#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ни эшләргә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Бакчада көзге эшләрне караштыргалап йөргәндә, Зәлифәнең телефоны шалтырады.

- Алло, алло, бу кем?

- Бу мин, Зәлифә...

- Сезнең улыгыз Рамилне чәнчегәннәр, әйтеп килдем бит, аны үтерәләр... - диде дә, ир кеше тавышы өзелде.

Зәлифәнең күз аллары караңгыланып, аяклары хәлсезләнеп, яңа гына кишерләре алынган түтәлнең йомшак туфрагына тезләнде.

Кайчаннан бирле эшләгән эшләренең рәте, ашаган ашының тәме булмады. Төннәр буе саташа, йокысы йокы түгел. Ничә еллардан бирле улының язмышына борчылып йөргән ананың күңел тынычлыгы күптән югалган инде.

Моннан дүрт ел элек, игезәк улларының берсе – Эмильне югалтты. Ерак Көнчыгыш шәһәрләренең берсенә үзләре яшәгән шәһәрдән бер фирма аркылы ике улы да эшкә китеп, Рамиле үзе генә әйләнеп кайтты.

Бүгенге көнгә кадәр улын югалткан ана күңелендә уйлар өермәсе кайный. Үз-үзеңә кул салу гомергә алар нәселендә булганы юк. Алар бит юлга җыенып, поездга билетлар алып, абыйсы азык-төлек алырга дип кибеткә чыгып китә, ә Эмиль хыялсыз гына сумкаларына әйберләрен тутырып кала. Кайтып керешенә энесе асылынып торсын әле. Котларың очып, шартлап үләрлек хәл. Ничек инде шулай, энесе бит Рамилдән дә катырак кайту ягына ашкына иде. Аны яшь хатыны, яңа туган кызы, әнисе, туганнары көтә. Нәрсә дип үз җаныңны үзең кыймак кирәк? Тугансыз, чит-ят җирдә энесенең шулай булуы Рамилне акылдан шашарлык хәлгә китерде. Зәлифәнең тормыш иптәше ул чакта әле исән иде. Яман шеш авыруы көч алган чак, әмма ул соңгы көнгә кадәр үз аягында йөрде. Улының мәетен дә, шундый ерак булуга карамастан, үзе алып кайтты.

Бу көннәрдә иренең елын уздырырга җыенып йөри иде. Адәм баласына кайгы бер килсә, һаман да килеп кенә тора. Берсе артыннан берсе, газизләре китеп торганда, исән калган кешегә бу кайгыларга ничек түзмәк кирәк? Ә бит игезәк улларын нинди сөеп-яратып үстерделәр. Бер карында, бер анадан икесе дә бер көнне туган булсалар да, алар икесе ике төрле. Эмиле кечкенәдән үк шук-шаян, тиктормас бер бала булды, үскәч тә шул килеш калды. Ә Рамилләре, киресенчә, тыныч, энесенә караганда күпкә сабыр, инсафлы, якыннарына мәшәкатьсез бала иде. Икесенә дә ике яшьләр тулганда, Эмиль Рамилнең күзенә энә белән төртеп, күз алмасы тишелеп, гомерлеккә гарип булып калды. Нәкъ халык әйткәнчә, бармакның кайсысын тешләсәң дә авырта анысы, шулай да һәр бала үз урынына кирәк. Бүгенге көнгә кадәр Зәлифә баласының үз-үзенә кул салуына ышана алмый.

Рамилләре өйләнгәндә: “Кеше шул эчкече нәселдән кыз аламы ни?” – дип, әтиләре Галиулла каршы торды. Әмма, яшьләр колагына бу сүзләр барып җитмәде. Утны-суны кичкән, күпне күргән, бер бала белән ирдән дә аерылып өлгергән киленнәре үзе корган җәтмә белән юаш Рамилне бик тиз бөтереп алды. “Ирне үрләргә күтәргән дә хатын, гүрләргә керткән дә хатын”, - дип, юкка гына әйтмиләр. Яши башлаган беренче көннәреннән үк хатынның хәмергә хирыслыгы билгеле булды. Әллә нинди үзе кебек хатыннар, ирләр тулай торактагы бүлмәләренә кереп тулалар. Тора-бара ул сәрхүшләр оясына әйләнде. Улының сазлык упкынына төшә баруын күреп, Зәлифәнең җаны әрнеде. Улын аннан тартып чыгару юлларын эзләп-эзләп тә таба алмагач, үзенең көчсезлеге, җебегәнлеге өчен үз-үзен тиргәде.

