Материалы

Күңелле балачак

последние и лучшие новости искусства в мире

28-8Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең  матурлыгы – йолдызларда, җирдәге тормышның яме – балаларда. Әйе, кайсы гына йортка барып кермә, балалар чыр-чуы  белән тулган йорт иң ямьле, иң бәрәкәтле йорт.

Җәйнең июнь ае. Шигабиевлар гаиләсе шәһәрдә яшәсәләр дә, ишек аллары кош-корт, шаулап үскән бакча җимешләре белән тулган. Капкадан керүгә аллы-гөлле роза чәчәкләре каршы алды. Оныклары Эмиль белән Наил әби-бабайда рәхәтләнеп ял итәләр. Себер җирлегендә нинди җиләк-җимешләр, яшелчәләр үсә, аларның бакчасында барысы да бар - чия, алма, груша, карлыган, кура җиләге һәм башкасы. Озын рәтләр буена җиләк (виктория) эре-эре булып кызарып пешкән. Үсеп килә торган малайларга аннан да зуррак сый юк инде.

Минемчә, монда Африка җимешләре генә юк. Наил белән Эмиль янына күрше малайлары да кергәннәр. Күңелле балачак дигәннәре шулдыр инде, рәхәтләнеп мәш килеп уйныйлар.

Әле бит монда зоопарк кебек, нинди генә кошлар юк, һәрберсе үз урынында. Балаларны иң кызыксындырганы - төлке баласы, ул да үз оясында хакимлек итә. Күрәсең, балаларга ияләшкән, биргән ризыкларны да ашый, арлы-бирле челтәр эчендә йөренә. Эмиль Ильяс улы быел мәктәпкә беренче сыйныфка укырга керә. Спорт төре – каратэ белән шөгыльләнә, суда йөзә, үскәч боксер булам, ди. Инглиз телен дә өйрәнгән.  Әби белән бабай оныкларын татар теленә өйрәтәләр. Әйтергә кирәк, ялгыш та рус сүзен сөйләм телгә кушмыйлар. Оныклар да туган телдә бик әйбәт сөйлиләр. Әби-бабайның иң зур казанышлары шулдыр инде. Эмильгә карап көнләшерлек, мәктәпкә кадәр өч телне үзләштергән. Энесе Наил үзенә бер төрле үзенчәлекле малай. Әле аңа нибары 5 яшь, ул музыка белән кызыксына. Җиләкләр ашап, уйнап туйгач,  өйдән гармунын алып чыгып дусларына уйнап та күрсәтте. “Үскәч кем буласың?” – дигәч: “Тракторчы булам”, - диде. Әби-бабай үз йортлары белән яшәгәч, кыш көне кар күп яуса, алар тыкырыгында кар өемнәре тау хәтле була.  Күрәсең, олылар сүзе малай колагына кергән. “Мин үскәч тракторчы булам да, сезнең шушы кар өемнәрен килеп чистартачакмын”, - дип, Наил әби-бабасын куандыра икән. “Оясында ни күрсә, очкач шуны эшли”, - дигән мәкаль бар бит. Аш-сулы, эшле гаиләдә үскән балалар бүтән тормышны күз алларына китерә дә алмыйлар. Көн яктысыннан төнгә кадәр хуҗалыкта чабышкан әби-бабасыннан үрнәк алып үсәләр.

Кунак малае Дәүләт Сафиуллин белән Эмиль икесе дә сентябрь аенда туган булып чыктылар. Быел икесе дә мәктәпкә керәчәкләр. Дәүләт мультфильмнар  карарга ярата. Ул өч тапкыр Кара диңгез буена барып кайтуы белән мактана. Бигрәк тә аңа Төркиядә ошаган.  Хәзер олылар балалар өчен бөтен уңайлыкларны булдыралар, алар өстенә тузан бөртеген дә кундырмыйлар. Тик алар, олыларның кадерен белә торган, тәүфыйклы, инсафлы балалар булып үссеннәр.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума