#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күп балалы ана бәхете

последние и лучшие новости искусства в мире

3-8Дөньяда ана мәхәббәте дип аталган зур хис бар. Ул башкаларга охшамаган үзенә башка төрле хис. Ана булу, билгеле булганча, бу мәхәббәткә һәм шатлыкка коену гына түгел, ә җиңел булмаган көндәлек хезмәт тә. Хатын-кыз бит ул – иң беренчедән, ана, игелек, уңайлылык, йорт учагын сабыр саклаучы.

Хикәямнең төп герое - Вагай районының Кече Кундан авылында яшәүче Алия Әйтмөхәммәт кызы Корманова. Мине аның аерым сыйфатлары таң калдырды – күңел җылылыгы, балаларына чиксез мәхәббәте, якыннары турында кайгыртуы, ярдәмчеллеге. Аның холкы авыр тормыш белән чыныккан. Алия Әйтмөхәммәт кызы үз гомерендә сигез тапкыр әни булу бәхетенә ирешә. Балалары - аның бәхете.

Алия ханым 1935 елның 3 апрелендә Кече Кундан авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Әти–әниләре таңнан алып караңгы төнгә кадәр дүрт баланы туйдырыр өчен эшлиләр. Авыл кызының язмышы сугыш алдында туган барлык балаларның язмышына охшаган. Ул нибары 4 сыйныфны тәмамлый. Яшьлеге колхоз кырларында үтә, колхозчы да була. Алияне 17 яшеннән Байкалово авыл советына кергән Карачинога урман әзерләүгә җибәрәләр. Тормышы шулай эштә үтә. Кайда гына эшләсә дә, бөтен җирдә ихтирамга лаек, чөнки эшенә намуслылык һәм җаваплылык белән караган.

Ул 1957 елда кияүгә чыга. Үзенә тиң - матур, шаян, талантлы гармунчы авыл егете Нәгыйм Әди улы Кормановның яшь кызга күзе төшә. Авылдашлары тырыш, талантлы парга сокланалар. Алар йорт сатып алалар, тормышлары җайга салынып, икесе дә «Фрунзенский» совхозында эшли башлыйлар.

Ире гомере буе тимерче, механизатор булып эшләгән. Армиягә дә тракторчыны танк частена алалар, өч ел Мәскәү өлкәсендә танкист булып хезмәт итә. Нәгыйм Әди улы балалары өчен үрнәк булган, һәрвакыт алдынгылар рәтендә торып, «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Почет Билгесе» ордены, юбилей медальләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Кормановлар гаиләсендә мәхәббәт, тугрылык хөкем сөрә. Бер-бер артлы балалар – ике кыз һәм алты малай туа. Алия Әйтмөхәммәт кызы гаилә терәге, өй учагы хуҗасы булган. Һәрвакыт тыныч, акыллы, шул ук вакытта таләпчән, күп балалы әни өйдә матурлык тудыра алган, барлык балаларны хезмәткә өйрәтеп, һәр балага игелек, яхшылык теләп үстергәннәр.

Кормановлар хуҗалык тотканнар, күп бәрәңге һәм яшелчә утыртканнар. Балалар кече яшьтән үк хуҗалыкта, кечкенәләрне тәрбияләүдә булышканнар, һәркайсының үз вазифалары булган. Гаилә тату яши, балалар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаган. Әти–әниләре авылда беренчеләрдән булып алар өчен велосипед, аннары коляскалы «Восход», «ИЖ-Юпитер» мотоциклын сатып алган. Телевизорлы булу – зур бәйрәм булган, барлык күршеләр дә кино карау өчен аларга җыелганнар. 1984 елда Кормановлар беренчеләрдән булып «Жигули ВАЗ–2106» сатып алалар. Бу машина авылдагы барлык туйларга хезмәт күрсәткән.

