#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Каенана белән тыныч яшәү серләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Кияүгә чыккан һәр хатын-кызның каенанасы барлыкка килә. Әмма аның белән мөнәсәбәтләр һәрвакытта да сез теләгәнчә килеп чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә кайбер каенаналарга хас сыйфатларны алдан ук белеп тору комачауламас.

Ата-ананы сайлап алмыйлар, шул исәптән ирнекеләрне дә. Тормыш юлдашының әнисе белән килешеп яшәү, беренче карашка авыр тоелса да, әллә ни кыен түгел. Бары тик үз-үзеңне дөрес тотарга гына кирәк, ә калганы майлаган шикеле шома гына барачак.

Шуны исегездә тотыгыз: яхшы мөнәсәбәтләрне җимерү бик җиңел, ә аларны кире торгызу авыр һәм хәтта кайбер очракта мөмкин дә түгел. Вак-төяккә игътибар итәргә, үпкәләгән кыз йә мыскылланган самими зат кыяфәтендә булырга кирәкми. Каенанагызга карата ризасызлык белдереп һәм аңа караңгы йөз күрсәтеп, аны үзегезгә каршы куймагыз.

Гасабыйланган вакытта барысы да дистәләрчә тапкыр кискенрәк кабул ителә, димәк, юктан гына да ахмаклылар эшләп ташлау ихтималы бар. Каенанагыз биргән киңәшләрне, аның кисәтүләрен әдәпле генә тыңлагыз һәм үзегез дөрес дип санаганча эшләгез. Каенанадан киңәш сорау – бик тә яхшы, отышлы алым. Моннан аның күңеле йомшарачак, ә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә белү – җитлегү һәм үз-үзеңә ышаныч билгесе.

Аерым яшәсәгез, сезгә беркем дә хуҗа түгел, чөнки “үз өемдә үзем хуҗа” дигән язылмаган кагыйдә бар. Ә бергә яшәсәгез – гаиләдә кабул ителгән кагыйдәләрне хөрмәт итәргә өйрәнегез. Һәрвакыт барысына һәм бар нәрсәгә дә каршы булып, юк-бар өчен генә сүзгә килергә киңәш ителми. Иң яхшысы: төпле эш-гамәлләр һәм аерым яшәү турында уйлау!

Әгәр дә каенанагыз ярдәм итсә, ул шулай булырга тиеш, дип кабул итмәгез һәм рәхмәт әйтергә онытмагыз. Үзегезне яхшы яктан күрсәтегез. Мәсәлән, бәйрәмнәрдә каенанагызга бүләкләр бирегез, матур сүзләрне ешрак әйтегез, җае чыккан саен мактап торыгыз, сәламәтлеге турында белешегез, хәлегездән килгәнчә ярдәм итегез.

Балалар – каенананың оныклары – гауга чыгу өчен сәбәп булырга тиеш түгел, шулай ук балалар каршында талашырга да киңәш ителми. Беренче урында олылар тәккәберлеге түгел, ә бала мәнфәгате булырга тиеш, югыйсә балалар дөрес тәрбия алмаска мөмкин: балалар олыларның йомшак якларыннан файдаланып, алар белән идарә итәргә өйрәнәчәкләр. Шундый сабак алган баланың әдәпле, әхлаклы булуы турында сүз дә була алмый.

Ирегезне әнисенә көнләмәгез һәм каенанагызны үз әниегез белән чагыштырмагыз. Ата-ананы сайлап алмыйлар, ә сезнең фикерегез – хакыйкать түгел, бары тик сезнең шәхси фикерегез генә. Сөйгәнегезне әнисенең хаксыз булуына ышандырырга тырышмагыз. Ул – ирегезне тәрбияләп үстергән кеше. Аның тәрбия нәтиҗәләре белән риза түгелсезме? Сезне аның улына кияүгә мәҗбүри бирмәгәннәрдер бит? Беркем дә, каенананы һичшиксез яратырга кирәк, дими, һичьюгы, аны ихлас хөрмәт итү дә җитә. Хәер, ул да килененә карата җылы мөнәсәбәт сакларга бурычлы түгел: сезне каенанагыз түгел, ә аның улы сайлап алган.

Әгәр дә барлык ысулларны сынап карауның да ярдәме тимәсә, каенанагыз улының бәхетенә каршы дип уйларга мөмкинлек бар. Түбәнгә төшмәгез, бәхетсез хатын-кызны кызганырга тырышыгыз. Барысына да ачыклык кертү тынычланырга ярдәм итәчәк.

Уйлап чыгарган авыру

Каенанагыз мыжгак кеше булса, чирләрне үзе уйлап табып, алардан дәваланырга яратса, гаилә “хастаханә”сеннән читтәрәк торырга тырышыгыз. Югыйсә аның “югары кан басымын” дәваларга, “гомер өчен куркыныч чир” белән авыручы каенанагыз өчен бер үк вакытта ашыгыч ярдәм табибы да, авыруны караучы да булырга туры киләчәк. Мөгаен, үзен начар хис итүе турында сөйләве белән каенанагыз үзенә игътибар җәлеп итәргә, үзенең ялгызлыгын күрсәтергә телидер.

Киңәш. Сез чит кеше чиренең тоткынына әверелергә тиеш түгел – каенанагыздан читтәрәк булырга тырышыгыз. Аның туктаусыз зарлануын ризалашып тыңлагыз һәм теләктәшлек белдерегез дә үз эшләрегезгә тотыныгыз. Кирәк булса, “авыруны” кирәкле дарулар һәм ризык белән тәэмин итегез. Шуннан соң үзегезгә: “Бурычым үтәлде!” – дип әйтә аласыз.

“Ялгызак”

Мондый каенананың гадәттә шәхси тормышы корылмаган була: алар тормыш юлдашы өчен тотылмаган бар мәхәббәтләрен улларына багышлыйлар. Малай гаиләдә “төп ир” – таяныч, яклаучы һәм туендыручы вазифасын үти башлый. Еш кына ул хәл каенана иреннән аерылган йә ирен яратмаган, яисә аны булдыксыз дип санаган очракта күзәтелә. Шуңа күрә улының йөргән кызын егетнең әнисе үзенең дошманы буларак каршы ала. Туегызда аның: “Миннән улымны тартып алдылар”, – дигән сүзен ишетергә мөмкинсез. Каенанагызны улының йөрәгендәге аның урынын ниндидер чит хатын-кыз яулап алуы борчый. Мондый ана улының инде балалыктан чыгуын, мөстәкыйль тормышка әзер булуын, шуңа күрә аннан инде үзең теләгәнчә файдаланып булмавын аңламый. Улының өйләнүен ул үз тормышының бөтенлегенә кысылу гына түгел, ә шәхси милекне оятсыз рәвештә урлауга, тартып алуга тиң итеп кабул итә.

Киңәш. Каенана еллар буе туплаган кимсенүгә бәйле тойгылар руханнарга бик озак өйрәнергә һәм берничә гыйльми эш язарга җитәрлек. Әмма сез рухан түгел бит! Шуңа күрә аның борчулар, теләкләр һәм ихтыяҗлар төенен сүтәргә тырышу файдасыз. Өстәвенә, аның киңәшләрегезгә колак салачагы да шикле. Шуңа күрә бар көчегезне гаиләгезне саклап калуга багышлагыз: мөгаен, каенанагыз аны төрле юллар белән җимерергә тырышыр. Аның өчен яраткан улы бары тик үзенеке генә булу мөһим.

(“Юлдаш”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836