марат шәфкатьлелек хезмәтендә, кызлары Гүзәл авыл мәктәбендә директор урынбасары, кызы ТДУны тәмамлый – инженер.

Өченче уллары Әбделгани Төмән индустриаль институтының геология бүлеген уңышлы тәмамлый. Ул җитәкче генә түгел, рационализатор да. Нефть чыгару, табу ысулларында вакытны кыскарту технологиясе авторы. Бөтен күңелен, осталыгын, тырышлыгын хезмәтенә бирә. Эш дәверендә аның рәсеме Мактау китабына теркәлә. “Халыклар дуслыгы” орденына, ягулык һәм энергетика министрлыгының мактаулы эшчесе исеменә лаек була. Нефтеюганск районыннан депутат итеп сайлана. Депутатлык хезмәтен югары дәрәҗәдә алып бара. Гаиләдә төп терәк, сөекле ир, әти булып яшәде. Кызы Наташа - югары категорияле юрист, ә улы Руслан - биатлон буенча югары категорияле судья.

Эшчәнлеге белән нефть һәм газ өлкәсендә зур өлеш керткән, профессиональ, дәрәҗәле, кешелекле Әбделгани 54 яшендә дөнья куя.

Дүртенче уллары Әбделәхәт  Төмән авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм туган ягына эшкә кайта, җиң сызганып бөтен күңелен биреп эшкә тотына, тик заманалар үзгәреше аңа хезмәтен авыл мәктәбендә дәвам итәргә мәҗбүр итә. Ул мәктәп янынданы интернатта тәрбияче. Уку елларында авыр атлетика буенча өлкә, Россия чемпионы була. Рәхилә ханым күп еллар авыл мәктәбендә директор урынбасары булып эшли. Әбделәхәт белән Рәхилә ике бала үстерделәр. Кызлары Рузилә Төмән дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлап, уллары Ришат нефть һәм газ университетында укып, алган һөнәрләре буенча эшлиләр.

Бишенче уллары Абдулла Төмән авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Эшен Вагай районы, Казанлы авыл хуҗалыгында башлый. Үзе экономист, хатыны Нурикамал бухгалтер. Икесе дә тырыш, өлгер, актив ата-ана, ике ул үстерделәр. Намуслы хезмәт билгесе – медаль, бүләк, грамоталар, хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыгалар.

Абдулла әнисенең дин мирасын дәвам итә, аңа 2008 нче елны хаҗга барырга насыйп булды.

Алтынчы уллары Хәсән, армиядән кайткач, Нефтеюганск индустриаль колледжын тәмамлап, оператор һәм мастер булып та эшләде. Уңышлы, дәрәҗәле, намуслы хезмәте белән күренекле булды. Ханты-Мансийск округында волейбол уены буенча танылган спорт мастеры иде, тик гомере кыска булды. Ул өч улын калдырып 40 яшендә дөнья куйды. Уллары Рөстәм, Артем Әбделгани гаиләсендә тәрбияләнәләр. Икесе дә әтиләренең эшен дәвам итәләр, нефть, һәм газ чыгару буенча мастерлар. Вадим улы унберенче класс укучысы, волейбол буенча уңышлар яулый.

Җиденче уллары Хөсәен армиядән соң нефтьче һөнәрен алып Юганск нефть һәм газ оешмасында эшли. Ул 2001 нче елны Обь буенда комплекслы нефть, газлы урыннарда тикшерү, эзләнү буенча нәтиҗәле, уңышлы күрсәткечләре өчен медаль белән бүләкләнә. Зур улы Артур Төмән нефть һәм газ университетын уңышлы тәмамлап, әтисе шикелле Обь буенда эзләнү эшләре җитәкчесе. Кече улы Денис әле үсә генә, аңа 6 яшь.

Сәитчабаровлар гаиләсенең барлык егетләре армия сафында хезмәт иттеләр, спортта да актив булдылар.

Сафия апа һәм Тимербулат абый гомерләренең соңгы көннәренә кадәр балалар исән-сау, иминлектә яшәсеннәр дигән изге теләкләрдә яшәделәр. Балалар юлсыз, сазъяк табигатенә җайлашып, төрле киртәләр үтеп, максатларына ирешер өчен зур тырышлык белән укыдылар. Дәрәҗәле һөнәр ияләре булып җитешүләре - әти-әниләренең тәрбия нәтиҗәсе.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА,
Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума