#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәгърифәтче мөхәммәдиевалар

последние и лучшие новости искусства в мире

Асланадан бик күп кызлар, егетләр укытучы һөнәрен сайлаганнар. Алар илебезнең төрле мәктәпләрендә хезмәт иттеләр. Бу язмам биш мәгърифәтче кызга багышлана, алар – апалар һәм сеңелләр. Беренче булып бу гаиләдә укытучы һөнәрен зур кыз Фәрхинур сайлый. Ул 1919нчы елда Татарстанда туа. 1921нче елда гаиләләре  Ялутор районындагы Күлавылга килеп төпләнә, ә соңыннан Асланага күчә. 1935нче елны авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул Чиләбе өлкәсенең Троицк педтехникумына укырга керә. 1937 нче елда укуын тәмамлаган яшь белгеч шул өлкәнең Кунашак районында балалар йортында һәм башлангыч мәктәптә эшли башлый. 1942нче елның көзендә Асланага кайта һәм бер еллап авыл советында секретарь вазифасын башкара. Ә соңыннан, сеңлесе Фәйрүзә урынына, мәктәптә башлангыч классларны укыта. 1964нче елда апа лаеклы ялга чыга.

Тырыш хезмәте өчен күп кенә Мактау кәгазьләренә ия була. 1960нчы елда аңа «РФнең мәгариф отличнигы» дигән билге бирелә. Дәһшәтле сугыш елларындагы хезмәте өчен апа медаль белән бүләкләнә.

Апаның ире Сәет абый Хәлитов та озак еллар мәктәптә балалар укытты. Бу гаиләнең икенче кызы Фәйрүзә 1924нче елда туа. Бала чактан ул апасы кебек укытучы буласы килә. 1938нче елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул Тубыл татар педагогия училищесына укырга керә. Өч елдан соң кулына диплом алып, туган авылына башлангыч класс укытучысы булып кайта. Кызганычка каршы, аңа ике ел гына эшләргә туры килә. Аяусыз авыру аны яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр итә. 1944нче елның көзендә ул якты дөнья белән саубуллаша.

Зиннәт абый белән Зәйнәп апаның өченче кызлары – Разия апа. Ул 1930нчы елның салкын декабрь аенда дөньяга аваз сала. Апалары үрнәгендә аның да  укытучы буласы килә. 1948нче елны авылдагы урта мәктәпне, ә өч елдан соң Тубыл татар педучилищесын тәмамлый. Ләкин бу укуы белән чикләнмичә, 1953 нче елда Төмән укытучылар институты дипломын ала. Ялутор район мәгариф бүлеге аны Кулик җидееллык мәктәбенә эшкә билгели. Ике ел эшләү дәверендә Разия апа татар теле, әдәбияты һәм химия дәресләрен дә укыта.  5 һәм 6нчы классларда апа мине дә укытты. Кызганычка каршы, мәктәпне башлангыч итеп калдырдылар. Разия апаны Аслана мәктәбенең интернатына тәрбияче итеп күчерделәр.  Тормыш иптәше Искәндәр абый Янтимиров белән бергә 5 ел Түбән Тәүде районының Канчәбер мәктәбендә дә эшләргә туры килә аңа. Ә соңыннан туган авылына кайтып, татар теле һәм әдәбияты укыта, мәктәпнең китапханәсендә дә эшли. Менә утыз ел ул лаеклы ялда. Тырыш хезмәте өчен Мактау кәгазьләре һәм “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.

Гаиләнең дүртенче кызы – Асия. Ул 1941нче елда сугыш алдыннан туа. Мәктәптә укыган елларында ук пионер һәм комсомол оешмаларында актив эш алып бара. Мәктәптә һәм районда үткәрелгән ярышларда призлы урыннар ала. Мәктәптән соң бер ел Түбән Тәүде райоынының Канчәбер мәктәбендә математика, сызу, биология фәннәрен укыта. 1959нчы елда Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Укуын тәмамлагач, югары белемле укытучыны Татарстанның Мамадыш шәһәренең икенче мәктәбенә физика һәм математика укытучысы итеп билгелиләр. Ул анда 1996нчы елга кадәр хезмәт итә. Тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы һәм “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. 67 яшендә вафат була.

Кызларның иң кечесе – Сания 1961нче елда Казанга китә һәм педагогия институтының физика-математика бүлегенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, Татарстанның Саба районында ике ел, Ялутор районының  Бердюгино мәктәбендә бер ел физика һәм математиканы укыта. 1968нче елдан педагогик эшчәнлеген Казанда дәвам итә. Дәртле Казан, моңлы Казан Санияне үзенә тарткандыр. Үзенең яраткан фәнен – физиканы шәһәр мәктәпләрендә укыта. 2004нче елда хезмәт юлын тәмамлый. Эшендәге югары күрсәткечләре өчен “Казанның меңъеллыгы” медале, Татарстан Республикасы президенты Минтимер Шәймиевның Мактау грамотасы һәм “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.

Санияне мин бик мәрхәмәтле, кешелекле, дияр идем. Разия апаны көзен Казанга үзенең фатирына алып китә,  ә язын Асланага алып кайта. Кадерли, тәрбияли. Кайбер аналар кызларыннан да бу кадәр хөрмәт күрмиләр. Ә ул үзе дә, олы яшьтә булуына карамастан, апасын карый, аңа җан җылысын бирә. Ничек сокланмыйсың андый миһербанлы кешегә?!

Мөхәмәдиевларның эш стажы 134 ел. Гасырдан артык вакыт эчендә меңләгән балаларга белем биргәннәр.

Рафаил МАГЖАНОВ. Ялутор районы, Аслана авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836