Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кирәкмәгән кершәнне һәм кремны нишләтергә?

последние и лучшие новости искусства в мире

28-12Һәр хатын-кызда исе, төсе ошамый яисә туры килми торган крем, кершән ише косметика булмый калмый. Кызыгып алабыз да, аннары нишләтергә белми аптырыйбыз. Ташларга да кызганыч. Хәер, ташларга ашыкмагыз.

Аларны көнкүрештә дә кулланып була бит.

Тоник. Күпчелек тоникларның составында спирт бар. Димәк, ул – бер дигән антисептик. Шулай ук аның белән телефон экранын яки компьютер клавиатурасын да чистартырга була.

Тоник андагы бактерияләрне үтерә.

Косметик май. Күгәрми торган корычтан эшләнгән кулъюгычны чистарту өчен бара. Чүпрәккә бер тамчы косметик май тамызыгыз да кулъюгычны яхшылап сөртегез, соңыннан май калдыкларын кәгазь салфетка белән сөртеп алыгыз. Бу хәйләкәр ысулны кибетләрдә дә кулланалар: кулъюгычлар ялтырап торсын өчен, аны косметик май белән сөртеп чыгалар.

Үтәкүренмәле лак. Тырнак лагы яхшы җилем дә әле ул – кечкенә детальләрне ябыштыру өчен ярый. Мәсәлән, яраткан күзлегегез сынып чыкса, аны лак ярдәмендә ябыштырырга мөмкин. Шулай ук йорт җиһазларының кыршылган урынына да үтәкүренмәле лак тидерәләр – ул кыршылган эзне каплый, ялтыратып җибәрә.

Кершән. Составында минераль тозлар булган кершән дымны сеңдерә. Спорт залына барыр алдыннан тәннең тирли торган җирләренә – култык астына, кулның терсәктән бөгелгән өлешенә, уч төпләренә кершән тидереп чыгыгыз, соңыннан ул төшләр әчетмәс өчен кирәк бу. Тарала торган кершән коры шампуньне алыштыра. Чәч тамырларына бераз гына кершән тидерегез. Ул баштагы майны үзенә сеңдерә. Бераз тоткач, башны аска иеп, чәчләрне яхшылап (кершәне коелып бетәрлек итеп) тарагыз.

Лак бетерү сыеклыгы. Аның составында ацетон бар, ә ул тапларны бетерү өчен әйбәт.

Бармагыгызга җилем тиеп, ул катып калса, аңа лак бетерү сыеклыгы тидерегез һәм 30 секунд тотканнан соң сөртеп алыгыз. Кафельне чистартырга теләсәгез, җылы суга лак бетерә торган сыеклыкны кушып, шул су белән юыгыз.

Крем. Сезгә туры килмәгән кремны күннән эшләнгән әйберләрегез һичшиксез яратачак. Сумка яки аяк киемен яңартып җибәрү өчен аңа тән тиресенә тидерә торган кремны тидерү дә җитә. Кышкы аяк киемен шкафка алып куяр алдыннан шулай ук крем тидерергә мөмкин.

Ирен бальзамы. Күбесенең нигезе – вазелин, ә ул йомшарта һәм дымландыра. Икеләнә торган чәч бөртекләренең очына ирен бальзамын тидереп карагыз – нәтиҗәсе сезне сөендерер

Бальзамны шулай ук шыгырдый торган ишек тупсасына да тидерергә мөмкин – ишек җиңел ачыла башлаячак.

Чәчкә сиптерә торган лак. Киемне йон, чәч бөртекләреннән чистарту өчен, сөлгегә куп итеп чәч лагы сиптерегез һәм шуның белән киемне яхшылап сөртеп чыгыгыз. Йон, чәч бөртекләре коелачак. Шарларга чәч лагы сиптерсәгез, алар шартламыйча озаграк торачак, өстенә тузан да кунмаячак. Скраб. Аның составында каты кисәкчекләр була. Бакчада эшләп кергәннән соң кулыгызны скраб белән ышкысагыз, ул катып калган балчыктан бик тиз чистартыр.

“Сөембикә журналыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836