Баштан ук юлларына аркылы төшәсе иде дә бит, әмма Зәлифәнең аңын Эмиль кайгысы томалаган иде. Җитмәсә иренең чирләве шул елларга туры килде. Фатирларын уллары, кызлары Галиягә бүлеп бирделәр дә, үзләре шәһәрдән ерак түгел авылда заманча, бөтен уңайлыклары белән йорт җиткезеп, яши генә башлагач, ире вафат булды. Әлбәттә, гомер иткән иреңне югалту да бик авыр. Әмма: “Ир кайгысы итәктә, бала кайгысы йөрәктә”, - дигәннәр борынгылар. Ана өчен газиз балаларын җир куена салудан да иң ачысы, иң авыры юк икәнлеген башыннан кичергәннәр генә белә. Зәлифә уйларыннан айнып та өлгермәде, тагын телефон шалтырады. Бу юлы шәһәрдә яшәүче кызы Галиянең:

- Әни, әни, син ничек анда? Шәһәргә киләсеңме? – дигәненә көчкә телен әйләндереп:

- Ничек Рамил? Үтергәннәрме? – дип сорады. Күрәсең, кан басымы бик күтәрелеп киткән, Зәлифәнең үтереп башы чатный, колаклары шаулый.

- Юк, әни, Рамил исән, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән шифаханәгә алып киттеләр. Хатыны пычак белән эченә чәнчегән. Әле үзебез дә ни булганын аңламыйбыз. Милиция килгәч, “Мин чәнчедем”, - дигән шул хатын. Анда әле улының беренче хатыны һәм энесе дә булганнар, барысы да исерекләр. Өчесен дә алып киттеләр, - дип Галия аңлатып биргәч, Зәлифәнең күңеле аз гына тынычланды. «Тик исән генә булсын», - дип туктаусыз кабатлады ул. Өйгә кереп, даруларын эчкәч, юлга, шәһәргә, улы янына җыена башлады.

Шифаханәгә шалтыратып улының хәлен белешкәндә, Рамилгә операция бара иде. Кая барырга, ни эшләргә белмичә аптырап басып торгач, милиция бүлегенә сугылырга уйлады. Анда җинаятьтә гаепләнүчеләрдән сорау алу бара иде.

Тикшерүче белән Зәлифә сөйләшкәч, аның: “Аны беркем төрмәгә утыртмый, чөнки ике кечкенә баласы бар”, - диюен ишетеп өметсез калгандай:

- Ул бит беренче тапкыр түгел, икенчегә чәнчи, өченчегә инде үтерә бит. Еш кына шул ук сәрхүшләр төркеме улымны кыйнап чыгып китәләр. Сез аны утыртмасагыз, улымның башына җитәчәк шул азгын хатын.

- Утырту-утыртмау турында суд карар чыгара, - диде тикшерүче. Шәһәр полиция бүлегеннән чыкканда да Зәлифәнең күңеле тынычлык тапмады.

Аның башында һаман да бер уй бөтерелә: “Ничек шул сәрхүшләр төркеменнән, юлдан чыккан хатыннан улын аерып алырга?” Соңгы елда ул улына: “Сиңа котылырга кирәк шул хатыннан, чыгып кит, кайт монда, мин алан хәтле йортта үзем генә яшим”, - дип ничә тапкыр әйтеп карады. Әмма, нәтиҗәсез. Барысын да ике яшьлек кызлары Ләйләгә сылтап: “Ул ни эшли, хатын әни хокукыннан суд аркылы мәхрүм ителмичә, миңа аны бирмиләр”, - дип сәбәп тапты, үзенчә әллә кызын кызганды, әллә үзе дә аракы колына әйләнгән.

Рамил шифаханәдән терелеп чыгып, тагын шул хатыны янына кайтса, анда инде Зәлифәнең соңгы өмете шартлап өзеләчәк. Улын исән килеш күңел почмагында күмәргә генә кала.

Ә алар яшәгән тулай торак бүлмәсендә коточкыч күренеш. Ике кыз, ике кечкенә бала ничекләр генә җан асрыйлардыр. Бушаган аракы шешәләреннән башка анда берни дә таба алмыйсың, хәтта бер сынык ипи дә. Балалар язмышы иң аяныч, иң куркыныч хәлдә. Ни эшләргә?

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836