Материалы

Мәхәббәт чишмәләре саекмасын

последние и лучшие новости искусства в мире

16-8Тырыш кеше ул беркая да югалмый. Кайда гына яшәмәсен, күршеләренә, авылдашларына һәрьяклап үрнәк. Мәсәлән, ерак сазлыклар уртасында урнашкан Вәчир авылында яшәүче Турышевлар гаиләсе белән танышып, аларның матур тормышларына сокланып кайттык. Шул якларны барып үз күзләре белән күрмәгән кеше гасырлар артында артта калган як дип, уйлавы ихтимал. Әмма, анда да тырыш кешеләр гөрләтеп яшиләр, алар заманадан калышмыйлар. Әлбәттә, шәхсән һәркемнең үзенә карап.

Авыл уртасында Турышевлар гаиләсе яшәгән йорт әллә каян елмаеп, үзенә дәшеп тора. Ул яхшы, төз нарат агачларыннан биек итеп төзелгән, тыштан бүрәнәләре сап-сарыга, кәрнизләре зәңгәргә буялган, тәрәзә йөзлекләре челтәрләп ясалган.

Чыннан да авыл уртасында балкып торган кояш сыман бу йорт. Хуҗалары да тырыш, үзләре кунакчыл, якты күңелле, бик уңган кешеләр, әйтерсең, аларның эчке яхшылыклары йорт тышына нур булып бәреп чыккан.

Янгутум авылында туып-үскән Гөлшат Тимерхан кызы Тубыл педучилищесын тәмамлауга ук, юллама белән Вәчир авылына укытырга килә. Тыйнак, сабыр, үзе чибәр кызны авылда яратып, мәктәп коллективы үз итеп кабул итәләр. Шул ук елны авылның иң шәп егетенә кияүгә чыгып та куя. Габдерахман Шәрифулла улы зур гаиләдә 10 нчы бала булып дөньяга килә. Гаиләдә иң төпчек бала буларак, олылар шәһәргә китеп таралышып беткәч, төп йортта Габдерахман әти-әни терәге булып кала. “Чиләгенә күрә капкачы” дигәндәй, тәрбияле гаиләдә үскән, акыл, омтылышлар белән төп йортка Гөлшат килен булып төшә. Каената белән каенана йортында бер-бер артлы дөньяга өч кыз туа. Барысы бергә җиде җан матур, тату яшиләр. Гөлшат мәктәптә укыта, әби-бабай балаларны карый, йортта күз-колак та алар. Ишле гаилә арбасын тартуның авырлыгы Габдерахман җилкәсенә төшә. Бала-чактан ук эшләп үскән көрәктәй куллары, киң җилкәле, арысландай көч-куәтле ир-егеткә тормыштагы иң авыр эшләр дә киртә була алмый. Ә иң авыры кышкы зәһәр суыкларда балык тоту инде. Очсыз-кырыйсыз күлләрдә җилләр дә тоткарланмый, никадәрле киенсәң дә үтә өрә. Аякларда резиналы итек, чөнки башкасы юешләнә. Ә резина суыкны үзенә суыра. Бер метр калынлыктагы бозны тишеп, бригада белән балык тотканда, җәтмә эләгеп калса, аннан да куркынычы, авыры юктыр. Ә андый хәлләр еш кына була. Шул очракта күлнең берничә урыныннан бозны тишеп, эләккән урынны эзләп табып, җәтмәне ычкындыргач, тартып алырга кирәк. Үз күзләрем белән күрмәсәм дә, минемчә, хәзерге заманда бу иң авыр хезмәтләрнең берсе. Берничә ел элек, Габдерахман үзенең бригадасы белән балык тотканда аякларын бик каты өшетә. Шул инде хәзер, гомерлек чир булып, авыртулар, сызланулар белән дәвам итә. Бернигә карамастан әнә нинди йортлар төзегән. Үзе кешеләргә ярдәмчел, кешелекле, ачык йөзле, аралашучан. Өч кызын яратып “әвәү” дип кенә дәшә. Кызлары да тыныч атмосферада үскәнгә, бигрәк тә тәртипле, инсафлы, әти-әни сүзен тыңлый торган балалар. Әлбинәләре (иң олысы) Тубыл педагогия институтын тәмамлап, хәзер аның магистратурасында читтән торып укый. Гөлфирә (икенче кызлары) шул ук Тубыл педагогия институтының тарих факультетында 4 курста белем ала. Ә өченче кызлары Арифа 11 нче сыйныфта укый. Мәктәптә спорт белән шөгыльләнә, матур җырлый, концертларда катнаша, райондагы бәйгеләрдә урыннар яулап кайта. Әти-әнисе синтезатор бүләк иткәннәр, кичләрен шунда уйный. Ә Гөлшат ханым мәктәптә тарих, татар теле, әдәбияты, музыка дәресләреннән балаларга белем бирә. Тубыл педагогия институтын читтән торып тәмамлый. Инде менә мәктәптә укыта башлавына һәм тормыш иптәше Габдерахман белән гомер кичерүләренә дә киләсе елга 25 ел тула. Каената белән каенана хәзер инде бакыйга күчкәннәр. Инсафлы килен алар белән 16 ел бергә яши. Кадер, хөрмәттә аларны тәрбияләп, картларның рәхмәт сүзләрен, ризалыкларын алып соңгы юлга озата. Димәк, үзенең тә картлык көннәре кадер-хөрмәттә үтәчәк. Чөнки, иреңнең ата-анасына нинди мөнәсәбәттә булсаң, шул көннәр, һичшиксез, үзеңә әйләнеп кайтачак. “Сабыр, акыллы кешеләр иделәр”, дип картларны искә ала Гөлшат. Алар рухына мәчеткә кереп садака сала. Гөлшат ханым кебек киленнәр, Габдерахман кебек кияүләр хәзерге заманда бик сирәк очрый шул. Ә аларның матур гаиләләре, йортлары гел шулай балкып торсын, мәхәббәт чишмәләре саекмасын.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума