Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкәнең иң яхшы гаиләләре тәбрикләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

“Төмән өлкәсендә гаиләләрнең иминлеген тәэмин итү өчен җитди адымнар ясала. Балалар бакчалары, мәктәпләр, тораклар төзелә, сәламәтлек саклау системасы камилләштерелә, гаилә белән ял итү, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла, – диде Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор Гаилә көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә. – Бүген күп балалы гаиләләргә һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә аерым рәхмәт. Сезнең күңел җылыгыгыз, кайгыртуыгыз һәм түземлегегез иң ихлас ихтирамга һәм хөрмәткә лаек. Барыгызга да нык сәламәтлек, зур гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тынычлык телим! Сезнең яныгызда һәрвакыт якыннарыгыз һәм туганнарыгыз булсын!

Гаиләләргә балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә ярдәм күрсәтү - региональ һәм федераль дәрәҗәдәге стратегик бурычларның берсе. Соңгы 5 елда гына да өлкәдә заманча 7 мәктәп файдалануга тапшырылган, 15 елдан бирле бөтен өлкәдән талантлы балалар укый торган физика-математика мәктәбе эшли. Төмән өлкәсе сабыйлары өчен шул ук вакыт эчендә 12 өр-яңа балалар бакчасы ачылды. Апрель аенда «Ана һәм бала» госпитале эшли башлады”.

Әлеге бәйрәм көнне губернатор тарафыннан Төмән өлкәсендә яшәүче 29 кеше: 16 күп балалы әни һәм 13 күп балалы әти “Ана даны” һәм “Ата фидакарьлеге” медальләре белән бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләр арасында Төмән, Тубыл шәһәрләре, Вагай, Бердюжский, Голышман, Аромаш, Абат, Тубыл һәм Төмән районнары вәкилләре бар. Губернатор гаиләләргә ярдәм итүнең барлык формалары киләчәктә дә кешеләр файдасына эшләячәк, дип ышандырды. «Күп балалы гаилә булу җиңел түгел, әмма балаларның елмаюларын, аларның мәхәббәтен, бәйлелеген бүләк итүче бәхет – гаилә көндәлек тормышта очраган барлык кыенлыкларны да җиңәргә булыша. Безнең төбәктә 240 мең гаилә яши, аларда 360 мең бала тәрбияләнә, шуларның 85 меңе — күп балалы гаиләләрдә үсә», – дип билгеләп үтте Александр Моор.

Губернатор тәрбиягә бала алган гаиләләргә аерым рәхмәт белдерде. Аның ярдәмендә Төмән өлкәсендә ятим балаларның 96% ы гаилә учагы җылысын татыган. Бу очрашуга чакырылганнар арасында да Вагай районы, авылыннан килүче Айтбаевлар гаиләсендә 9 бала үсә. Аларның дүртесен Гөлнур Равил кызы һәм Әмир Фәрит улы тәрбиягә алганнар. Тагын да медальгә ия булучылар арасында Вагай районыннан Алсу Гуламалиева, Тубыл районыннан Сәлимә һәм Роберт Рәхимовлар, Төмән шәһәреннән 6 бала тәрбияләүче Зифа Ахиярова бар. Горурланырлык ул-кызлар үстергән әти һәм әниләр – милләтебез йолдызлары.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836