#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Лаеклы ялда булган авыл хезмәтчәннәре

последние и лучшие новости искусства в мире

3-11Аромаш районында урнашкан Чумык авылында милләттәшләребез гомер-гомергә совхоз-фермаларда эшләп, иген игеп, терлек асрап көн күргәннәр. Әбүбакировлар «Новопетровский» совхозында лаеклы ялга чыкканчы эшлиләр. Бу елларны күпчелек эш кул хезмәте белән башкарылган: мал-туарны ашату, су ташу, печән чабу, утын кисү, кыр эшләре. Фермада эш иртәнге 5тән башланган. Салкын кышларда юлларны буран сыра, язын-көзен яңгыр яуса да кеше эшенә ат җигеп барган. Һәркем эшенә җаваплы караган, планын үтәгән. Аларның яшьлек еллары нәкъ бу чорга туры килә.

Фәрит абый белән Фәүзия апа икесе дә Чумык авылында туып-үсәләр, Көсәйкүл мәктәбен тәмамлыйлар. 1943 нче елны туган Фәрит Әбүбакиров мәктәпне тәмамлап, хезмәт юлын янгын сүндерүче булып Свердловск шәһәрендә башлый. Күңеле гел туган якларында булганга күрә, ул Чумыкка кайтып «Новопетровский» совхозына эшкә урнаша. Биредә аңа тракторчы, хисапчы, хайван караучы да булырга туры килә. Тормыш иптәше Фәүзия апа яшь вакытында хат ташучы була, хезмәт хакы түбән булганга күрә, фермага сыер савучы булып эшкә керә. Аларның тормыш корып бергә яшәүләренә 38 ел. Фәрит абый быел 80 яшен каршы алган. Фәүзия апа үткән тормыш юлын искә алып: «Тормыш безнең күңелләрдә матур истәлекләр дә, онытылмаслык вакыйгалар калдырды. Матур чаклар, яшьлек еллар үтеп китте. Гаиләдә тормыш гел шома гына бармый, төрлесе булды. Күп балалы гаилә булганга, авыр чаклар да булды. 6 бала үстерү җиңел түгел. Эшләдек, үзебез йорт-куралар төзеп чыктык, күп итеп бакча утырттык, абзар тутырып мал, кош-корт асрадык. Эшләмәгән эшләр калмады. Хатын-кыз өчен иң зур бәхет - балаларны үстереп, укытып, аларны олы тормыш юлына озату. Хәзер без оныкларга сөенеп яшибез. Безнең бүгенге көндә 13 онык, 3 оныкчыгыбыз бар. Аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Төрле һөнәр сайлаган кызларыбыз үз эшләрендә тырышып эшлиләр. Алар арасында сатучылар, бухгалтер, почта ташучы, ФАПта санитарка эшен башкаручы да бар», - дип сөйләде.

Әбүбакировлар гаиләсе кунакчыл, ярдәмчелләр. Тормышын авыл хуҗалыгы, туган авылы белән бәйләгән гади һәм гадел булган Фәрит абый авылның, мәчетнең тарихын яхшы белә, мавыктыргыч итеп сөйли. Дин юлына басып Коръән сүрәләрен үзлектән өйрәнүенә 22 ел булган. Авылда мәчет ачылганнан бирле җан атып, намуслы хезмәт күрсәтә. Күрше татар авылларга да аны ашларга чакыралар. Соңгы елларны төрле сынауларга бирешмәгән Фәрит абый яшьләргә тәвәккәл, максатчан булырга киңәш бирә, авыл хезмәтеннән курыкмаска киңәш бирә, туган авылларына кайтып яшәүләрен тели.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836