#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кешенең үз яхшылыгы үзенә кайта

последние и лучшие новости искусства в мире

Очраклы рәвештә бер туйда танышалар алар. Рәзилә егеткә бер күрүдә гашыйк була. Егет тә инде өлгереп җиткән, үзен әниләре, кайчан өйләнәсең, дип аптыратып бетерделәр. Ул да күп уйлап тормый, Рәзиләгә яучы җибәрә. Ике малай үстергән йорт Рәзиләне үз кызлары кебек кабул итә. Килен төшкәч, йорт тагын да матурланып, ямьләнеп киткәндәй була. Югары белем алган Азат, әлбәттә, авылда калырга уйламый да. Яшь гаилә шәһәргә китеп эшкә урнаша, озакламый аларга фатир да бирәләр. Тормышта матур итеп яшәргә шартлар туып кына тора.

Азат Рәзиләсен нык ярата, хатынына гел ярап яшәргә тырыша. Барысын да ул теләгәнчә генә эшли, хатынын өрмәгән җиргә дә утыртмый. Бала тугач та, бөтен өй мәшәкатьләрен үз өстенә ала. Хатынының, Азат авылына әниләре янына кайту булса, кәефе кырыла. Нык холыксызлана башлый, йә чирлегә сабыша, я кайтудан бөтенләйгә баш тарта. Кайтса да, кайната белән кайнанага якты чырай күрсәтми, әйтерсең, дөньяның бөтен каралыгы аның йөзенә ишелгән мени. Шуның өчен Азат хатынын бәйрәмнәрдә генә авылга алып кайтырга тырыша. Башка кешеләрнең киленнәре кебек эш эшләргә кайтканы юк аның. Бервакытны Сабантуйга чыгып барганда балаларын киендереп, букчаларын тутырып, бәйрәмне ташлап кайтып китә. Мондый чакларда да Азат хатынына каты бәрелми. Ир-атлар кебек тавыш-гауга чыгармый. Үзара тату яшәсәләр була дип, кайнана да сүз дәшми.

Оныклары дәү әниләрен бик яратсалар да, Рәзилә аларны да авылга ияләштермәскә тырыша. Әнә шулай итеп, Рәзилә үзен дә, балаларын да авылдан читләштерә. Аның сүзе – канун, пычагы май өстендә. Шул ук гаиләгә икенче уллары Равилгә килен булып төшкән Фәһимә язмышы бөтенләйгә икенче була. Әлбәттә, Фәһимәне дә туйлар ясап, яратып җылы кабул итәләр. Төскә-башка, уңган-булганлыктан абыйсыннан һич калышмаса да, Равил хатын-кызга кырыс кеше, холык-фигыльгә бөтенләй башка төрле булып чыга. Аның фикеренчә: “Хатын-кызның теле озын, акылы кыска аның”, - дип кенә җибәрә ул.

Ул хатын белән киңәшләшүне дә өнәми. Фәһимә бу хәлгә җәберсенсә дә, тиз күнегә. Чөнки, Равиле каты куллы, хатын-кызның мыгырданып йөрүен бөтенләй җене сөйми. Ярый әле Фәһимәне ягымлы, тәмле телле каенанасы үз итә. Йорт эшләрен серләшеп-гөрләшеп гел бергә башкаралар, әниле-кызлы кебек бик тату яшиләр. Төп йортка гүзәллек өстәп Фәһимә беренче бәбиен алып кайта. Бала да ир белән хатын арасын әллә ни җылыта алмый. Бергәләшеп ике ел яшәгәннән соң, ата-ана балаларын аерым чыгып яшәргә үгетли башлый. Алар күмәкләшеп яңа йорт төзиләр һәм яшьләр аерым чыгалар. Ата-ананың кече уллары буларак микән, Равил төп йорттан һич тә аерылып китә алмый. Көн саен әти-әнисенә килеп сыйланып, аларның эшләренә ярдәм итеп тора. Озаграк торса, әнисе: “Бар, бар, килен көтәдер”, - дия башлый. Фәһимә башта бу хәлләргә ачуланыбрак караса да, моңа да күнегә. Үзе дә төп йортка еш килә, бер зур эш тә аның катнашыннан башка узмый. Балаларын да Фәһимә йорт эшләренә катнаштырып, әби-бабасына ярдәмләштереп үстерә. Әкренләп Фәһимәнең дә ире алдында абруе арта. Авылда әйбәт килен, үрнәк хатын, ягымлы, уңган җиңги буларак иренең чын-чынлап хөрмәтен казана ул.

Шәһәрдән ялындырып кына кайткан килендәше Рәзиләгә бер дә караңгы йөз күрсәтми Фәһимә. Ләкин аның иркә, назлы хатын, ире өчен канун булуына гомере буена кызыгып йөри. Ләкин тормыш, әкияттәге кебек, өлкән киленгә - бертөрле, ә кече киленгә икенче төрле язмыш юрый. Бердәнбер көнне Рәзиләнең ире Азат кинәт кенә вафат була. Иреннән башка яшәүне күз алдына да китерә алмаган иркә хатын ике бала белән тол кала. Җитмәсә, балалары әниләренә ярдәм итү түгел, юату сүзе дә әйтә белмиләр. Инде күптән үсеп, туган йорттан аерым күченсәләр дә, ялгыз әниләренә исләре китми. Балалары икесе ике якка китеп, тормыш юлыннан тайпылып та китәләр. Шуңа күрә Рәзилә оныклар сөюдән дә мәхрүм кала. Тик киленне төп йортта, килендәше Фәһимә һәм аның балалары какмыйлар. Тол Фәһимәне ачы язмыш кочагында калдырмыйлар. Үзенең хаталарын, тормышта кешеләргә шәфкатьле булмый торып, игелек күреп булмаячагын үзе күптән аңлаган инде ул. Аның моңлы, сагышлы күзләре әнә шул хакта сөйли иде.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836