#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Килде-китте булмагыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Күп кенә ир-атларның гаиләләрен ташлап, бүтән хатынга китүләрен “ирләргә игътибар җитмәүдән ул” дип, ялгыш фикер йөртәләр, минемчә. Хатыны йөгереп эшләп йөри, балалары исән-сау икән, тагын ни кирәк аларга? Гел-гел кочаклашып, сөешеп кенә дә яшәп булмый тормышта, бигрәк тә безнең илдә.

Гыйбрәтле бер хәл турында языйм әле. Ярыйсы гына акча эшләүче берәү хатынын, ике баласын ташлап, яшь хатынга китеп бара. Тиз арада ул хатынга ике бүлмәле фатир алып бирә, җиһазлый. Матур гына яшәп ятканда бу ир коенырга барган җирдән суга батып үлә. Шунысы гаҗәп, беренче хатыны да, икенчесе дә,“кирәкми ул миңа”, дип, гәүдәсен өйләренә дә алып кайтмыйлар.

Ярый әле мәрхәмәтле хезмәттәшләре ул рус абзыйны җиренә җиткереп үзләренчә җирлиләр, искә алу ашларын уздыралар. “Кеше тормышы кара урман, кермә, адашырсың”, диләр бит. Тик шулай да болай кыланулары азгынлыктан, “майларын” кая куярга белмәгәннән. Ничә кешене беләм: дәртләре-дәрманнары бетеп, эшкә яраксыз булгач, яшь “кәнтәйләре” аларны куып чыгара. Кая барсын бичара ир-ат: зар елап беренче хатынына кайта яисә сукбайлыкта йөреп харап була.

Мин үзем бергәләшеп балаларын, оныкларын сөеп, мәш килеп яшәгән гаиләләргә сокланам. Ирләргә әйтәм, нигә инде үзеңнең сабыйларыңны моңайтып, тилмертеп калдырырга?! Алар да бит бу дөньяда бер генә яши.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836