#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кызы барның – назы бар

последние и лучшие новости искусства в мире

40-13Уба авылына килеп төшкәч, ишек алды шау чәчәккә төренгән матур йортта яшәүче Бибинур апага юл алдык. Ул безне бакчасында үскән яшелчә-җимешләреннән әзерләгән төрле кайнатма, кабымлыклар, шулай ук тәмле-тәмле милли ашлар пешереп көтеп торган. Безнең белән очрашуга дип авылдашлары да кергәннәр иде. Шул арада уңган хуҗабикә теплицадан яшел суган, кыяр, укроп, помидор алып кереп, тиз генә салат та ясап җибәрде.Һәммәбезне хуш күреп, кыстый-кыстый сыйлаган арада хуҗабикәнең үзе турында сораштык.

Бибинур Хәкимулла кызы Сәйфетдинова 1938 елда Уба авылында туа. Аңа бер яшь булганда әтисе фин сугышына алына, аннары Бөек Ватан сугышында катнашып, 1944 елның апрель аенда һәлак була. Әнисенә 3 кызын ялгызы аякка бастырасы бик авырга туры килә. Шулай да ул көнне төнгә ялгап эшләп, кызларын укытырга тырыша. Бибинур Хәкимулла кызы авыл җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Тубыл шәһәренең 15 урта мәктәбендә белем ала. Авылга кайткач, әнисенә ярдәм итәргә теләп, вакытлыча авыл кирпеч заводына эшкә урнаша да, шунда эшләп кала. Бераздан авыл егете, колхоз рәисе вазифасын башкарган Хәкимҗан Нуретдин улына кияүгә чыга, татау тормыш кичереп менә дигән 5 кыз үстерәләр. Балалары турында Бибинур апа: “Шөкер, кызларым тырышып укып, яхшы һөнәрләр сайладылар. Зур кызыбыз Гөлнур ике югары белем алып, бүгенге көндә риэлтор булып эшли. Венера - ЮХИДИ, Гөлфия белән Динара медицина хезмәткәрләре. Рәйсә Тубыл нефть һәм химия комбинатында эшли. 40-11Тормышымны җиңеләйтер өчен балалар өйдә төрле уңайлыклар булдыралар, хәзер менә йортны ремонтлап, зурайту максаты белән таштан янкорма төзиләр, - дип сөйли. Бибинур Хәкимулла кызы 12 ел Байкалово авылында тегүче булып эшли. Хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыккач, хайваннар асрый, бакчачылык белән шөгыльләнә. Төп йортта үзе генә яшәсә дә, балалары һәм 5 оныгы атна саен килеп хәлен белешеп, булган эшләрне башкарып китәләр. Кышкы озын төннәрне кыскартып Бибинур апа бала-оныкларына җылы оек-бияләйләр бәйли, тегә, ә көзен изге догаларын укый-укый яшелчәләр тозлый, кабымлык, компот, кайнатмалар ясый.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836