Материалы

“Мондый заманада яшәрбез дип уйламадык та”

последние и лучшие новости искусства в мире

51-4“Ана даны” медален горур йөртүче Зөбәрҗәт Арип кызы Кәримова тормыш иптәше 38 яшендә вафат булганнан соң, 5 баласын үзе карап, аякка бастыра. Балалары өчен җан атып яшәп, озак еллар ашамлыклар кибетендә сатучы булып эшләп лаеклы ялга чыкканын да сизми кала. Ә бу көннәрдә исә балалары, килен-кияүләре, 10 оныгы, 11 нәбәрәсенең олы хөрмәтен, җан җылысын тоеп яшәгән бәхетле әби үзенең 80 яшьлек юбилеен каршылады. “Шундый яхшы, җиңел тормышта яшибез. Күңелең ни теләсә, шунда ук кибеттән чыгып сатып алып була.

Ул телевизор, телефон, компьютерлар! Өйдә генә утырып, бөтен дөнья хәбәрләрен беләбез. Балалар, туган-дусларның хәлләрен дә телефон аша белешәбез. Без бала чакта мондый заманалар булыр дип уебызга да килмәде. Хөкүмәт пенсия түли, бернигә дә мохтаҗ түгел, Аллага шөкер, бары да бар. Тик сугышлар гына булмасын. Һәм тизрәк, якыннар белән күрешергә-аралашырга мөмкинлек бирмәгән коронавирус чирен җиңсәк иде”, - дип әйтә ак әби.

Зөбәрҗәт Арип кызы 1940 нчы елда Төмән районы, Талымхан авылында туа. Аның тормышы җиңел булмый – сабый чагы сугыш елларына, ә яшүсмер чагы, илебезне торгызу чорына туры килә. Халык кичергән ачлык-ялангачлык аның күңелендә әлегәчә саклана. “Кышның салкын көннәрендә түземсезлек белән язны көтә идек. Чөнки кырларда кар эреп бетү белән туңган бәрәңге, бодай башакларын җыя идек. Алардан юка пешереп ашадык. Бераздан кычыткан, балтырган, бака яфрагы, әрәкмән үсеп чыга, соңырак инде җиләк-жимешләр, гөмбә җыярга вакыт житә. Әле бит өскә кияргә кием дә булмады. 13-14 яшьләремдә колхозның балыкчылар бригадасында эшләдем, анда туңган балык җыйдым. Бервакыт әбием миңа тегү машинасы алып бирде. Мин үземнән-үзем тегәргә өйрәндем, башта үзебезгә тектем, бераз өйрәнеп алгач, авылдашлардан заказлар ала башладым”, - дип сөйли бүгенге көндә Ямбай авылында яшәүче Зөбәрҗәт Арип кызы

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума