Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күңелле яшиләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Авылыбыз бер урамны тәшкил итсә дә, хәзер өчкә бүленгән кебек. Урамның ике очында тормыш гөрли, уртасында исә буш йортлар күп.

Авылга кергәч, автобус тукталышы каршысында яшь гаиләләрнең матур йортлары күзгә чагыла. Аларның да кайсысы пенсия яшендә, кайберсе “чират” көтә.

Авылның иң очында Виолетта белән Хәлим Бикмуллиннар яши. Быел аларда күңелле кичәләр булды: кызлары тормышка чыгып, никах мәҗлесләре үткәрделәр, Хәлим дә, 60 яшен тутырып, пенсионер булып китте. Бик матур яшиләр.

Икенче йортта Рифгать Речапов белән Финия яши. Рифгать үз машинасы белән Төмәнгә йөреп эшли. Техниканы бик яхшы белә, эшкә ике куллап алалар. Өен дә эчтән матурлап куйды.

Өченче йортта Гөлҗиһан Шагидуллина ялгыз яши, бик тәүфыйклы ике улы, киленнәре гел килеп, эшен эшләп, хәлен белеп торалар.

Күршеләре Гаделша белән Фәһим хайван асрап, Гаделша күбрәге техника белән шөгыльләнә: печән чаба, утын әзерли. Фәһимә почта ташый, “олы җир” белән элемтәбез аның аркылы бара.

Рәүф белән Сәлимә инде күптән 6-7 баш савым сыер, бүтән терлекләр асрап, ит, май, каймак сатып көн күрәләр. Сәлимә дә бик тырыш, уңган хатын, барысына да өлгерә. Бу йортлар тирәсендә яшел чирәмдә дә җәй көне оныклары йөгерешә.

Менә шулай беркемнән бернинди ярдәм көтмичә яшиләр яшьләр. Аларга алдагы тормышларына да сәламәтлек, бәхет, шатлыклар теләп

Нәркәс апалары НӘБИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836