Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нәрсәгә тотынса да – кулы ята

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем язмам иптәшемнең энесе мәрхүм Бәхетгәрәй Хәбибуллин кияве – Кыткүл авылы егете Харис Булатов турында. Әтисе Равил мәрхүмнең фаҗигале рәвештә вафат булуына да бик күп еллар үтте. Әнисе – Рәхимә апа мәктәп яшендә булмаган 3 бала белән калып, аларны укытып, тормыш юлларына бастыра. Әнисенең дә мәрхүмә булуына шактый инде. Хәзерге көндә туганнары арасыннан Харис үзе генә калды. Харисның да хатыны Лариса, кечкенә 2 баланы калдырып, яшьли үлеп китте. Харис ике бала, Фирүзә бер бала белән кушылып, уртак кызлары Венера туа. Балалар үзара бик тату, бер-берсенә булышып яшиләр.

Балалары үз тормышлары белән яши башлагач, балалар йортыннан Самир исемле кечкенә малай алдылар. Ул 8 нче сыйныфны тәмамлады. Алган малайлары бик тәртипле, тыныч, эшчән, тыңлаулы, хәтта кышын кар көрәргә ярдәмгә безгә дә килеп җитә. Әниләре Фирүзә март аенда йөрәгенә операция ясатты, Аллага шөкер, әкренләп әйбәтләнде. Өй эшләрен күбрәк Самир башкара. Фирүзә тыныч холыклы, сабыр, йомшак күңелле. 61 яшендә ялга чыкты, мәктәптә эшләде, укытучы, укучылары да килеп йөриләр, аралашып яшиләр. Харис тракторда колхозда эшләде, күзе начар күрү аркасында соңгы елларны мәктәптә сакчы хезмәтен үтәп, лаеклы ялга китте. Сокланырлык сыннар ясый, чын балта остасы, бал кортлары асрый, аларны җәен урманга алып бара, анда карый. Ике елдан артык үлек юучыларны алыштырды. Ярдәмчел, дине хөрмәт итә.

Аллам сезгә сәламәтлек, озын гомер биреп, кайгы-хәсрәтләр читләтеп үтеп, картайганчы тигезлектә яшәргә насыйп итсен.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836