«Кайда сез ялантәпи йөргән сукмаклар?»

последние и лучшие новости искусства в мире

43-6Туган якның юкка чыккан авылларының тарихы электән үк кызыксындыра иде. Авылларның таркалуы кызганыч күренеш, аларның сәбәбен эзлисең.

Түбән Тәүде районы, Яңа Казанлы (Травное) Новотроицк авыл хакимиятенә керде. Ул 1918 елны барлыкка килгән. Авыл Төмән өлкәсенең көнбатышында, тайга яны зонасында, Травное күле янында, Түбән Тәүде район үзәгеннән турыдан чама белән көньяк-көнбатыш якка 28, автоюл буенча 42 чакрым ераклыкта урнашкан.

Интернет мәгълүматларына карасак, 1926 елны Яңа Казанлыда 29 хуҗалык булган. Административ яктан Төмән округы Урал өлкәсе, Яркәү районы, Канчәбер авыл советына кергән. Таркалу сәбәпле, 2004 елның октябрендә Төмән өлкәсе законы буенча официаль рәвештә бетерелгән. 1926 елгы исәпкә алу нәтиҗәсе буенча, авылда 169 кеше яшәгән (93 ир, 76 хатын-кыз), халыкның 100% ын татарлар тәшкил иткән. 2002 ел халыкны исәпкә алу нәтиҗәсе буенча авылда яшәүче кеше булмый.

Мин Яңа Казанлыда туып-үскән Нурзия Халиковадан (Садыйкова) үзе, туган авылы турында сораштым.

- Әтием – Әбделхәннән Садыйков Түбән Тәүде районы, Эске авылыннан, әнием – Нурсәйдә Әкрам кызы Шәрәфетдинова Татарстанның Кайбыч районыннан. Алар өч егет, өч кыз үстерделәр, мин дүртенчеләре идем.

Гаиләм белән Торгили станциясендә яшим. Тормыш иптәшем рус милләтеннән, бер ул, өч оныгым бар. Төрле эшләрдә эшләргә туры килде, менә 11 ел инде Каскарада кошчылык фабрикасында ярымфабрикатлар әзерләүче булып хезмәтемне башкарам. Без, бертуганнар, барыбыз да Торгилида яшибез, бер абыем гына Төмәндә тора.

Мин бай табигатьле урман эчендә гүзәл күл буенда урнашкан Яңа Казанлы исемле авылда тәрбияләндем. Авылда 30лап кеше яшәде, балык тотты, нарат, мүк җиләкләре җыйды. Элек мәктәп булган, азык-төлек сатып алырга «лавка» бар иде, гөрләп ферма эшләде. 1991-1992 елларда соңгы гаиләләр күченеп китте: кемнәрдер Картымская, Туринская станцияләренә, кеме Тукманга, кеме Киндерлегә... Су кудыргыч башня Новотроицктан озак еллар күренеп торды. 13 ел элек авылга кайткан идем, һични калмаган. Анда зират бар.

Миңа 4,5 яшь булганда әти 41 яшендә генә вафат булды. Иң зурыбызга 17 яшь иде. Әнигә балаларны үстерергә тыл ветераны Фатыйма әбием булышты, Әкрам бабаем Бөек Ватан сугышында һәлак булды. Сугыштан кайткан ветераннар арасыннан күп балалы Гайнан абый Гыйләҗев истә калган. Бигрәк гадел, сабыр, тырыш кеше иде. Әни колхозның симертү терлек фермасында сакчы, кочегар булып эшләде. Без зур шәхси хуҗалык тоттык, атыбыз да бар иде, әти үлгәч, аны бетердек.

Белем алу нык авыр бирелде. 8 сыйныфны Новотроицк мәктәбендә тәмамладым. 9-10 сыйныфларда Киндерле мәктәбендә укыдым. Маһир абыем, авылдаш кыз Рузилә Зиганшина да югары сыйныфларда шушы мәктәптә белем алдылар. Киндерле мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамладым, аннары Төмән индустриаль институтына укырга кердем. Кызганычка каршы, әнинең ялгызы мине анда укытырга мөмкинлеге булмады. Шуннан хезмәт юлымны башлап җибәрдем.

Киндерледә укыганда Маһир абый белән 7 чакрымны Новотроицка хәтле җәяү киләбез, аннан 20 чакрымны төрле машиналарда «попутка» га утырып җитешәбез. Бервакыт, Киндерледән авылга кадәр җәяү кайттык, нык арыдык, әни безне жәлләп елады. Интернатта яшәдек, ял көннәрендә өйгә кайтмасам, я Киндерледә, я Бухаринда кала идем. Нинди генә шартлар булмасын, гел авылга кайтасы килде, әнине, туганнарымны сагындым, - дип сөйләде Нурзия Әбделхәннән кызы.

1933 елны бабаем – Яркәү районы, Карбан авылы егете Әхмәтфәрит Мәннәп улы Тилмөхәммәтовны укытырга Яңа Казанлы мәктәбенә эшкә җибәргәннәр. Анда Канчәбер кызы - әбием Мансура Хәйретдин кызы Галямова белән очрашып, гаилә корганнар. 1934 елны Яңа Казанлыда беренче балалары – әнием Рәшидә туган.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума