Материалы

Үлеп терелгәннән соң...

последние и лучшие новости искусства в мире

Фатыйма әбием (әтиемнең әнисе) 1920нче елларда Тубыл районының сазъякларында иң ерактагы Янгутум авылына килен булып төшкән.

Минем карт бабай - әбинең каенатасы авыл читендә, зират каршында, иген капкасыннан беренче, ике катлы байларча йортта яшәгән. Исеме Йоматый, күрәсең, Юмадиев фамилиясе аның исеменнән алынган. Ул авыл мәзине, бик акыллы карт булган. Карчыгын Татарстан ягыннан, үзенең беренче хатыны үлгәч, алып кайткан. Ат чанасына кыйммәтле тиреләр, ит, балык, җиләк-җимешләр төяп, алар бик еракларга сәүдә белән йөргәннәр.

Тауарларын азык-төлеккә, кием-салымга алыштырып кайтканнар. Авыл мәчетендә бабай азан кычкырган, аның тавышын ишетүгә карты-яше намазга ашыкканнар. Мулла-мәчетләрне юк итү законнары чыккач, карт бабайны да алып китәргә килгәннәр. Аның улы Әймәтәтдин бабай алар белән, ничектер, килешә алган. “Инде ул бик картайган, авырый да, сез аны шәһәргә кадәр җиткерә алмассыз”, - дип, бабайны алып кала алган. Шулай итеп, Йоматый бабабыз үз йортында, үз үлеме белән вафат булган. Ә Фатыйма әбием - килене соңгы тапкыр каенатасына яңа гына сепараттан аерткан каймакны биргәч, бабай соңгы тамчысына кадәр эчеп бетергән һәм рәхмәтләр укып, килененә озын гомерләр теләп, касәне биргән. Җайлап кына урынына ятып, күзләрен мәңгегә йомган.

Авыл мәчетен, бабайдан калган шул ике катлы йортны үзем дә хәтерлим. Әлеге йортта Фатыйма әбием белән Әймәтәтдин бабаем алты бала үстерәләр. Алар арасында әтием Айсәтдин дә була. Мәкаләмдә төп әйтәсе килгән сүзем - әбинең клиник үлем кичергәннән соң, тагын 50 елдан артык яшәве. Кайсыдыр баласын тапканнан соң, Фатыйма әби үлә. Өйгә җыелышкан авыл хатыннары: “Балалары вак, ятим калдылар”, - дип, елашалар. Ирләр зираттан кабер казып кайтып килгәндә, әби кинәт: ”Уф”, - дип сулап, битендәге яулыкны тартып ала. Янындагы елашып торган хатыннар шаккаталар. Ә әби фани дөньяга яңадан кайта. Аллаһы Тәгалә тарафыннан туасы балалары, оныклар-оныкчыклар бәхетенә ул терелгәндер. Еш кына: «Әби шул чакта терелмәгән булса, без дә булмаган булыр идек”, - дип уйлап куям. Шуннан соң Фатыйма әбием озак еллар гөрләтеп яши. Шул якларда уңганлыгы, булганлыгы белән дан тота. Ул эшләгәндә җир селкенә. Сугыш чорында бабай фашистларга каршы яуга киткәч, ялгызы балаларны ачлыктан саклап кала. Тагын ике ятим кызны үзенә алып үстерә. “Шундый-шундый гаиләләрдә балалар ачтан шешенгәннәр иде, шуларга сыер сөте алып барып эчерткәч, исән калдылар”, - дип безгә сөйләгәннәрен хәтерлим. Ялкаулыкны, ялкау кешеләрне әби мәрхүм бик яратмый иде. Сугыштан исән-сау кайтып килгән бабайны юлда харап итәләр. Аркасындагы букчасына кызыгып аны үтерәләр. Аның күзләре сукырайган, өенә кайтып җиткәнче дип, азык-төлек биргән булганнар, аның айлап кайтасы булган. Кайсы авылда, кемнәр икәнлеге дә билгеле. Әмма, шаһитлар юк, хәзер инде берсе-бер исән түгелләр.

Әби заманасында мылтык тотып ауга чыккан, балык тоткан, үз гомеренә мал-туар асрый, киндер утыртып, аны эшкәртеп, станокта шул җепләрдән төрле әйберләр суга.

Авылда гомер бакый медпункт, медицина хезмәткәрләре булмый, авырган-сызлаган кеше әбигә килә. Ул аларны үләннәр белән дәвалый, шифалы куллары авырткан урыннарны төзәтә, әби укыган догаларның кешеләргә ярдәме тия. Әгәр дә ул клиник үлемне кичермәгән булса, бу сәләтләр аңа килер иде микән?

Әбиемнең урыны җәннәттә булсын дип, хәзер без, аның оныклары телибез.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума