#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәхәббәттә һәм татулыкта

последние и лучшие новости искусства в мире

11-6Исәт районының Югары Егәнле авылында яшәүче Морита Әхмәткирәй кызы белән Зиннур Чиганетдин улы Ихсановлар гаиләсе турында язып үтәргә булдым. Алар гомерләренең яшь һәм бик матур чакларында танышып, бер-берсенә гашыйк булалар. Егет озакка сузмыйча, әти-әнисе белән сөйгән ярының, әти-әнисенең ризалыгын сорарга баралар. Кәләш ризалашкач, гаилә корып яхшы гына яшәп китәләр.

Зиннур абый бигрәк тә эшчән егет була. Кечкенәдән ул «Ленин юлы» колхозы фермасында терлекче, сарык көтүчесе, балта остасы булып хезмәт иткән, болыннарда печән чапкан. Морита апа да иреннән калышмаган. Кечкенә балаларын әбигә калдырып, эшкә ашыккан. Хуҗалыкта мал-туар күп тотканнар, гаиләләре зур булган. Абзарда сыерлар, бозаулар, атлар, кошлар, сарыклар, кәҗәләрне генә 20 баштан артык асраганнар. Буш вакытта Морита апа йон оекбашлар, бияләйләр, шарфлар, мамык шәлләр бәйләп өлгергән. Яшелчә бакчасы да кайгыртуны таләп иткән, ирле-хатынлы барысына бергәләп өлгергәннәр. Ә инде балалары үскәч, алар ярдәм итә башлаганнар. Ихсановлар дүрт ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кече кызлары гаиләсе белән әти-әнисе янында яши, алар әти-әниләрен кайгырталар.

Быел 1 январьда Морита апага - 95 яшь, ә 15 февральдә Зиннур абыйга 97 яшь тулды. Алар бергә 75 ел гомер итәләр. Ихсановлар йортын ерактан танып була. Аларның капкалары матур итеп бизәлгән, капканың бер ягында аккошлар йөзәләр, ә икенчесендә – кышкы урманда төлке йөри, агач ботакларында карабүрекләр утыралар. Ихсановлар шулай ук оныкларга да бай гаилә. Барысы да әби-бабасы янына бик еш киләләр. Алар онык-нәбәрәләреннән назлы сүзләрен, бүләкләрен жәлләмиләр, аларны һәрвакыт сый белән тулган өстәл артында каршы алалар.

Ачилә ИХСАНОВА,
Исәт районы, Югары Егәнле авылы
(Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836