#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Механизаторлар династиясенең данлы юбиляры

последние и лучшие новости искусства в мире

3-1221 декабрь көнне Ялутор районы, Кактамак авылында яшәүче Әхмәт Бикчәнтәев бала-оныклары, якын туганнары белән үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле вакыйга белән аны Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре дә котларга ашыктылар. Бу якларда Әхмәт Фатыйх улын белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул бит әле Төмән өлкәсенең элекке губернаторы Владимир Якушев карары белән балаларны тәрбияләүдә күрсәткән хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Бу турыда мактаулы әти: “Әлбәттә, иҗтимагый танылуга лаек булуыма бик шатмын. Тик моңа күп кенә әтиләр лаек дип уйлыйм. Иң мөһиме - балалар белән уртак тел табу, алар өчен ышанычлы дус булу. Әгәр балалар сиңа ышаналар икән, серләре, планнары белән бүлешәләр икән, моннан да зур бәхет юк инде”, - дип әйтә.

Әхмәт Бикчәнтәев крестьян хезмәтен хөрмәт иткән күп балалы гаиләдә туып-үсә. Биредә аның ваемсыз балачагы уза. Чынлап та, балачакта тормыш шундый гади, җиңел булып тоела, әйләнәдәге бар нәрсә дә аерым әһәмияткә ия түгел кебек күренә. Әхмәт Фатыйх улы киләчәктә тормышын техника белән бәйләячәген кечкенәдән үк белә. Чөнки Бикчәнтәевларның механизаторлар династиясе районда гына түгел, ә өлкәдә дә билгеле була. Алар турында җирле һәм үзәк газеталарда күп язалар.

9 агалы-энеле Бикчәнтәевлар арасында Дан ордены кавалерлары да булган. Әхмәт Фатыйх улы комбайнчы абыйларын шулкадәр хөрмәт иткән булганга, башка төр һөнәр сайлап алу турында уйламый да. Тыйнак, хезмәт сөючән, тәртипле, җаваплы һәм башкаручы булганга күрә, ул бернинди авыр хезмәттән куркып тормый. Теләсә кайсы эшкә алынса да, ул аны ахырына хәтле җиткереп эшли.

Шуңа күрә Әхмәт Фатыйх улы һәрвакыт беренчеләр рәтендә була. Салам эскертләгәндә, җир сөрү яки хайваннарга азык әзерләгәндә ул басуга кояш чыкканчы чыгып китеп, өйгә караңгы төндә генә кайтып керә. Әлбәттә, арып-талып, әмма зур канәгатьлек кичереп.

70 яшьлек юбилее белән котларга килгән Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев якташы турында: “Әхмәт абый өчен хезмәттән дә күркәмрәк, өстенрәк берни дә булмады, диярлек, ул утыз елга якын гомерен хезмәткә багышлады. Югары күрсәткечләре өчен һәрвакыт район һәм төбәк дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр арасында булды.

Сүз дә юк, авыр хезмәт шартлары сәламәтлеген бик нык какшатты. Бәхетсезлек аркасында, Әхмәт абый яшьли генә 1 төркем инвалид булды. Аңа күп авырлыклар кичерергә, өйрәнгән гадәтләрне онытырга, күп нәрсәгә яңадан өйрәнергә туры килде. Әмма үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм техникага мәхәббәтен җуймады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул бүген дә рухи төшенкелеккә бирелми, ә тормышка сөенә. Менә шулай, көннән-көн, елдан-ел Киров исемендәге колхозда эшләп йөрде ул - танылган механизатор”, - дип сөйләде.

Хезмәт юлы белән бер үк вакытта шәхси тормыш юлы үтә. Бикчәнтәевлар гаиләсендә менә 48 ел инде татулык, мәхәббәт һәм аңлау хөкем сөрә. Хатыны Рәкыя Сәлимгәрәй кызы белән 3 егет һәм 2 кыз тәрбияләп үстерәләр, аларда да хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык тәрбиялиләр.

Бүгенге көндә аларның 12 оныклары үсә. Барлык балалары да белем һәм күңелләре теләгән белгечлек алып эшлиләр. Һәркайсы үз гаиләсен булдырып, балалар тәрбиялиләр.

Бу бәхетле гаиләдә һәркем үзен якланган һәм бер-берсенә кирәкле итеп тоя.

Юбилярны мәдәният комплексы хезмәткәрләре җылы котлап, сәламәтлек, иминлек, бәхетле озын гомер теләделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836