Материалы

Мигрень өянәге башланганда нишләргә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Авырту барлыкка килгәннән соң, йомшарырга, ял итәргә, мөмкин булса, йокыга талырга тырышыгыз.

Йоклап китә алмасагыз, тынычландыручы яки йоклаткыч дару эчегез. Туып килүче өянәк белән күпме иртәрәк көрәшә башласагыз – шулкадәр җиңелрәк кичерерсез. Авыртуны кисәтү яки бетерү өчен, кан тамырларын таратучы яки шешенүләргә каршы дару кулланыла. Хәер, кайвакыт, авырту тынсын өчен, бер цитрамон төймәсе яки кофеины булган башка дару кабып кую җитә. Моннан тыш, өянәкне көчәйтүче сәбәпләр турында да белеп тору кирәк. Менә алар: исерткеч, бигрәк тә кызыл шәраб куллану, составында тирамин булган ризыклар (сыр, шоколад, кузаклылар, тәмләткечләр) белән туклану, тәмәке тарту, физик һәм акыл хезмәтеннән артык ару: стресс хәлендә булу, артык эссе яки суыкка күнегү, бик кайнар ванна, тынчу бинада озак булу, көнкүреш химиясен иснәү.

Табигать кочагында озак булганнан соң, бу мигреньнең көчәеп китү ихтималы бар. Кайчакта, гипертония һәм стенокардия дәвалау өчен эчкән кан тамырларын киңәйтүче дарулар да, мәсәлән нитроглицерин, өянәккә этәрергә мөмкин.

Уңышлы көрәш алып бару өчен, өянәкне көчәйтүче һәм “юлдаш” авыруларны дәваларга кирәк. Бу барыннан да бигрәк эндокрин бизләр белән бәйле чирләргә, невроз, гипертониягә кагыла. Тиешле дәрәҗәдә физик көч тупларга, саф һавада йөрергә кирәк. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булсагыз, авыртуны җиңәрсез.

(“Гаилә учагы”ннан).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума