Материалы

Хисләр суыну

последние и лучшие новости искусства в мире

Соңгы вакытта егетем минем турында оныта башлады кебек. Ул минем белән әллә ни кызыксынмый, битараф, ә элек ул андый түгел иде. Без аның белән бер-беребездән ерак яшәгәнгә, әз аралашабыз. Мин һәрвакыт телефон аша гына аралашырга яратмыйм, очрашырга да кирәк, дип уйлыйм. Шул очракта гына мөнәсәбәтләрне саклап калырга мөмкин. Әмма безнең андый мөмкинлек бик сирәк очракта гына була. Мөнәсәбәтләрне ничек җайларга икән, зинһар, әйтегез әле.

Гөлфирә ГАЛИМЕВА.

Синең белән булган хәл миңа да бик таныш. Институтта бергә укыганда, дус кызым бер егет белән очраша башлады. Алар бары тик тәнәфесләрдә генә аралаша алды, ә буш вакытларда телефоннан сөйләште. Шулай шактый аралашты алар. Билгеле, дус кызым аны һәрвакыт юксына иде. Әмма күпмедер вакыттан соң, алар бер-берсеннән шундый ераклашты ки, аларның хәтта сөйләшер уртак сүзләре дә калмады... Шуңа да без сиңа аңардан: “Миңа карата нинди хисләр кичерәсең һәм алга таба без очраша алабызмы?” – дип, турыдан-туры сорарга киңәш итәбез. Борчыган бар мәсьәләләр хакында да уртага салып сөйләшегез һәм икегезне дә канәгатьләндергән берәр карарга килергә тырышыгыз. Әгәр сөйләшүдән соң сез бергә калырга карар итсәгез, түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез. Алар бер-берегездән ерак яшәп тә, мөнәсәбәтләрне саклап калырга ярдәм итәр.

* Мөмкин кадәр күбрәк аралашырга тырышыгыз. Моның өчен телефонны, күрепсөйләшкеч, санак-челтәрне файдаланырга, хатлар язышырга мөмкин.

* Бер-берегез белән мөһим вакыйгалар турында гына сөйләшеп калмыйча, көндәлектәге вак-төяк мәсьәләләр турында да фикер алышыгыз. Мәхәббәт аңлатыгыз. Мәсәлән, бер-берегезгә мәхәббәт турында шигырьләр языгыз, сирәк кенә очрашканда да рәсемгә төшегез дә аларны санакта төрлечә үзгәртегез һәм бер-берегезгә юллагыз.

* Хыялланыгыз! Мөнәсәбәтләрне үстерергә кирәк! Киләчәктәге хыялларыгыз белән уртаклашыгыз. Нәүбәттәге очрашуыгыз, очрашуны ничегрәк үткәрәчәгегез турында сөйләшегез. Һәм андый очракта сезнең барысы да барып чыгачак!

(“Юлдаш”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума