Материалы

Ходай рәхмәтеннән ташламасын

последние и лучшие новости искусства в мире

24-5Төмән районы, Каскара авылында Хәмит белән Гөлфара гаиләсендә 1987 елда кыз бала дөньяга килә, аңа Гөлнара дип исем кушалар. Ул кечкенә чагыннан ук әнисенә өй һәм бакча эшләрендә булышып, авыл тормышына өйрәнеп үсә.

Тырыш кыз 2004 елда Каскара урта мәктәбен “4” һәм “5”ле билгеләренә генә укып чыга. Аннары укуга сәләтле кыз Төмән авыл хуҗалыгы академиясенең экономик факультетында белем ала һәм 2010 елда Каскарада АО “Төмән бройлеры” оешмасында эшләп башлый.

2012 елда Талымхан егете Салават Хәлитов белән танышып, бик матур туй ясап өйләнешәләр, ике балалары дөньяга килә. Яшьләр олыларның сүзен тыңлап, балаларына бик матур татар исемнәре куштылар.

Салават оныгым яраткан хатыны белән әти-әнисенең, безнең хәлләребезне белергә килеп йөриләр.

Хатын-кызның бәхетен һәрчак аның елмаюлы йөзеннән күрәсең. Килен безгә килсә дә, тик утырмый. Ахыры хәерле булсын.

Әмир ЮСКАЕВ, Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума