Материалы

Хөрмәтле каенанам

последние и лучшие новости искусства в мире

Нигәдер бу көннәрдә мәрхүмә каенанам искә төшә дә төшә. Шул арада өстәлгә “Гаилә учагы”на дип хат килеп ятты. Рәшидә апа Бакиева үзенең каенанасы турында мәкалә язып җибәргән. Димәк, бу сәхифә каенаналар турында була, дип шатланып куйдым.

Үзем мин Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылына 1975нче елның ноябрь аенда килен булып төштем. Ишектән керүгә үк ике хатын-кыз (берсе булачак каенанам Гөлҗиһан, аның әнисе Гайшә) каршы алдылар. Башта капкадан өйгә кадәр җәелгән келәм өстеннән уздым. Ул махсус минем өчен яисә килен төшүгә әзерләнгән икән. Бусагадан узуга мендәр өстенә бастым, бал-май каптырдылар (монысы киленнең теле тәмле, сүзләре май кебек күңелгә ятышлы булсын өчен). Карт әби он савытын тотып тора.

Дәшмичә генә өстемне салдым да, җиңне сыдырып, бисмилламны әйтеп, онны бутап алдым. “Булдырдың, молодец!” – диделәр. Аннары кул биреп, каенана һәм әби белән күрешкәндә каенанама “әни” дип әйттерделәр. Иң мөһиме - минем “бисмилла” әйтеп эш итүем аларга бик ошады. Ул заманнарда яшьләр түгел, олылар да бик сирәк шул сүзне әйтәләр иде. Ә Гайшә әби гел намазлыкта утыра торган дини әби булып чыкты.

Икенче көнне никах туена әбиләр, бабайлар килә. Элпә-элпә эре кар ява, дөресендә кар мамыклары әкрен генә күктән иңә. “И-ии, дәүләт ява, бай булырлар, яхшы яшәрләр”, - дип такмаклыйлар.

Каенанам килен булып төшкән көннән мактап каршы алды һәм соңгы көненә кадәр гел мактап торды. Әлбәттә, бу сүзләрне үземә әйтми, ә кеше аркылы ишетә идем.

Ризыкларымны мактый-мактый ашаулары ни тора. Кызларына: “Менә тугания апагызга бер кая укырга да кирәкми, нинди тәмле пешергән”, - дия торган иде. Шул вакытны аның бер кызының кулинария училищесында укып йөргән чагы.

Каенанам җор телле, үткен карашлы, бик уңган хуҗабикә иде, мәрхүм. Савыт-сабасы ялтырап тора, йорт эчендә һәрвакыт чисталык хөкем сөрә. Кешедә юк матур әйберләр аның йортында күз явын алып тора. Кешедә дә, көндәлек тормышта да, матурлыкны бик яратучан, кешенең кем икәнлеген бер карауда билгели алучан иде.

Берзаман, Төмәнгә безгә кунакка килгән. Без зур йортны өлгертеп чыккан, мин эчендә обойлар ябыштырып йөрим. Танышлар килеп керделәр һәм әҗәткә акча сорыйлар. Баксаң, шәһәрдә келәмнәр сатылганын күреп кайтканнар. Ул чакта келәмнәргә бик зур “дефицит” иде. Мин боларга сораган сумманы чыгарып биргәч, каенанам: “Син дә алар белән барып кайт”, – диде.

Каенанам Гөлҗиһан белән Шамил әти ике кыз, өч ир малай үстерделәр. Өч ир малайны этеп-төртеп дөнья артыннан куарга өйрәтеп яшәүләр бик авыр булды булуын. Әмма, бүгенге көндә Аллага шөкер, тормышыбыз түгәрәк, 8 оныгыбыз, бер оныкчыгыбыз бар. Киләчәктә дә шулай исән-сау яшәргә язсын.

Каенанам һәрчак миңа үрнәк булды, үзем дә алар йортына кергәндә үк, иремне үстергән ата-анага зур хөрмәт белән аяк бастым.

Сафиуллиннар гаиләсенә тагын ике килен килгәч, минем дәрәҗә тагын да үсте. Сөт өстендәге каймак төсле, каенанам мине тагын да өскә күтәрде. Үзем дә тел, теш күрсәтмәдем, бервакытта да каршы сүз әйтмәгәнлегемә әле дә куанам. Хәзерге киленнәр каенаналарны сүгәләр, яисә киресенчә. Ә бит тавыш бервакытта да бер яклап чыкмый. Тавыш чыгару өчен ике учны бергә китереп шапылдатырга кирәк.

Дөнья гел ал да гөл булып бармый, ачу чыккан чаклар да була. Әмма, сабырлык дигән нәрсә адәм баласының иң асыл сыйфаты, ул булса бар да була. Аннары: “Килен каенана туфрагыннан”, - диюләре дә хактыр. Тик бөтен гаиләләр дә алай түгел шул. Шуның өчен бөтен кешегә дә бер карашта киңәш биреп тә булмый. Хәзерге киленнәрдән үзләре белән гомер итүче ирнең ата-анасына хөрмәт җитми. Ә мин бердәнбер каенанама бик рәхмәтле. Сагынам, еш кына искә алам. Аның вафатына инде 30 елдан артык. Бездән хәзер аларга догалар гына кирәк.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума