Материалы

Күп балалы тырыш гаилә

последние и лучшие новости искусства в мире

16-6Хуҗайлан авылында күп балалы Зәнкиевләр гаиләсе яши. Сания Таип кызына, Миршат Мифтах улына 2012 елны губернатор Владимир Якушев Рәхмәт хатларын да тапшырган иде. Биш баланың әнисе Сания апа “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Алар авылның хөрмәткә лаеклы, хезмәт сөйгән, үрнәк итеп сөйләрлек кешеләре. Сания Таип кызы Тубыл шәһәрендә үзе дә күп балалы гаиләдә туа. Ул мәктәпне тәмамлап, тегү фабрикасында, аннары озак еллар сатучы булып эшли. Хуҗайлан егете Миршат Мифтах улына кияүгә чыга. Гомер буе каенанасы белән тату бер йортта яшиләр.

Сания белән Миршат үзләренең биш баласына да белем, яхшы тәрбия бирәләр. Дүрт кызлары, бер егетләре тормыш юлларында үзләрен тапкан, инде аякка баскан кешеләр. Зөлфия – укытучы, Айсылу, Ильмира - медицина юнәлешендә, Алсу бухгалтер булып эшлиләр, уллары Ильмир гаиләсе белән әти-әнисе янәшәсендә урнаша. Ул вахта юлы белән эшли. Бөтенесе үз гаиләләре, үз тормышлары белән, әти-әниләрен онытмыйча яшиләр. Балаларының гаиләләренә шатланып, оныкларына ярдәмләшеп яшәгән Зәнкиевлар кунакчыл, туганнарын да якын күреп каршы алалар. Аларның 17 оныгы, ике оныкчыклары бар. Без аларга рәхмәтлебез. Сания апа җәмәгать эшендә дә актив кеше. Аның кулы оста, төрле милли ризыклар пешереп, авыл көне, сайлауларда үткәрелгән ярминкәләрдә катнаша. Үзе буфетта, авыл кибетендә күп еллар эшли, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнә, Хезмәт ветераны исемен ала. Миршат абыебыз “Луч” совхозында механизатор, тракторчы булып эшли. Тормыш иптәше белән Хуҗайлан авылының матур урынында үз куллары белән йорт төзиләр. Уба кашы, Иртеш елгасы, авыл тирәсендәге матур, могҗизалы табигатенә сокланып яшәгән күренекле Зәнкиевләр гаиләсе гомер юлларында хезмәт итеп, ирешкән уңышларына канәгать булып көн күрәләр. Лаеклы ялда булган әби-бабай булып, оныкларын балалар бакчасына йөртергә ярдәм итә. Без якыннары өчен үрнәк өлгесе булган Сания апа, Миршат абыебызга рәхмәтләребезне, изге теләкләребезне юллыйбыз. Сезнең тормыш юлыгыз туганнарыгыз, дусларыгыз өчен дә үрнәк.

Ибәтулла, Фәүсия МАМЕТОВЛАР,
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума