#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күпне күрдең, әбекәй...

последние и лучшие новости искусства в мире

17-6Яркәү районының Сорокино авылында күпне күргән, авыр елларның ачы җилләренә каршы торып бөгелмәгән, сыгылмаган Хәкимә Мостафа кызы Мостафина яши. Ул 1924 нче елның 12 апрелендә дөньяга аваз сала. Бала чагыннан ук укуга сәләтле кыз рус телен бик яхшы үзләштерә һәм аңа аның үткенлеге, чаялыгы, тормышта уңганлыгы да кушыла. Яшьлегендә Биктәр авылыннан баржаларга төялгән бөртекле ашлыкны Тубыл елгасыннан Төмәнгә кадәр озата бара, су буйлап сәяхәт бер айга якын сузыла.

Пристаньга килеп җиткәч тә, башта ашлык бушатылып беткәнче, аннары аның урынына район кибетләренә азык-төлек, тауар төягәнче бер ай, киредән кайтып җиткәнче нәкъ өч ай үткән була. Авыр сугыш елларны, илдә ачлык котырган заманда яшь кыз җилкәсенә тау кадәрле йөк, зур җаваплылык иңә.

Ашлыкларны бөртегенә кадәр тапшырып, тауарны кибетләргә таратып, исәп-хисап тотарга да кирәк бит. Еш кына йөкчеләр булмаганга күрә, Хәкимә Мостафинаның үзенә 70 килограммлык капчыкларны йөкләп ташырга туры килә. Шулай бер төнне, баржа Төмән пристанендә торганда, 8 капчык бөртекле ашлыкны урлыйлар. Иртәгәсен җавап алу башлана, сугыш вакыты, законнар каты. Әлбәттә, милиция каршына беренче булып Хәкимә Мостафина баса. Үзенең үткенлеге белән кыз тиз арада каракларның кем булуын ачыклап, чалбарында кызыл ямаулык салынган ирне күреп: “Менә ул, кичә бу тирәдә бөтерелеп йөргән иде”, - дип күрсәтә. Кичектермичә каракларны кулга алалар һәм алар судта кызны үтерергә тиеш булуларын, әмма бу планнарын башкарырга нидер комачаулавын белдерәләр. “Сугыш бетә, исәннәр гаиләләренә кайта, тик безгә генә андый бәхет тәтеми: әтием Мостафа, абыем да яу кырларында мәңгелеккә ятып калдылар”, - дип Хәкимә әби искә ала.

Бер-берсен ашыктырып еллар туктаусыз ага. Хәкимә Мостафинаның барлык күргәннәре маңгаена тирән буразналар булып сузылган, куе кара чәчләренә ап-ак карлар кунган, хезмәттә чыныккан куллары үзләрен белгертеп торалар. Гомер буена сатучы, товар йөртүче булып эшли. Намуслы хезмәте өчен күкрәк тутырып хөкүмәт тарафыннан медаль-орденнар белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыга. Бала-оныкларын үстерә. Әле апрель уртасында Хәкимә Мостафинага 90 яшь тулды. Гомер буена умарта кортлары тотып, балның шифасыннанмы, әллә урман-кырларны яратып, саф һаваданмы, бәлки, елга-күлләрдән балык тотуының файдасыдыр - Хәкимә әбигә Аллаһы Тәгалә гомерне дә, исәнлек-саулыкны да мул итеп биргән. Дәһшәтле сугыш чорын үтеп, иңнәрендә авыр таудай авырлыклар йөкләсә дә, ул түзгән, бирешмәгән. Бүген дә ул хөрмәтле, тирә-якка данлыклы, үзен ихтирам итәләр, яраталар.

Хәкимә Мостафа кызы Мостафинаны юбилее белән котлап, Яркәү районының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары О.И.Морозова (рәсемдә), халыкны социаль яктан яклау идарәсе начальнигы В.Я.Захарова, район советы ветераннары рәисе А.С.Кушникова, Сорокино хакимияте башлыгы Л.К.Бокова, шулай ук авыл ветераннары оешмасы рәисе Р.А.Алеева, оешманың ветераннар әгъзасы М.С.Таҗетдинова килделәр. Әбигә җылы сүзләр әйтеп, чәчәкләр, бүләкләр белән котладылар. Президент В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар. Алардан соң Сорокино мәктәбе укытучылары, укучылар әбине котлап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Хәкимә әби үзе дә беркемнән калышмый, тыпырдатып биеп тә, такмаклар җырлап та күрсәтте.

Тормышлар елдан-ел матурая, Аллага шөкер. Дөньялар мул, имин. Гомере буе 40 төрле һөнәр иясе булган кешегә, хәзер картлык көнендә рәхәтен күреп кенә яшәргә кала. Урам аркылы гына улы Хәкимҗан гаиләсе яши, шәһәрдән кызлары кайтып йөри. Янында әбинең оныклары бар. Хезмәтенең бәясен күреп, бүгенге тормыштан канәгать булып яши әбиебез.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836