Материалы

Каенанамның урыны җәннәттәдер

последние и лучшие новости искусства в мире

“Гаилә” сәхифәсен яратып укыйм, һәм соң булса да уң булсын дип, каенанам турында язасым килә.

Вагай районының Тубысы авылында туып-үскән (анда җирләнгән) Хәтифә Алим кызы Суючбакиева-Алимова гаиләсенә 1963 нче елда мин килен булып төштем. Әтиебез Хәмит Рәхмәтулла улы Суючбакиев Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган. Ике кызын, бер улын әни үзе аякка бастырган. Зур кызы Нәсибҗамал апа укытучылык һөнәрен Тубыл татар педучилищесында ала, икенче кызы Туктабикә – сатучы, ә улы Рифхәт һөнәри училище тәмамлап эшләп китә, чөнки Свердловскида институтка укырга керсә дә, ярдәм итүче булмагач (апалары кияүдә), кире әйләнеп кайта.

Әтиебез Сталинград астындагы дәһшәтле сугышларда катнашкан, балалары өчен өзелеп, дошманны җиңеп кайтуына өмет итеп язган хатлары әле дә саклана.

Каенанам белән 26 ел буе бергә яшәдек. Күрше авылга кече кызына барса да, бер төн дә кунмый өйгә кире әйләнеп кайта иде. Оныкларын күз алмасы итеп тәрбияләде, алар белән чын мәгънәсендә горурлана иде. Мин күрше авылга йөреп эшләгәч, өй–дөнья турында кайгыртырга төн генә кала иде, шуның өчен барлык өй мәшәкатьләре дә әни өстендә булды һәм ул бервакытта да “уф” димәде.

Аның кешелеклелегенә, мине яратуына дус-ишләрем дә көнләшә иделәр.

Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый. Рифхәт белән бәхәсләшеп-орышып китсәк, әни гел мине яклый. “Рифхәт, син сөйләшмә, Рәшидә килен дөресен әйтә, авызыңны яп”, - дип улын тыя. Ә бит ул аның бер ялгызы үстергән йөрәк җимеше. Безне бик аңлый, кая барасыбыз килсә, шунда җибәрә иде. Ә өйгә килгән кунак-дусларны ачык йөз белән, шатланып каршы ала иде.

Без 1979 елда Маслау авылына күчеп килгәч, гомер кичергән авылын, күпсанлы туганнарын ташлап китү кыен булса да, әни бездән калмады. Бәхетенә күрә, бездән бик риза булып, улының авызына аракы, тәмәке алмавына чиксез шатланып фанидан китте. Шунысы гаҗәп: әни дә 1989 елның 1 январенда, улы да 1913 елның 1 январенда мәңгелекләренә киттеләр.

Шуның өчен миңа яңа елларны каршылау җиңел түгел, алай да әни-каенанам, Рифхәтем турындагы матур хатирәләр яшәргә көч бирәләр.

Бары тик шуны гына әйтәсе кала: без – замана балалары, төрлесен күрдек, ләкин күңел түрендә алган дөрес тәрбиядән тайпылмадык. Аллаһы Тәгалә балаларыбызга, оныкларыбызга да иманлы, бәрәкәтле тормыш насыйп итсен!

Рәшидә БАКИЕВА, ветеран укытучы.
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума