#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Халык күңелендә яши

последние и лучшие новости искусства в мире

7-7Юрмы, Әшле, Янек авылларында 45 ел медицина хезмәткәре булып эшләгән Әхтәм Рәхмәтулла улы Сәитчабаровны халык әле бүген дә хөрмәт белән искә ала. Аның хезмәте кемнәрнеңдер язмышы, тормышы, саулыгы белән бәйле булгандыр.

Сугыш елларындагы үзәк өзгеч авыр, рәхимсез ачлык-ялангачлыкны ятим калган 14 яшьлек Әхсән, 9 яшьлек Әхтәм – барысын башларыннан кичерделәр, ә 1943нче елның җәендә сеңелләре Сәкинә, энесе Мәгъзәнне балалар йортына озаттылар. Тормыш кыенлыкларына бирешми, теш-тырнаклары белән кирәкле, тиешле эшләрне башкардылар, бер генә көннәрен бушка үткәрмәделәр.

Буйга җиткән егетләр икесе дә армия сафларында хезмәт итеп кайттылар. Әхтәм абыем медицина училищесында укыды, җәмәгать эшләрендә актив булды. Тырыш студент стипендиясе белән яшәде, уку йортын алдынгылар рәтендә тәмамлады.

Әхтәм Рәхмәтулла улы медицина эшен Түбән Тәүде районы, Канчәбер авылында башлый. Башта яшь белгечне сынап карыйлар. Аның тырышлыгын, авыруларга игътибарлы булуын күргәч, үз итәләр, һәр йортта хөрмәт белән каршы алалар.

Укытучы Наҗия Гыйззәтулла кызы Имранова белән танышып, авыл яшьләренең инициативасы белән беренче комсомол туе үткәрәләр. Авыл халкы өчен бу яңалык була.

Ничек кенә булмасын, туган як, туган авыл сагындыра. Ул яшь хатынын алып Юрмыга кайта.

Әхтәм абыйга гына хас булган кешелеклелек күпләрне сокландыра иде. Ул беркайчан да вакыт белән исәпләшмәде. Янына керүче авыруны игътибар белән тыңлый, ышандырып киңәшләр бирә, ягымлы сүзләр белән авыруның күңелен күтәрә, яшәргә, савыгырга өмет бирә, ышаныч тудыра иде.

Күрше-тирә татар авыл кешеләре дә ярдәм сорап киләләр, киңәшләрен тыңлыйлар, кайберәүләр дәваланырга калалар иде.

Медицина эшчесе төне буе авыру янында була, ашыгыч ярдәм итә яки авыруны Ушаково шифаханәсенә озатып бара. Ә иртә белән көндәлек эш, көндәлек авырулар ярдәм көтеп тагын аңа дип килгәннәр. Авылда вакытсыз үлемнәр, фаҗигале хәлләр аның йөрәге аша үтте. Әйе, тормыш авырлыгын йөрәгеннән үткәргән кеше генә рәхимле, шәфкатьле буладыр дип уйларга була.

Авыл халкына юлсызлык кыенлыклары шифаханәгә барырга кирәккәндә киртәләр куеп тора, андый вакытларда Әхтәм абый теше сызлап җәфаланучыларга үзе ярдәм иткәли, яраланган авыруларга да хирург ярдәмен күрсәтә. Мондый очракларда ул профессиональ осталыгын бик дөрес куллана белә иде.

Наҗиясе белән 4 бала үстерделәр. Балалар атасы буларак, ул аларга ата гына түгел, якын иптәш, киң күңелле сердәш, терәк булды. Әхтәм абый һәр баласына югары белем бирүне үзенә ата бурычы итеп куйды.

Югары категорияле медицина эшчесе Әхтәм Рәхмәтулла улы күп еллар тырыш, намуслы хезмәте өчен өлкә, район грамоталары, Ленинның 100 еллыгына медаль, коммунистик хезмәт ударнигы, хезмәт ветераны исемнәренә лаек булды.

Әхсән абыем 35 ел авыл кибетендә сатучы булып эшләде. Эшендә, тормышында өлгер, тырыш, уңган-булган йорт хуҗасы гаиләсендә ярдәмчел булып яшәде. Ул да өлкә, район грамоталары, Ленинның 100 еллыгына медаль, коммунистик хезмәт ударнигы, хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыкты.

Абыйларым бакый дөньяда, аларга ихтирамым зур.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836