Материалы

Каената-каенаналы йорт – бәхетле нигез

последние и лучшие новости искусства в мире

“Йөрәк сере”ндәге гыйбрәтле язмаларны укыйм да, үзебезнең бистәдә һәм якын-тирәдәге авылларда яшәүче гаиләләрне даими күзәтеп барам. Алар арасында өлкәннәр белән бер йортта һәм аерым – үзләре генә яшәүче гаиләләр дә бар.

Әти-әниләре белән бер түбә астында яшәүче яшь гаиләләр уңайлырак, бәхетлерәк гомер итәләр сыман. Беренчедән, каенана-каената булган өйдә яшьләр балаларын аларга калдырып, эшләренә тынычлап китә алалар. Гомер бакыеннан балалар әби-бабай канаты астында үскән бит. Һәм шунысын да әйтергә кирәк, өлкән буын тәрбиясе алып үскән балалар тәртиплерәк тә, мәрхәмәтлерәк тә була.

Каенаталы-каенаналы йортта арып-талып кайткан яшьләрне ачык ишек, пешкән аш, кайнар чәй көтеп тора. Килен кешегә бу аеруча да зур ярдәм. Чөнки эштән кайткан җиренә ач баласы, ашарга сорап утыручы ире каршы алса, ял итәргә, үзе дә табын янына утырып чәйләп алырга вакыты булмас иде. Шуның өстенә, өлкәннәр хуҗалыкта вак-төяк эшләрне дә башкарып куялар. Димәк, эштән кайткан улларының да балалар белән дәрес карашырга, телевизор карарга вакыты кала дигән сүз.

Әти-әнигә, каената-каенанага яшьләрдән күп тә кирәкми бит, якты йөз, тәмле тел – шул җитә. Ирең исерек булып, ул тупасланса, тавыш чыгара башласа, бу очракта да каената белән каенана читтән карап тормаячаклар. Иң беренче булып киленне якларга керешәләр. Уллары кызганыч булса да, хатынны, оныкларын яклаячаклар.

Бу очракта шуны гына әйтер идем, каенана – исерек ир түгел, аның белән уртак телне ничек тә табып була. Ә һич айнымас сәрхуш ир белән аңлашып, уртак фикергә киләм, аңа акыл кертәм, димә, чөнки бу – файдасыз гамәл.

Әлеге уңайдан күршебездә генә яшәүче бер гаиләгә тукталып үтәсем килә. Аракы белән дус булган ир, хатыныннан яшереп, документларны барлый да, гомер иткән йортыннан үз өлешен бүлеп ала. Озак та үтми, әлеге “байлыгын” сатып эчә. Ә акчасы беткәч, үзе талап-ташлап киткән йортына – гаиләсенә кайтып егыла. Гаиләсе кызганып, кабат кабул итә үзен. Авыл халкы бу хәлгә хәйран калды: якыннарын тилмертүдән тәм табучы, аларны бәхетсез итүче кеше белән ничек яшәргә кирәк?! Бу хакта хатынның үзенә әйтүчеләр дә табылды. “Каенанам булса, мондый ачы язмыш кичермәс идем”, - ди ул.

Соңгы арада каенана-каената белән бергә яшәүчеләрнең тагын бер уңай ягы барлыкка килде. Картлар кесә тутырып пенсия ала да, акчаны тулысынча яшьләргә бирә. Картларга күпме кирәк соң?! Кайбер әби-бабайлар исә оныкларга шәһәр җиреннән фатир, я булмаса машина алып бирә дә, пенсия акчасыннан ай саен кредит түләп тора. Күпчелек гаиләләр менә шулай матур гына яшәп яталар.

Әйтәсе килгән сүзем шул: яшьләр өлкәннәр белән яшәүдән курыкмасыннар, алардан авырсынмасыннар иде. Өлкәннәр – тормыш тәҗрибәсе туплаган алтын фикерле кешеләр, олы хәзинә бит алар.

(«Өмет»тән алынды).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума