Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтерләремне карлыгачлар яңартты

последние и лучшие новости искусства в мире

Һәр елны, язлар килгән саен, карлыгачлар килеп, безнең лапас астында тырыша-тырыша оя ясыйлар. “Сез безне сагындыгызмы? Без килдек. Балалар чыгарырга әзерләнәбез”, - дигәндәй сайрашалар.

Шуннан соң аларның тавышлары тынып тора. Ана карлыгач бала чыгарырга утырган, ә җанашы аңа азык ташый. “Озак йөреп, йомыркалары суынмасын”, - дип уйлыйдыр.

Озакламый балалары күренә башлый. Әти-әниләре балаларын бик саклыйлар. Аларны егылып төшмәсеннәр, имгәнмәсеннәр диптер, аякларыннан эләктереп куялар. Икәүләшеп балаларына азык ташыйлар. Менә аларны очырырга кирәк. Берәм-берәм очарга өйрәтәләр.

Бик матур кояшлы бер көн иде. Ишектән чыгуыма, карлыгачларның кычкыра-кычкыра, атылып-бәрелеп очуларын күрдем. Минем янымнан ачыргаланып, кычкырып узалар.

Күзем арбадагы яңгыр суына төште. Бер карлыгач баласы төшеп баткан. Үлде микән мескенем? Кулыма алдым. Шунда минем уема авылыбызда яшәгән елларда, балаларын югалткан әти-әниләрнең чиксез хәсрәтләре, төзәлмәс йөрәк яралары миндә кабатланды. Ул балаларның күбесе безнең укучыларыбыз, без аларның икенче әниләре дә идек бит. Нинди ачы хәсрәт! Ачыдан-ачы - үлем ачысы! Шулай ук абыемның кызы Лилия дә ике баласын ятим итеп, дөньядан киткән иде.

Карлыгач баласын кулыма алдым. “Син үлдеңме, җаным?” – дип яратып, иркәләп, тыным белән өреп, җылытып карыйм. Суны күп эчкән, эче күпкән, тыны юк. Шул чакта бер мәртәбә авызын ачты. Исән икән! Иркәлим, кояшка сузам, тыным белән өреп җылытам. Менә бер күзен ачты. “Карлыгачлар, еламагыз, ул терелә, җан керде”, - дип кычкырам. Тәрәзә төбенә кояшка куйдым. Әкрен генә сулары чыкты, хәлсез аяклары белән басарга омтылды. Әйләнеп егылып китә, мин дөресләп бастырам. Карлыгачым терелде. Канатларын җилпеп очарга маташты. Сулар эчердем, җимнәр ашаттым. Озакламый оча-оча иреккә чыгарга кычкыра башлады. Алып чыгып кое капкачына бастыруым булды, карлыгачлар килеп, өчәүләшеп очып киттеләр. “Моннан соң сак булыгыз, балаларыгызны кадерләп үстерегез”, - дип әйтеп калдым. Аның иркенгә омтылуы мине тагын икенче уйларга этәрде.

Еллар буе йөри алмыйча яткан авырулар: Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров кебек кешеләрнең иректә талпынып йөрисе килмәгәнме? Турниктан егылгач Фәнис, канаты сынган кош кебек, тирән бушлыкка оча. Беркем дә кузгата алмаслык үле гәүдә. Табиблар бөтен көчләрен куеп Фәниснең гәүдәсенә җан кертергә тырышалар. Ул бөтен ихтыяр көчен җыеп, үлем белән көрәшә. Табиблар, әнисе, Нурсөя ярдәмендә яшәргә, укырга, иҗат итәргә көч таба. Ятып яза, институт тәмамлый.

Сагышларым аттым яшенгә,
Яндыр, дидем, җиргә төшермә.

Яшен сүнде күкләр йөзендә,
Синнән башка беркем
Күтәралмый, диеп,
Сагышларым кайтты үземә.

(“Сагышларым”).

Фәнис Яруллинны яраттык, аның ихтыяр көченә сокландык. Аның тормышы, иҗаты үрнәгендә авырлыкларны җиңәргә өйрәнәбез.

Шундый ук ачы язмыш Гагыйль Сәгыйровка да туры килә.

16 яшендә умырта баганасына операция ясатканнан соң, аяк-кулы хәрәкәтсез инвалид булып кала. Ләкин ул бирешмәгән. Читтән торып институт тәмамлаган. Авызына кабып язарга, рәсем ясарга өйрәнгән. Аның биш китабы басылып чыккан.

Ишек бикле.
Тәрәзәләр бикле.
Өй эчендә калган күбәләк:
Якты саен бөтерелеп оча
Ярык саен керә үрмәләп.

Канатлары талып, хәлсез калып,
Пыялага килеп ябышты.
Ул мәхлук шул, юллар сала белми
Тәрәзәсен ватып язмышның.

(“Ишек бикле”).

Аның да безнең кебек яшисе, йөгерәсе, сөеләсе килгәндер. Тик аның башы гына исән һәм йөрәге генә типкән.

Бу ике язмыш безгә зур үрнәк. Исәнлекнең кадерен белмәүчеләргә кисәтү кебек. Бүгенге көндә алар икесе дә җитмештән узып, вафат булдылар. Ләкин без аларны онытмыйбыз.

Сугышта әсир төшкән кешеләрнең иреккә чыгасы килмәгәнме? Мәңге хәтеребездә җуелмас Муса Җәлил һәм җәлилчеләр.

Белдем микән ирек кадерен
Хөр чагында, дуслар, элек мин?

Татып авыр коллык җәберен

Инде белдем тәмен ирекнең!

Шатландырса язмыш күңелне,
Кавыштырып ирек-сердәшкә.
Багышлармын калгагомеремне
Ирек өчен изге көрәшкә.

(“Ирек”).

Шулай ук илебездә булып үткән репрессия корбаннары. Уйландырды. Сагышландырды. Барысы да иреккә омтылган. Ләкин язмышлары төрлесенең төрлечә тәмамланган.

Без – сугыш чоры балалары. Бу хәлләрне ишетеп, укып, күреп үстек. Шуңа күрә безгә бүгенге тормыш, хәзерге яшәеш бик кадерле. Чөнки матур. Шушы тыныч тормышта бер-беребезнең кадерен белеп яшик. Яшьләр матур гаилә корсыннар, эшләсеннәр, балалар үстерсеннәр. Балалары туган йорттан әдәпле, тәртипле, шәфкатьле, намуслы, сау-сәламәт һәм иманлы булып чыксыннар.

Йа, Раббым, карлыгачка биргән гомер кебек барыбызга да сәламәт гомер бир. Шушы якты дөньяның кадерен белеп яшик.

Мөнирә ШӘМСЕТДИНОВА.
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836