Кормановлар 36 ел гомер итәләр. Әмма, көтмәгәндә, 61 яшендә генә гаилә башлыгы кинәт вафат була. Кече балаларны Алия Әйтмөхәммәт кызы бер үзе аякка бастыра, өлкәнрәк балалар аңа ярдәм итәләр. Авыр кайгы, проблемалар, хәсрәт аны сындырмый. Өйдәге гаилә мәшәкатьләре, балаларга мәхәббәт авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Ул хат ташучы булып эшкә урнаша.

Бүген барлык балалар да үз гаиләләрен корганнар, кайберләре инде үзләре әби-бабай булганнар.

Өлкәннәре Ади Төмән шәһәрендә яши, югары белем алып, Төмән индустриаль университетында әйдәп баручы инженер булып эшли, лаеклы ялда булса да, эшен дәвам итә. Хатыны Лена белән ике бала үстергәннәр, инде өч оныклары бар.

Кормановларның икенче уллары Рият Төмән шәһәрендә яши, югары белем алып, «Газпром» системасында прораб булып эшли. Ул күп еллар Вагай авыл хуҗалыгы кооперативында, Тубыл сыра заводында һәм ДОКта баш инженер, Тубыл “Газпром”ы башлыгы урынбасары булып эшләгән. Мактауга лаек хезмәте өчен күп бүләкләргә ия.

Фатыйма Төмәндә көн итә, Тубыл педагогия институтын тәмамлап, Төмән өлкәсенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасында «Өченче буын үзәге»ндә участок җитәкчесе булып эшли.

Уллары Гайдар Тубыл педагогия институтын тәмамлап, Сургутта МЧСта хезмәт итә.

Уллары Илшат Тубылда яши, югары белем алып, «Тюмень Тепло» җәмгыятендә генераль директор урынбасары булып эшли. Ул – сугыш хәрәкәтләре ветераны, Әфганстанда хезмәт иткән, «Сугышчан казанышлары өчен» һәм «Рәхмәтле әфган халкыннан» медальләре белән, БАМ төзелешендә катнашып, «БАМ төзелеше өчен» медале белән бүләкләнә.

Рәхим Төмәндә ДСК–500 оешмасында шофер булып эшли, Радик - Тубылда ПАТП автобусында шофер. Иң кечкенәсе Тания Тубыл педагогия институтын тәмамлап, Тубыл полициясе бүлегенең ЮХИДИ хезмәтендә эшли.

Алия Әйтмөхәммәт кызы сигез баласының, 18 оныгының уңышларына сөенеп туя алмый. Аның тагын 5 оныкчыгы бар. Алар барысы да еш кунакка килеп, матди яктан ярдәм итәләр, әти-әниләре йортына яхшы ремонт ясаганнар. Алия әби әле дә яшелчә, бәрәңге утырта, яраткан ризыкларын пешерә.

«Мин өлкәнрәк булган саен, үземнең ничек бәхетле булуымны, нинди байлык туплаганымны кискен аңлыйм. Балага узу нәрсә икәнен белү, атна-көннәрне исәпләп, баланы беренче тапкыр күрү, кулда йөртү, имезү һәм кечкенә бармакларын күрү, балаларның бер-берсен ничек яратуларын, сагынуларын күзәтү, яраткан ир-атның кайгыртучанлыгын тою – болар барысы да искиткеч, берни белән дә чагыштырмаслык хис! Бу хисне күп тапкыр кичерүем – минем өчен зур бәхет, Аллаһы Тәгаләгә һәм язмышыма чиксез рәхмәтлемен», - дип сөйли героем.

3-9Ул 16 ел буена хат ташучы булып эшли, 5 авылга хезмәт күрсәтә, җәяү газеталар, хатлар, пенсия, телеграммалар өләшә. Намуслы хезмәте өчен күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бар, «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Хезмәт ветераны» исемнәренә лаек була, күп балалы ана орден-медальләр белән бүләкләнә.

Алия Әйтмөхәммәт кызына сәламәтлек, бетмәс–төкәнмәс рухи күтәренкелек, балаларның һәм туганнарының хөрмәтен, мәхәббәтен, оныкларының һәм оныкчыкларының чын күңелдән рәхмәтен күреп, озын гомер итүен телим!

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Ләйлә М
АДЬЯРОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836