#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әни кочагы – изгелекләр учагы

последние и лучшие новости искусства в мире

3-4Бу көннәрдә Муллаш авылында яшәүче Равилә һәм Рәшит Нәҗметдиновлар йорты кунаклардан өзелмәде, атна дәвамында биредә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Хуҗабикәгә аш-су әзерләргә, килүчеләрне якты йөз белән каршылап, өстәл тулы тәмле ризыклар белән сыйларга бертуган апалары Әлфия белән Гөлчәрә булыштылар. Төп нигезгә читтә яшәүче туганнар, бала-оныкларның җыелуга – Кәбирә Яңабай кызы Камаловага 90 яшь тулу уңаеннан уздырылган теләү ашы сәбәп булды. Аннары юбилярны котларга хөрмәтле кунаклар да җыелышып килделәр.

Урыны гел түрдә булган әби очрашу-күрешүләрдән зур канәгатьлек кичереп, берничә яшькә яшәреп, күңеле җиңеләеп киткәндәй булды. Мактау, данлау, соклану сүзләре, бүләкләр яуды гына әбигә. Төмән районының халыкны социаль яклау идарәсе белгече Татьяна Шестакова Кәбирә Яңабай кызына Президент В.Путинның тәбрикләү хатын укыгач, гаҗәпләнгән әби: “Кара әле, Путин мине дә белә икән бит!” – дип бар күңелдән шатланып, һәрберсенә рәхмәтләр укыды. Авыл хакимияте башлыгы Таңсылу Хөсәенова хатирәләре белән бүлешеп: “Балачакта без күрше яшәдек. Кәбирә апаның Нәбирә апасына барганын күргән саен, аягындагы ап-ак оекбашларына кызыгып карап кала идем. Һәм хәзергәчә ул минем күңелемдә бик сабыр, пөхтә, саф күңелле ак әби буларак саклана, еллар үтүгә карамастан, фикерем үзгәрми”, - дип сөйләп, бүләкләрен тапшырды. Авыл ветераннары советы рәисе Ильяс Нәҗметдинов та әбине юбилее белән котлап, изге теләкләрен юллады. Шул арада кунакларга Камаловлар гаиләсенең киң тармаклы нәсел шәҗәрәсен төзегән фоторолик карарга тәкъдим ителде.

