Материалы

Күпне күргән сабыр гаилә

последние и лучшие новости искусства в мире

51-71958 елның 29 декабрендә бер-берсен сөйгән ике яшь йөрәк тормыш юлына аяк басалар. Гаилә башлыгы булган Вил Бикмөхәммәт улы Таштимиров 8 бала арасында өченчесе булып, ә аның тормыш иптәше Каян Аилман кызы биш бала арасында икенче бала булып дөньяга киләләр.

Вил абыйның әтисе Бикмөхәммәт Нияз улы Акъяр җидеелык мәктәбендә директор булып эшләгән. Сугыш кырларында ул мәңгегә ятып калган. Әнисе Бибинур апа сигез баланы үз канаты астына алып үстерә.

Каян апаның әтисе Аилман да сугышта һәлак була. Биш баланы аякка бастырган Айниҗамал апа да сугышның ачысын–төчесен татыган ана.

Кулга- кул тотынышып башлаган тормыш юлыннан Таштимировлар гаиләсе матур, тату атлап баралар. Бер-бер артлы биш бала дөнья күрә. Ата белән ана балаларының бәхетле, сау-сәламәт булып үсүләрен теләп, ялны белми эшлиләр. Өстәлләрендә сөт һәм каймак, эремчек, үзләре үстергән җиләк- җимеш, яшелчәләр өзелми. Армый-талмый мал-туар карыйлар, бакчада кирәген үстерәләр. Каян апа унбиш яшеннән үк башта “Яңа юл” колхозында, соңрак “Червишево” совхозында эшли. Алдынгы сыер савучылар рәтендә аның да исеме була. Вил абый башта авыл кырларында икмәк үстерә: чәчә, суга, җилгәрә. Соңрак шофер булып, моторист булып эшли. Сугыш чоры балаларының күкрәкләрен юбилейлы медальләр белән беррәттән «Хезмәт ветераны» медальләре бизи. Каян апаның горурлыгы булып аның күкрәгендә “Ана даны” медале да балкый.

Таштимировлар гаиләсе тормыш юлларында бик зур киртәләрне үтәләр: 1987 елның 9 мартында өйләре янып китә. Кайгы ялгыз йөрми, диләр бит: бер-бер артлы лачын кебек өч уллары - Фаил, Данияр, Данилне ата белән ана җир куенына салалар. Ходай язганнан узып булмый: канлы яшьләрен түгеп ата белән ана яшәүләрен дәвам итәләр. Данил мәрхүмнең балаларын үстерешәләр. Зур кайгылар күргән ана намазга баса. Биш вакыт намазында бала-оныкларына, туган-тумачаларына Ходайдан саулык-сәламәтлек сорый, мәрхүмнәренә дога кыла. Башында ап-ак яулык, йөрәгендә җылылык, мәрхәмәтлелек булган зәңгәр күзле, кечкенә матур гәүдәле ана һәрвакыт ачык йөз белән балаларын, оныкларын көтеп ала. Өйләре һәрвакыт чиста, пөхтә. Бүгенге көндә аларның балалары Фирдәүс белән Нияз, биш онык һәм алты нәбәрәләре бар.

Олы кызлары Фирдәүс сәүдә техникумын тәмамлап, башта үз һөнәре буенча эшли, аннары автомобильләргә ягулык салу станциясенә оператор булып урнаша. Ике бала үстерде. Олы улы Эльдар врач–анестезиолог һөнәрен сайлады. Үз гаиләсе белән тора. Кызы Әминә 9 нчы сыйныфта укый. Әнисе һәм әбисе белән бергә биш намазын алып бара. Нияз машинист булып эшләп, гаиләсе белән Төмән шәһәрендә яши. Бер егет үстерәләр. Таштимировлар Акъяр авылында үткән барлык мәҗлесләргә, мәдәният йортында узган милли бәйрәмнәргә парлашып йөриләр. Авылда аларны хуш күрәләр, ихтирам итәләр. Каян апа “Яңарыш” газетасын, “Казан утлары” журналын яздырып, укып бара. Намазлар арасында тәмле ризыклар пешерергә дә вакыт таба. Шушы үрнәк гаиләгә сәламәтлек, тыныч картлык, бала-оныкларының игелеген күреп озак яшәүләрен телибез.

Фирдания ИХСАНОВА, Төмән районы, Червишево авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума