Материалы

Күрше кызы

последние и лучшие новости искусства в мире

Без 1963 елны яңа йортка күчкәндә, урамыбызда берничә йорт кына, ә каршыбызда 5 балалары белән Хикмәтулла абый белән Мәсрүрә апа яшиләр иде. Соңыннан урамыбыз озынайды, яңа-яңа йортлар калкып чыктылар.

Бер-беребезгә  кереп аралашып күңелле яшәдек, яшь гаиләләр җыелышып клубка йөрдек.

Каршымда яшәүче Хикмәтулла абыйның 2 яшьлек Мөнирә исемле кызы бик истә калган, үзе күп сөйләшә, төрле хәрәкәтләре белән көлдерүләре һаман да күз алдында тора.  Әнисе тәмле балык пироглары пешерә иде, чөнки абый балыкка йөрде, бал кортлары тоттылар, күп итеп терлек, кош-корт асрадылар. Эшчән, булган әниләре, төзәлми торган авыруга эләгеп, операциядән соң 2-3 ел узгач, 47 яшендә вафат булды.

5 баланы тәрбияләргә кирәк, абый Эскедән Әкълимә исемле хатынны алып кайтты. Ул әниләрен алыштырды. Бик тырыш, эшчән, балаларны үз балалары кебек тәрбияләде, юмарт та, кешелекле, бик мәзәкчел дә. Балалар үсеп, барысы да тормыш юлларына аяк баскач, әниләре Әкълимәне дә югалттылар, ул да 60 яшен тутырмыйча вафат булды. Балалар таралып беттеләр, абый Ямбайда яшәүче Казанлы хатыны Миңнегаян апаны алып кайтты. Ул да балаларга әйбәт булды. Алдан абый, берничә елдан соң Миңнегаян апа үлеп киттеләр, урыннары җәннәттә булсын.

Мөнирә, һәркайсын да искә алып, ел саен әби-бабайларны җыеп, мулланы чакырып Коръән ашларын уздырып садакалар таратып тора. Мөнирә Тубыл пединститутын тәмамлап, 21 ел мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта, 2 ел завуч хезмәтен башкарып, хәзерге көндә мәктәпне җитәкли. Сүзгә оста, кеше хәленә керә белә, авыл халкы арасында зур авторитетка ия булып яши.

2010 елда “Ел укытучысы” исеменә лаек булды, өлкә мәгариф департаментыннан ел да Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Иптәше Әүхәд белән бер егет, ике кыз тәрбияләп, укытып, тормыш юлына аяк бастырдылар, дәрәҗәле урыннарда хезмәт итәләр. Әти-әни йортына кайтып ял итеп, булышып китәләр. Ноябрь аенда Мөнирәгә 50 яшь тулды. Ходай аңа сәламәтлек, озын гомер, тигезлектә яшәргә насыйп итсен.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума