Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мин бәхетле әни

последние и лучшие новости искусства в мире

48-11Кеше бүгенге тормыш белән генә түгел, ә күңелендә, йөрәк тирәсендә сакланган истәлекләре, хатирәләре белән дә яши. Кайчагында, көтмәгән мизгелдә, без узган шатлыклы вакыйгаларны искә алып, хатирәләребезне яңартабыз. Алар безгә алга хәрәкәт итәргә көч бирә.

Гаиләсенә, балаларына күңел җылысын бүләк иткән, эшләгән эшен бөтен җаны белән яраткан Тубыл шәһәрендә яшәүче Евгения Әпсәләмова белән таныштырып, Россиядә билгеләп үткәрелгән Әниләр көне, балаларын тәрбияләп үстерүдә традицияләре турында аның фикерләре газета укучыларыбызга тәкъдим итәрлек дигән фикергә килдем.

Өч баланың әнисе - шәһәрнең 9 микрорайны почта бүлеге мөдире эш урынында тырышлыгы, үҗәтлеге белән дә аерылып тора. Евгения Александровна тормыш иптәше белән ике ул, бер кыз үстерәләр. Илебездә узган Әниләр көне турында: “Бу көн безгә тормыш бүләк иткән кеше - әниләребезнең мөһимлеге турында уйланыр өчен кирәк. Мин үземнең әниемне һәрвакыт сагынып искә алам. Аны искә алмаган көн сирәктер. Гомеремнең иң шатлыклы, башка бернинди вакыйга белән чагыштырып булмый торган мизгелләр белән тулы булган, минем иң бәхетле көннәрем - улларым Рамил, Наил һәм кызым Мәдинәнең туган көннәре дип саныйм. Тормышымның мәгънәсе - балаларымны гаиләдә туган җанлы, дус-тату, бер-берләренә терәк, ярдәмчел булып үстерүдә дип уйлыйм. Улларыма, кызыма дөрес тәрбия биреп, аларның кешелекле булуларын, югары белем алып, яраткан һөнәрләре буенча эшләүләрен, киләчәктә үзләренең гомер юлдашларын очратып, бәхетле гаилә корып яшәүләрен телим”, - ди.

Евгения Әпсәләмова гаиләсенең күркәм тәрбия үрнәкләре белән дә таныштырды. Аларның гаиләсендә улларының, кызының укуларында уңышлары, буш вакытларын ничек үткәрүләре турында сөйләде: “Улларым - минем терәкләрем, ярдәмчеләрем, таянычларым, киңәшчеләрем. Кызым бик әтисен ярата. Улларыбызның да, кызыбызның да буш вакытлары юк. Укудан тыш Рамил - баскетбол, Наил - биатлон белән шөгыльләнәләр. Мәдинә бию түгәрәгенә йөри, биергә бик ярата. Алар өчесе дә яхшы билгеләргә генә укыйлар. Мин кичке сигезгәчә эшлим. Эштән кайтуыма улларым кичке ашны пешереп, әзерләнеп мине көтәләр. Улларыбызны бер–берләренә иптәш, дус, авырлыклар килсә бергә җиңәрлек, шатлыклары белән уртаклашып яшәргә кече вакытларыннан өйрәтергә тырыштык. Балалар тәрбияле булып үссеннәр өчен әти-әни кеше аларга үрнәк булырга тиеш. Аны онытмаска кирәк. Бала оясында ни күрсә, очканда шул булыр. Мин буш вакытларымда күпчелек улларым белән сөйләшергә яратам. Батыр, тәвәккәл булсыннар өчен аларны кече вакытларыннан спорт белән кызыксындырырга тырыштык. Яшь әниләргә “күп балалы гаилә” дип аталган сүздән курыкмаска кирәк, чөнки балалар үз ризыклары белән туа, алар безнең яшәешебезне бизи, тормышка башкача карарга өйрәтә. Статистика мәгълүматларына караганда, өченче һәм аннан соңгы балалары булган Россия гаиләләре саны даими рәвештә арта бара. Мондый тенденциягә күп балалы гаиләләргә төрле пособиеләр, ташламалар, һәм башка ярдәм күрсәтелсә дә, әти-әни кеше балаларын үстерү, аларга тәрбия, белем бирү өчен үзләре дә тырыш һәм үрнәк булырга тиешләр. Безнең улыбыз Рамил үзенең максатчанлыгы белән мәктәпне тәмамлап, бюджетка нефть һәм газ универститетына укырга керде, уртанчыбыз да аның юлын сайлады. Гаиләдә дини бәйрәмнәрне үткәрергә, милли ризыклар пешерергә, Рамазан аенда үзем Ураза тотып, традицияләрне белеп үссеннәр дип тырышам”, - дип сөйләде. Бар эшкә дә өлгер булган, үзенең йөрәк җылысын, күңел байлыгын гаиләсенә, улларына, кызына биргән шәһәребезнең хөрмәтле әниләренең берсе - Евгения Әпсәләмовага балалары янәшәсендә, аларның игелеген киләчәктә дә күреп, яраткан әни, әби булып шатланып яшәргә насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836