Кәбирә Яңабай кызы 1927 елда Муллаш авылында 4 балалы гаиләдә 2нче бала булып туа. Сугыш башланганда әтисе колхоз рәисе булып эшли. Шул елны бодай уңа, ул: “Кешене ничек ач килеш эшләтәсең!” – дип, һәркемгә 1 килограмм ашлык өләшә. Шушы адымы өчен ул төрмәгә эләгеп, хәбәрсез югала. Әниләре нарасыйларын ялгызы аякка бастыра. Кәбирә Яңабай кызына укып белем алу турында хыялланырга да туры килми, 4 сыйныфны тәмамлау белән, әнисенә терәк булып, колхоз эшенә җигелә. 1948 елда ул авыл егете Такыйулла Абдулла улы белән бәхетле гаилә корып, 6 кыз үстерәләр. “Без гел колхоз эшендә булдык. Балаларны Фатыйма каенанам белән Бибиҗамал әнием тәрбияләделәр. Барыбыз бергә бик тату яшәдек. Каенанам авылда кендек әби булды, 100гә якын балага туарга ярдәм итте. Әниләребез икесе дә 92 яшькә хәтле яшәделәр. Әти-әниләре эшләсеннәр дип, кызларымның балаларын да карадылар әле”, - дип шул көннәрне искә алды Кәбирә әби. Һәркемгә билгеле, әби белән бабай карамагында үскән бала, һичшиксез, тәртипле булып үсә ул. Бу турыда сүз чыгуга кызларның иң зурлары Әлфия апа: “Әти дә бик акыллы кеше иде. Безне әрләп түгел, үгет-нәсихәтле мәсәлләр, әкиятләр сөйләп күңелебезгә яхшы сыйфатлар сеңдерде. Мисал өчен берсен сөйләп үтим: «Әтисе картаеп эшкә ярамый башлагач, улы аны чанага утыртып урманга алып бара да, шунда ташлап калдырырга җыена. Шул чак аңа әтисе: “Улым, чанаңны саклап тотынырга тырыш. Син картаюга, улыңа да кирәк булыр ул әле”, - дип әйткән ди. Шуннан улы әтисен өенә алып кайтып, үлгәненче кадер-хөрмәттә яшәткән икән. Әтинең сөйләгәннәрен хәзер оныкларыбызга сөйлибез”, - диде. Кәбирә әби тәсбихын тарта-тарта кызының фикерен дәвам итеп: “Аллага шөкер, балаларым гына түгел, онык-нәбәрәләрем дә тыңлыйлар, хөрмәт итәләр. Килсәләр-китсәләр беренче булып минем хәлемне белешәләр, юлга да фатихамны алмыйча чыкмыйлар, - диде. “Әти белән әни зур хуҗалык тоттылар, балачактан безне эштә чыныктырдылар. Әни гомеренә кәҗә саклады, мамык шәл бәйләп сатып, безне укытырга өстәмә керем ясады, безне дә  шәл бәйләргә өйрәтте. Ул чакта мамык шәл зур бер байлык булган бит, ә без алтыбыз да мамык шәл бәйләп йөрдек. Балаларыбыз да әни бәйләгән мамык оекбаш, бияләйләр киеп үстеләр. Әни аш-суга бик оста иде, туй-мәҗлесләрдә аның пешергән тукачларын һәркем яратып ашады. Ә җәен бакчада эшләде, урманнан кайтмады. 80 яшьләренә хәтле әти белән сыер, каз-тавыклар асрадылар», - дип өстәп куйды елмаеп Гөлчәрә апа. Камаловлар кызларына югары белем бирергә тырышканнар. Гаилә башлыгы ОПХ ”Тополя” совхозында лаеклы ялга чыкканчы мактаулы хисапчы булып эшли. Аның сәләте кызларына да күчеп, аларның өчесе математика фәне укытучысы һөнәрен сайлыйлар. Әлфия Такыйулла кызы Муллаш урта мәктәбендә 36 ел эшләп, «Халык мәгарифе отличнигы», хезмәт ветераны исеме алып лаеклы ялга чыга. 4 ел мәктәп җитәкчесе вазифасын да башкара. “РФнең гомуми белем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре” билгесенә ия булган Гөлчәрә Такыйулла кызы да туган мәктәбендә 33 ел фидакарь хезмәт итеп, 10 ел лаеклы рәвештә мәктәпне җитәкли. Флора Такыйулла кызы 12 ел гомерен Шыкча мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлый. Балаларының уңышларына сөенеп Камаловлар 64 ел бәхетле гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, Такыйулла Абдулла улы 83 яшендә дөнья куя. “Әти үлгәч, әни елап күзенең нурын, сәламәтлеген бетерде”, - дип әйтүгә, Кәбирә әби хәтеренең әлегә хыянәт итмәгәнен дәлилләргә тырышкандай, мәктәптә укыганда ятлаган Г.Тукайның бер шигырен сәнгатьле итеп сөйләп тә бирде. Менә шулай әби белән аралашкан арада, ул безне шаккатырып, сокландырып, уйланырга, үрнәк алырга, нәтиҗәләр ясарга да мәҗбүр итте...

Бүгенге көндә Кәбирә әбинең 16 оныгы, 19 нәбәрәсе бар. Алар да әти-әниләре кебек тырыш, белемгә омтылучан булып, күпләре югары урыннарда хезмәт итәләр. Бәйрәмнәрдә Камаловлар нәселен Кәбирә әби төп йортка җыя. Җыр-биюгә оста, мәрхәмәтле кыз- кияүләре, оныклары төшенкелеккә бирелергә аңа һич тә ирек бирмиләр. Ул аларның һәрберсенә рәхмәтле. Әмма кызлары бертавыштан: “Әти авырып киткәч, эшләрен, йортларын ташлап Төмән шәһәреннән кайтып әти белән әнине караган, бүген дә һәммәбезне якты йөз белән каршы алучы сеңлебез Равилә белән киявебез Рәшиткә зур рәхмәтлебез”, - диделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836