Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Мин әни-2020” конкурсына йомгак ясалды

последние и лучшие новости искусства в мире

13-66 март көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан чәй табыны артында, җылы бәйрәмчә бизәлгән шартларда “Мин әни-2020” бәйгесендә катнашучы әниләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

Әлеге бәйге Төмән районының, хәтта өлкәнең яшь әниләрен берләштереп, милли татар мәдәниятен, туган телебезне саклау, балаларны милли рухта тәрбияләү, бер-берләре белән тәҗрибә уртаклашу, иҗади потенциалны ачу максатыннан оештырылган.

2020 елның февралендә “Татледи” клубы (рәсми исеме - Төмән өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы) тарафыннан оештырылган өлкә конкурсы “Мин әни – 2020” игълан ителгән иде. Конкурста катнашу өчен 22 әни теләк белдергән. Анкеталарны, видео хәбәрләрне эшкәртеп һәм җентекләп өйрәнеп, нәтиҗәдә, алдагы этапларда үтү һәм катнашу өчен 8 әни сайланып алынган.

Конкурс кысаларында “Видео эшкәртү” кебек мастер-класс үткәрелде, анда конкурсанткалар монтаж кушымталары (приложение) белән таныштылар, роликларны монтажларга өйрәнделәр. Барлык катнашучылар да практикада яңа белемнәрен уңышлы кулландылар һәм мастер-класс нәтиҗәләре буенча “Мин һәм минем балаларым”дигән видеоролик төшергәннәр.

“Мин әни-2020” конкурсының чираттагы этабында әниләр матурлык һәм сәламәтлек атмосферасына чумдылар. “Сирень” косметологиясендә косметолог һәм массажның төрле төрләре буенча белгеч Рузилә Йосыпова йөз, баш, сулыш гимнастикасы һәм эфир майлары белән ароматерапия массажларына, массажның кайбер техникаларының серләренә төшендерде.

Конкурсның өченче этабы булып «Rivastudio”да Нелли Демешко “Заманча хатын-кыз стиле” дигән мастер-класс уздырды. Үз кием брендын булдыручы, Парижда мода күрсәтүдә катнашучы стилист-имиджмейкер конкурста катнашучы әниләрне стиль һәм матурлык мәсьәләләрен ачыкларга өйрәтте.

Конкурсның дүртенче этабында “Мәхәббәт белән әзерлибез!” онлайн-марафоны үтте, анда барлык катнашучылар да үзләренең кулинария буенча талантларын тәкъдим иттеләр. Оста куллы әниләр татар халкының традицион милли ризыкларын - чәк-чәк, пәрәмәч, өчпочмак, кош теле, кыстыбый, бавырсак, гөбәдия әзерләгәннәр. Барысы да бик матур һәм тәмле булып чыккан! Шунысы куанычлы, балалар да әзерләргә булышканнар!

Иң соңыннан “Мин әни -2020”дә катнашучылар өчен мастер-класс тәкъдим ителде, анда психолог һәм хатын-кызлар коучы Алсу Тушакова “Хатын-кыз бәхете чыганагы” дигән авторлык курсын тәкъдим итте.

“Пандемия үз төзәтмәләрен кертте, шуңа күрә финалны онлайн рәвештә үткәрү карары кабул ителде. Катнашучылар иҗади чыгышлар әзерләделәр, аларны видеога яздырдылар һәм “ВКонтакте” социаль челтәрендә урнаштырдык. Онлайн-тавыш бирү юлы белән хөрмәтле жюри җиңүчене сайлады. “Тамашачылар симпатиясе призы” номинациясендә конкурс финалистлары чыгышын интернеттан файдаланучылар бәяләде”, - дип билгеләп үтте бәйгене оештыручы Юлия Касыймова.

Жюри составына Төмән өлкәсендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Хәкимов, “Яшь буын” өлкә яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрид Корманов керде. Алар һәр катнашучының иҗатын төрле параметрлар буенча җентекләп анализлаганнар һәм бәяләгәннәр.

Онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Тамашачылар симпатиясе призы” Юлия Мөхәммәдҗановага бирелә, аңа Рифат Зарипов концертына ике билет бүләк ителде.

Хөрмәтле жюри фикеренчә, “Иң иҗади әни” номинациясендә - Светлана Әминова, “Оста куллы әни” номинациясендә Лилия Казак җиңде, “Иң сөйкемле әни” - Зилә Бабаева, “Иң шат күңелле әни” - Гөлнара Альманова, “Иң игелекле әни” - Елена Сәгъдиева, “Иң стильле әни” - Наилә Думитрашко, “Иң милли әни” - Юлия Мөхәммәдҗанова булды һәм жюри тарафыннан “Мин әни–2020” бәйгесенең җиңүчесе исеменә ике бала әнисе, район, өлкә һәм хәтта бөтенроссия дәрәҗәсендәге күп санлы конкурсларда җиңүче Гөлфия Бабшанова лаеклы дип табылды. Ул үзенең актив һәм иҗади гаиләсе белән Төмән өлкәсе тормышында һәм аннан читтә дә уңышлы катнаша. Бу бәйгедә дә сынатмады. Җиңүчегә Римма Вәлиевадан кулдан эшләнгән түбәтәй, көнкүреш техникасына сертификат бүләк ителде. Муллаш авылыннан Гөлфия һәм Илгиз Бабшановлар гаиләсе “Ел гаиләсе–2020” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында - “Традицияләрне саклаучы гаилә” һәм “Авыл гаиләсе” номинацияләрендә 3 нче урынны яулаганнар. Алар - “Төмән районының супер гаиләсе” район конкурсында, “Балык спорты ярышлары”нда, район чараларында һәм халык иҗаты конкурсларында, “Дуслык күпере” өлкә фестивалендә һәм “Искер җыен” халыкара фестивалендә актив катнашучылар.

Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, өлкәнең атказанган укытучысы, “Ак калфак” өлкә хатын-кызлар оешмасының беренче җитәкчесе Бибинур апа Сабирова котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, ир-ат - гаилә терәге булса, хатын-кыз - ул гаиләнең җаны, учакны саклаучы. Бибинур апа Сабирова бәйгенең җиңүчесенә “Сүзге” дигән матур китап бүләк итте. Яшь, талантлы, иҗади һәм матур әниләрнең бу матур залда җыелуына шат булуын белдерде һәм барысына да уңышлар һәм гаилә иминлеге теләде.

Бу кичәдә шулай ук “Татледи” клубы вәкилләре - Рузилә Йосыпова (алып баручы), Әлфия Давлиева, Юлия Касыймова да котлау сүзләрен белдерделәр, алар конкурста катнашучыларны игътибарсыз калдырмадылар, сертификатлар тапшырдылар һәм чәчәкләр бәйләме бүләк иттеләр. Бөтендөнья татар Конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге һәм Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге спонсор булдылар.

Шулай ук “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова исеменнән конкурста катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

“Мин әни-2020” проектын оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый чаралар мәдәниятебезне, туган телне саклап калуга, аны балаларга тапшырырга һәм сеңдерергә өмет бирә.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836