Материалы

Кузакбердиевларның гаилә бәхете

последние и лучшие новости искусства в мире

Авылда яшәү рәхәт. Без монда йортлар салабыз, балалар тәрбиялибез, үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәген планлаштырабыз. Үз тормышыбызны уңайлы, куркынычсыз, лаеклы итү – безнең бурыч. Һәр гаилә нык, матди яктан тотрыклы, сәламәт һәм дөнья хәлләре белән хәбәрдар булырга тиеш. Өлкәбез губернаторы Владимир Якушев еш кына, төбәгебез генә түгел, илебездәге тынычлык гаилә иминлегенә бәйле, дип билгеләп үтә. Лев Толстой да: “Өендә бәхетле булган кеше генә бәхетле була”, - дип язган. Һәркем үз язмышын үзе төзи. Тик болар барысы да җиңел генә бирелми.

Кузакбердиевлар авылда яшәүне сайлаганнар. Бу күп балалы гаиләдә үсүче Ләйсән – 8нче, Лаура – 5нче, Марат 1нче класста укыйлар. Әтиләре Тимур Марат улына 38 яшь, аның һәр эшкә кулы оста, үзе социаль хезмәткәр булып ике ялгыз яшәүче әбине карый. Гаиләнең хуҗабикәсе Лиана Хартук кызына 34 яшь, ул өйдә, хуҗалыкта идеал тәртип саклый.

Кузакбердиевлар Вагай районының сазлар һәм урманнар арасында урнашкан Кече Уват авылында яшиләр. Бу саз артындагы барып җитү мөмкинлеге авыр булган җирләр. «Зур җир»гә кышкы юлдан гына йөри алалар. Табигать бик матур, кыргый җиләк-җимешкә бай. Күлләрендә балык күп. Табигать монда тукландыручы булып тора. Ялкауланмасаң, җитеш яшисең.

Кузакбердиевлар күп балалы гаиләләрдә үскәннәр, аларны әти-әниләре яшьтән җиргә, хайваннарга мәхәббәт тәрбияләп, эшкә өйрәтеп үстергәннәр. Сабырлык, чыдамлык кебек сыйфатлар сеңдергәннәр.

Авылда, башлангыч мәктәптән тыш, бернинди дә оешма юк. Барлыгы 146 кеше яши, аларның 40ы - пенсионер, 19 бала Тугыз урта мәктәбендә укыйлар. Күп балалы гаиләләр - бишәү.

Тимур белән Лиана хуҗалыгында 4 сыер, 4 бозау, 5 сарык, 30 тавык бар. Алар сөт, май, каймак саталар. Үзләре өчен кирәк-яракка Екатеринбург шәһәренә дә барып килергә өлгерәләр. Әле күрше һәм дуслары өчен дә әйберләр алалар. Ипине Лиана үзе пешерә, бәйли, тегә, күп итеп яшелчә утырта, ел буена җитәрлек кышкы ризык әзерли.

Балалар әти-әниләрен яхшы укулары, тәртипләре белән куандыралар. Ихтирамлы да, хуҗалыкта ярдәмче дә алар. Бергәләшеп саз, нарат җиләген җыялар, утын әзерлиләр. Үткән ел бу гаилә 2 тонна җиләк тапшырды.

Зур хуҗалыкта, әлбәттә, техникасыз эш бармый. Тимур һәркайсын үзе ремонтлый, аның төрле маркадагы 3 «Буран»ы, сазда йөрү җайланмасы, моторлы көймәсе, автомобиле бар.

Хезмәт сөючәнлекләре, өлкәннәргә, туган йортка, җиргә ихтирамлы булулары белән генә дә Кузакбердиевлар якташлары хөрмәтен яуладылар.

Бу яшь гаиләнең йорты авылда иң яхшылардан. Тимур туган йортын төзекләндереп, өй эчен шәһәрчә матурлады. Заманча көнкүреш техникасы, җиһазлар алдылар. Бу авылда аракы эчеп, җинаятьчелектә исемнәре ишетелгән гаиләләр юк. Дини йолаларны саклыйлар, бәйрәмнәрне зурлап үткәрәләр.

Гаиләдә Тимурның әнисе Рауза Калый кызы кадер-хөрмәттә яши, үзе дә хәленнән килгәнчә булыша. Күптән түгел аның 70 яшьлек юбилеен зурлап бәйрәм иттеләр. Шулай туганнар белән бергәләшеп еш җыелышалар.

Тимур карап тора торган Нәфисә һәм Сабира әбиләр дә гаилә әгъзалары шикелле, аннан ярдәме, кайгыртуы өчен бик канәгатьләр.

Тимур әле сайлау кампанияләре вакытында да актив катнаша, аны участок комиссиясе әгъзасы итеп сайлыйлар. Кайгыртучан әти, бер дигән гаилә башлыгы, яхшы социаль хезмәткәр дә ул. Гаиләнең муллыгын булдыру бер дә җиңел түгел, Кузакбердиевлар төрле мөмкинлекләр табып, тормыш шартларын яхшыртырга омтылалар. Монда аларга тырышлык, бер-берен аңлап эш итү, сабырлык, оптимизм ярдәм итә.

Бу гаилә дус, бердәм, нык. Аларга кризис куркыныч түгел. Кузакбердиевлар йортының тәрәзәсендә утлар сүнмәсен, бәхет, уңышлар, тыныч күк йөзе шатлык өстәсен.

Фатыйма ВАБИЕВА, социаль эшләр буенча участок белгече.
Вагай районы, Тугыз авылы. (Г.Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума