#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәхәббәт һәм тугрылык

последние и лучшие новости искусства в мире

34-1Россиядә 2008 елның 8 июлендә “Гаилә көне, мәхәббәт һәм тугрылык” дигән бәйрәмне игълан итеп, беренче тапкыр билгеләп үттеләр. Бу чын халык бәйрәме, бигрәк тә мөселманнар өчен куанычлы. Ел саен 25 елдан артык яшәүче, мактауга лаеклы нык гаиләләрне бүләкләп киләләр. Уват районы, Туртас поселогында яшәүче Нәсимә Рәхимҗан кызы һәм Хачәт Мөхәммәтрәхим улы Рәхимовлар үрнәк алырлык гаилә. Алар 40 еллап бергә дус-тату, ике ул үстереп, матур тормыш юлын кичәләр.

Тубыл шәһәренең 15 нче санлы мәктәбенә беренче мәртәбә укырга килгәндә, алар очрашып танышалар. Ул вакытта Тубылның мактаулы гражданы К.М.Моратов мәктәп директоры иде.

Чыгышлары белән Нәсимә Вагай районының Тугыз авылыннан, ә Хачәт Уват районының Өге авылыннан. Алар мәктәптән соң, икесе дә Тубыл педагогия институтын тәмамлап, югары белем алалар һәм озакламый кавышалар да. Шулай бер-берсен сөюче ике яшь йөрәк тормыш юлына басалар. Берсе - филология, икенчесе математика фәннәре укытучылары. Алар тормышта янып-көеп, якты йолдызлар булып яшиләр. Хачәт Мөхәммәтрәхим улы Туртасның урта белем бирү мәктәбендә завуч булып эшли башлый, аннары 20 ел буена райондагы иң зур мәктәптә җитәкчелек вазифасын үти. Аның оештыру сәләте шунда ачыла. Иң мөһиме, ул халыктан һәм укучылардан ихтирам казана. Директор хатыны Нәсимә Рәхимҗан кызына һәрвакыт алдынгылар рәтендә, беренче сафта булырга туры килә. Иренең йөзенә кызыллык китерми, тырышып эшли. Әле бит алар яшәгән йорт, гаилә, хуҗалык, үсеп килүче балалар да бар. Эштә ничек кенә авыр булмасын, өйгә кайткач бар да онытыла, бары тик игътибарлы, кайгыртучан тормыш иптәшенең нык терәк булып торуын бөтен җаны-тәне белән сизә. Нәсимә ханым үзенең әти-әнисен зур ихтирам белән искә ала. Әтисе Рәхимҗан сугыш ветераны, әнисе тылда балык тотучылар бригадиры булып эшли. Ә иренең әти-әнисен “алтын кешеләр” иделәр, ди ул. Шулай ук иренең әтисе дә сугышта катнашкан, аңа быел 92 яшь тулды, алар тәрбиясендә яши. Олы яшьтә булуына карамастан, әле ул Аллага шөкер, хуҗалыкта, өй тирәсендәге вак-төяк эшләргә булыша.

Хачәт Мөхәммәтрәхим улы 45 ел үзенең сөекле укучыларына белем бирә һәм аларны яхшылыкка, тормышны яратырга өйрәтә. Ул һәрвакыт дәресләрдә: “Мин сезгә ышанам, сез булдырачаксыз”, - дип укучыларның күңелен күтәреп тора.

Хачәт Мөхәммәтрәхим улы турында район газеталарында язып килделәр. Аның исеме Уват районының 80 еллыгына бастырылып чыккан “Алтын исемнәр” китабына кертелгән.

Ул тыйнак, тәрбияле, бер вакытта да үзе турында сөйләми. Эштә таләпчән, җаваплы, һәр эшне җиренә җиткереп эшли һәм башкалардан да шуны сорый. Рәхимовлар гаиләсен бар да ихтирам итә. Балалары, оныклары аларның шәхси үрнәгендә үсәләр. Хуҗабикә гаиләсе турында сөйләгәндә күзләрендә чаткылар һәм горурлык хисе пәйда була. “Без мәхәбәттә бер-беребез белән уртаклыкта һәм яхшы мөнәсәбәттә яшәвебезгә инде 44 ел тула”, - ди ул ялкынланып.

Районнан, өлкәдән, министрлыктан Мактау хатлары, грамоталар белән бүләкләнгәннәр, икесе дә хезмәт ветераннары. Хачәт Мөхәммәтрәхим улы “Халык мәгарифе отличнигы”, Россия күләмендәге мәктәп укытучылары бәйгесендә җиңүче, “РФнең атказанган укытучысы” исеме бирелгән. Район Думасында депутат һәм тагын бик күп бүләкләргә лаек булган. Мәхәббәт, ихтирам алар гаиләсенә намуслы хезмәт юлы белән килгән һәм бүген без алар белән горурланабыз. “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләнүче Рәхимовлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз. Исән-сау, бәхетле, шулай безне шатландырып озак яшәгез.

Рәхимҗан БОХАРДИНОВ, Тубыл районы Сабанак мәчете имамы.
(Н.Сафиуллина тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836