Материалы

Күңелле яшибез

последние и лучшие новости искусства в мире

16-10Исәт районы, Югары Егәнле авылы мәдәният йортында 20 елдан артык сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Гөлсинә Хәмзә кызы Абайдуллина турында язарга булдым. Күптән түгел эштә кыскартулар башланып, аны ярты ставкага калдырып, методист итеп куйдылар. Шуңа карамастан, үзенең вазифасын бик яратып башкарган Гөлсинә Хәмзә кызы эшен ташламаган. Чаралар уздырылган көннәрдә ул, минем эш вакытым төгәлләнде дип өенә кайтып китми, киресенчә, хәтта төнгәчә дә эшли. Мәсәлән, өлкә Сабан туена милли киемнәр, аш-су, музей экспонатлары алып барабыз. Анда ниләр генә юк – сандык, самовар, җәймәләр, ястык-юрганнар.

Аларның күбесен Гөлсинә Хәмзә кызы өеннән алып бара. Әлбәттә, аңа тормыш иптәше Тимербай һәм уллары булышалар. Тимербай оста аучы һәм балыкчы да. Чараларга алар төлке, үрдәк, төрле кошлар карачкыларын, кәҗә, сарык, әтәч, тавыкларын йөртәләр. Зур табакка су коеп шунда тере балыклар җибәрәләр дә, бар балаларны яннарына җыялар. Абайдуллиннар яхшы күңелле, ярдәмчелләр, кунакчыллар. Өйләренә килеп керүгә, ачык йөз белән каршылап, тиз арада өстәл әзерләргә керешәләр. Гөлсинә белән Тимербай 6 бала үстереп, аларга яхшы тәрбия, белем бирделәр. Хәзерге көндә дә алар зур хуҗалык тотып, бакча утырталар, Гөлсинә гөлләр үстерә.

16-1127 март көнне безнең авыл ветераннар советы әгъзалары белән очрашырга дип “Яңа сулыш” татар телетапшыруының алып баручысы Ләйсән Хөрмәтуллина-Фазлулина килде. Бу чара мәдәният йорты җитәкчесе Рита Зиннур кызы Гафизова, Гөлсинә Хәмзә кызы Абайдуллина тырышлыгы белән оештырылды. Кунакларны көтеп фойеда авылыбызның оста хуҗабикәләре әзерләгән татар милли ашлары һәм кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Без буш вакытыбызда алып барган эшләребез, бәйге-фестивальләрдә катнашуыбыз турында сөйләп, гармунда уйнап такмаклар да җырладык, чәйләр дә эчтек.

Ачилә ИХСАНОВА, Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Рәүфә К
АНАГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума