Материалы

Ләк-ләк килгән ел

последние и лучшие новости искусства в мире

8-8Баласыз гаилә була алмый, дисәм, бәлки, дөрес тә булмас. Кайбер парлар яшәп тә калалар. Әмма аларның да күпчелеге асрамага бала алалар, яисә аларда Таһир, Зөһрә мәхәббәте булса гына. Тиккә генә әйтмиләрдер, балалы йорт – бәхетле йорт, дип. Балалар бит алар илнең дә, гаиләнең дә киләчәге.

Кырынкүл авылында яшәүче Лилия Равил кызы белән Тәүфыйк Тимергали улы Вафиннар гаиләсендә 16 ел бала булмады. Алар да көчле мәхәббәт нигезендә кавышып, 1999 елда Түбән Тәүде районына керүче Казанлы авылында гөрләтеп туй ясадылар. Җәйнең бик матур көненә туры килде туй. Ишек алдында, яшел чирәмле Вафиннар яшәгән өй каршында кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр, гармун, җыр-бию тавышлары яңгырап торды. Әйе шул, туйга без дә чакырылган идек, шуның өчен күңелләргә җылы, онытылмас бер хатирә булып уелып калган.

Лилия Кырынкүл авылында туып-үскән кыз буларак, туйдан соң, яшь гаилә анда төпләнергә уйлыйлар. Үзе авыл, үзе Төмән шәһәренә керә, яшьләр өчен иң кулае шул инде.

Бала көтә-көтә еллар үтә. Төрле дәвалану ысулларын кулланып, Лилия кайларга гына һәм кемнәргә мөрәҗәгать итми. Тик файдасыз, көткән өметләр акланмый. Ун елдан соң ирле хатынның бер-берләренә мөнәсәбәтләре үзгәрә, аралар суына башлый. Хәтта берничә мәртәбә аерылышу чигенә дә килеп җитәләр, тик нәрсәдер тота. Бәлки, икесен бергә ялгап торган мәхәббәт җепләренең ныклыгы тәэсир иткәндер. Лилия язмышына кул селтәп, көмәнгә калуына өмет өзеп, төрле юнәлештәге дәвалану ысулларын туктата. Бала булмады инде, Ходай шулай язгандыр безгә дип, яшәү агымына буйсынып яши бирә. Тулысынча тынычланып, “бала” дигән уйны үзеннән алып ташлап, тагын ике-өч ел узып китә. Көтмәгәндә, уйламаганда могҗиза! Көннәрдән бер көнне Лилиянең йөккә узганлыгы билгеле була.

Башта иренә әйтергә дә курка, шатлыктан өзлегүе бар, үзе дә иркенләп тын ала алмый. Ходай Тәгалә аларга бала биргән икән Лилия бөтен таләпләрне урынына җиткереп көмәнне 9 ай уңышлы күтәрә.

Сау-сәламәт тупырдап торган кыз бала дөньяга аваз сала. Исемен Ләйсән дип кушалар. Күп итеп кунаклар җыеп бәби ашын да уздыралар. Ләйсәнгә инде биш ай булып та китте. Сөбханалла, күз тимәсен үзенә. Елау белмәс, тыныч бала.

Ә инде олылар аның белән сөйләшсәләр, аякларын нык басып ул да аларга карап үзенчә сөйли. Әле аның белән сөйләшүдән туктап, икенче кешегә игътибарыңны юнәтсәң, Ләйсән үпкәли, еламсырап, көйсезләнергә тотына. Инде әтисе белән әнисен карап торып танымыйсың, алардан да бәхетле кеше юк дөньяда. Аларны күзәткәннән соң, “Аллаһы Тәгалә күпсенмәсен бәхетегезне, ахыры белән куандырсын”, - дигән теләктә каласың. Чыннан да, 20 елга якын бергә яшәп, ата-ана булу бәхетенә ирешеп, алар гаиләсендә, бала көтеп ала алмаган башка гаиләләрдә яңа елларда шундый могҗизалар дәвам итсен.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума