Материалы

Хәрәкәттә - бәрәкәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәүче Флера белән Гайфулла Фәизовлар турында. Флера 75 яшен быел, ә Гайфулла үткән елны тутырды. Аларның 3 кызлары да бәхетле тормыш юллары белән дәрәҗәле урыннарда хезмәт итәләр. Олы кызлары Ләләнең оныклары да бар.

Балалары да бик эшчәннәр, хезмәт сөючеләр. Икесе дә бик сау-сәламәт булмасалар да, һаман да хәрәкәттә. Абзар тулы сарык, күп итеп кош-корт асрыйлар. Болар терлек асрыйлар дип уйламассың, тирә-яклары, йорт-җирләре чиста, бәрәңге, яшелчә бакчасында да бернинди чүп күрмәссең, һаман карап, тәртиптә тоталар. Хәзерге көндә авылда беркемнең дә бәрәңгесе чәчәк атмаган, ә аларның шау чәчәктә утыра.

Флера кан басымы югары булу аркасында группада булса да, мин авырыйм, дип ятып куймый. Кешенең сәламәтлегенә хәрәкәт тә кирәктер. Аларга Ходай саулык-сәламәтлек биреп, тигезлек белән яшәргә насыйп итсен.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума