* Сөттә пешкән тәмле ботка ашыйсыгыз килсә, дөге, тары, солы кебек ярмаларның сөттә суга караганда озаграк бүрткәнен истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә аларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк.
* Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) алдан кайнар, аннары салкын суга тыгып алып “терелтергә” була.
* Кулланып бетмәгән суганны нинди дә булса май белән сылап куйсагыз, ул сыйфатын югалтмаячак.
* Ачылган томат пастасын, аның капкачына аз гына горчица сөртеп, яки өстенә вак тоз белән май салып, күгәрүдән сакларга була.
* Каты итне квас, әчегән сөт, кыяр яки кәбестә тозлыгында (рассол) тотсагыз, ул йомшый.
(“Акчарлак”).