Материалы

“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

33-8Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Вагай район гражданнар хәле актларын теркәү бүлегенең тантаналар залында районның һәрьяктан да үрнәк булган 3 гаиләгә дәүләт бүләге - “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Аларның шатлыкларын уртаклашырга якыннары, хезмәттәшләре, район хакимияте вәкилләре килделәр. Чараны тантаналы рәвештә ачканнан соң, алып баручы Елена Лутохина: “Гаилә – ул үзебез төзегән дөнья. Гаилә – безне тормыш авырлыкларыннан саклаучы ныгытма ул.

Гаилә - безгә шатлык, бәхет, җан җылысы бүләк итүче дә”, - дигән сүзләр белән башлап, бүләккә лаек булучыларны янына чакырды. Алар рәтендә милләттәшләребез, “Яңарыш” газетасынының якын дуслары – Фәхриҗамал һәм Җәгъфәр Утяшевларның да булуы безгә горурлык хисе өстәде. Алар икесе дә авыл хуҗалыгы буенча югары белем алып “Фрунзенский” совхозында фидакарь хезмәт юлын үтәләр. Җәгъфәр Мөхәммәт улы гади тракторчыдан – баш агроном, аннары совхоз җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Гомуми хезмәт стажы аның 50 елдан артык исәпләнә. Фәхриҗамал Аббас кызы 2000 елга хәтле совхозда баш икътисадчы булып эшли, ул да 36 ел гомерен хезмәттә уздыра. “Яңарыш” газетасында басылып чыккан күп кенә шигырьләре дә нәкъ эшләгән арада языла. Птицы авылында зур хуҗалык булдырып, үзләре кебек тырыш, максатчан, итагатьле өч ул һәм бер кыз үстерәләр, аларга югары белем биреп, гомер юлына озаталар. Динар - баш электрчы, Гомәр – полиция капитаны, Булат – Ерак Төньякта эшли, ә Гүзәл – Төмән дәүләт университетының Тубыл филиалында студентларга төпле белем бирә. Күптән түгел ул Казан Федераль университетында докторлык диссертациясен уңышлы яклады.

Нык гаилә башлыкларын тәбрикләп район хакимияте башлыгы урынбасары Александр Сафрыгин: “Бу парлар күп еллар бер сукмактан атлап лаеклы тормыш итәләр. Бәлки юлыгызда уңышлар, уңышсызлыклар, шатлыклар, күңелсезлекләр, очрашулар, озату-бәхилләшүләр дә булгандыр, әмма ләкин сез бер-берегезгә булган мәхәббәтне, гаилә учагын саклап, тәртипле балалар үстергәнсез һәм лаеклы рәвештә Россия гаиләсе исемен йөртәсез”, - диде һәм аларга медальләр тапшырды. Котлау сүзләре белән социаль яклау бүлегенең баш белгече Елена Анисимова, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мәдинә Корикова чыгыш ясап, бүләкләр бирделәр. Аннары һәр пар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган истәлекле альбомдагы үзләренең аерым гаилә битенә кул куйдылар һәм дулкынлануларын яшермичә, туганнарының соклану карашларын тоеп, вальс әйләнделәр һәм аларның тәбрикләү сүзләрен, чәчәк бәйләмнәрен, бүләкләрен кабул иттеләр. Чара Елена Лутохинаның: “Мәхәббәтсез бәхетле гаилә була алмый, ә чын мәхәббәт тә тугрылыксыз булмый”, - дигән сүзләре белән тәмамланды. Чынлап та, һәр гаиләдә һәрвакыт мәхәббәт, тугрылык һәм аңлашып яшәү хөкем сөрсен.

Бу көннәрдә Җәгъфәр Мөхәммәт улы үзенең 70 яшьлек юбилеен каршылады. Ә октябрь аенда Утяшевларның гаилә корып яшәүләренә 50 ел тулачак. Шуны күздә тотып, 19 августта район хакимияте бинасында тантаналы рәвештә Җәгъфәр Мөхәммәт улына өлкә губернаторы Владимир Якушевның Рәхмәт хаты һәм истәлекле медаль тапшырылачак. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума