#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мул тормыш та туйдыра икән...

последние и лучшие новости искусства в мире

Күршедә генә яшәүче Алинә (исеме үзгәртелде) белән күптәннән танышлар инде. Балаларыбыз бакчага бергә йөрделәр, хәзер бер үк мәктәптә белем алалар. Шуңа күрә якыннан аралашып яшибез. Ике күрше аралашып яшәүнең файдасы зур – балаларны эшкә барганда үземә ияртәм, ә төштән соң Алинә каршы ала. Кыскасы, яхшы, ярдәмчел күршеләр без.

Алинәгә карыйм да, безнең тормышлар җир белән күк арасы кебек, дип гаҗәпләнеп куям. Кияүгә чыкканнан бирле беркайда да эшләмичә, өйдә хуҗабикә булып кына утыра ул. Бер-бер артлы алып кайткан балаларын тәрбияли, үзен бик карый. Ә ире икешәр-өчәр атнага, кайчак хәтта ай буена чит шәһәрләргә барып эшли. Хезмәт хакы югары булганга, акчалары күп аларның. Шулай булгач, нигә Алинә эшләп нужалансын инде. Ул рәхәтләнеп күңел ачып, акча туздырып кына йөри.

Күкрәкләрен күтәртте, зурайтты, төрле матурлык салоннарыннан кайтып керми. Өйдә генә утырса да, һәрчак тырнаклары ясалган, күзләре буялган. Яшерен-батырын түгел, минем ирем дә, башка күршеләрнең ирләре дә, хатыннарына Алинәдән үрнәк алырга киңәш итәләр, аңа барысы да сокланып карыйлар. Әйтәм бит, сокланмаслык та түгел. Алинә безнең кебек таңнан торып эшкә чапмый, туйганчы йоклый. Эшен башкарганнан соң, кибеттән ризыклар җыеп, йөгерә-йөгерә өйгә кайтмый. Минем, мәсәлән, иремнең хезмәт хакы тулысынча диярлек ипотека түләүгә китеп бара, ә мин эшләгән акчаны фатир түләүләренә дә, киемгә дә, ризыкка да бүләсе бар. Кайда монда матурлык салонына барып каш ясатырлык акча!

Яңа ел ялларында өйдә булуымны белеп, Алинә безгә килеп керде. Кулына күчтәнәч тоткан. Икәүләшеп сөйләшә-сөйләшә чәй эчтек. Ул миңа эч серен чишәргә, күңелендәге моң-зарны бушатырга килгән, күрәсең.

– Туйдым мин мондый тормыштан, шуның кадәр туйдым. Җитеш, мул тормышта яшәсәм дә, күңелемә нидер җитми, җаным тыныч түгел бит...

Ирем чибәр булып йөрергә кушканга, операция ясаттым – матурлык хакына пычак астына яту кирәкми иде миңа! Башкалар кебек иртән эшкә чыгып китәсем, кеше арасында йөрисем, үземне кемгәдер кирәкле, файдалы итеп тоясым килә. Ирем эшкә чыгарга рөхсәт итми. Хәтта аның рөхсәтеннән башка әти-әнинең хәлен дә барып белешә алмыйм бит. Таш курчакка әйләндерде бит мине. Оят булса да, әйтим инде, ул минем белән бер ятакка да ятмый хәзер. Сөяркәләре барлыгын белеп торам, бу хакта сүз башласам, кызып китә, тавыш чыгара, сиңа нәрсә җитми соң, дип җикеренә башлый. Акчада мени соң бәхет?! Әллә ничә тапкыр аерылышырга талпынып карадым, ирем гаиләне таркатырга теләми, - дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде Алинә.

Мин нәрсә дип җавап кайтарырга да белмәдем. Исем китте, колакларым ишеткәнгә ышана алмыйча тордым. Менә сиңа, мә! Алинәнең рәхәт тормышына сокланып туймаган идем бит. Хәлләр бөтенләй башкача булып чыкты. Алинә белән чагыштырганда, мин күпкә, бик күпкә бәхетлерәк икән, ләбаса! Көн саен сумка-сумка ризык күтәреп кайтып, зарлана-зарлана ашарга пешерсәм дә, кайнар ашны ашарга ирем көн дә кич белән өйгә кайта. Һәр төн саен кочакланышып йоклыйбыз. Өйдәге ыгы-зыгыны онытып торыр өчен рәхәтләнеп эшкә йөрим. Бәхет менә шул бит инде ул!

Исемем редакция өчен генә.
(“Өмет» газетасыннан).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836