#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нидән башланды гаилә тормышы

последние и лучшие новости искусства в мире

22-1Шушы хәл Төмән шәһәрендә 1973 елның январь аенда башланды. Урамда зәмһәрир салкын. Ул елларны 50 градуска җиткән салкыннар еш кына булгалый иде шул. Нәкъ шул көнне шәһәрдә эшләп йөрүче Урманбаш авылының бер төркем кызлары: Рәйсә, Зөһрә, Рәйханә, Миңнегөл, Зәйнәп театрга җыеналар. Эшләрендә аларга бушлай билетлар биргәннәр. Яшь чаклар бит, һавадан таш явып торса да, аларга берни түгел. Кызлар очрашу билгеләнгән урында җыелышалар. Әмма, урамдагы салкын үзәкләргә үтеп керерлек, ә театрга әле иртә. Якындагы “Золотой ключик” кибетенә җылынырга керәләр. Кибетнең аулаграк бер почмагында басып торганда, алар кебек туңган-өшегән ике егет тә пәйда була. Урманбаш авылы халкы элек-электән матурлар.

Әллә чибәркәйләрнең гүзәллегенә сокланып, әллә аларның татарча сөйләшүләрен ишетеп, егетләрнең берсе туп-туры Миңнегөл каршына килеп баса. Сүз дә юк, егет тә кемнең дә башын әйләндерерлек - чибәр, ак йөзле, җирән чәчле, рус милләте кешесенә охшап тора. Күзенә карап торган егеттән Миңнегөл:

- Син татармы? – дип сорагач, ул татар телендә елмаеп:

- Юк, мин чуваш, - дигәненә кызлар шаркылдашып көлеп җибәрәләр.

Соңыннан билгеле булганча, егетләр ял көнне таныш кызлары янына барганнар, әмма аларга очрашу насыйп булмаган. Кая барырга белмичә аптыраган егетләрне язмыш җиле әйдәләп кибеткә керткән. Күрәсең, тәкъдирдә язылганнарның сәгате сугып, ике ярның очрашу вакыты җиткәндер. Болар танышып, сөйләшеп китәләр.

Ә кызларның театрга артык билетлары була, егетләргә тәкъдим иткәч, алар да бик теләп риза булалар.

Шул арада театрга да вакыт җитә. Кызлар алдан тезелешеп, егетләр арттан барганда Илһам исемлесе “Әниемә” җырын җырлап бара. Башкортостанның Мияки Тамак авылында туып-үсеп, җыр-моңга һәвәскәр егет, кайда гына булмасын, җыр сузып җибәрә. Туган илендә, таулар арасында аның моңлы, көчле, дулкынландырып җырлаган тавышына кошлар да тын калалар. Төмән шәһәрендә дә Илһам очраклы гына түгел. Армия хезмәтеннән соң, төньяк шәһәрләренең берсе – Нефтеюганскига китә, милиция хезмәткәре булып эшкә урнаша. Берара шәһәрнең эчке эшләр бүлегендә эшләгәч, аны Төмән шәһәренә укырга җибәрәләр.

Озын сүзнең кыскасы – театрдан соң Илһам Миңнегөлне озатып куя һәм өч көннән соң кызга шалтырата. Бары-югы берничә атна очрашкач, алар кавышырга уйлыйлар. Төмәнгә юллама алганда, өйләнеп кайтырмын, гомерлек ярымны очратырмын дип, Илһам башына да китерми. Ике арада мәңгелек сөю учагы кабыныр өчен яшьләрнең беренче очрашуда ук бер-берсенә күз керфекләрен сирпеп карап алулары да җитә.

Туйны кызның Урманбаш авылында ясыйлар. Бухтал авылы хакимиятендә язылышалар. Миңнегөл Төмәндә советлар йортының ашханәсендә эшләгән җиреннән исәп-хисап алып, ирле-хатынлы яшь пар Нефтеюганск шәһәренә самолет белән очалар. Яшәү урыны да табыла. Илһам Вәлеевка эшеннән фатир бирәләр. Беренче мәхәббәт җимешләре – Радик исемле уллары туа. Болай да матур тормышлары тагын да түгәрәкләнеп, ямьләнеп китә. Илһам еллар дәверендә югары баскычларга күтәрелеп, эшендә үзенең тырышлыгы белән уңышларга ирешә бара. 1981 елда Омск шәһәренең автотранспорт техникумын читтән торып тәмамлый. Нефтеюганскидагы эчке эшләр бүлегеннән дәүләт автоинспекциясенә күчерелеп, юл-пост хезмәте (ДПС) инспекторы вазифасын үти башлый. Эшендә дәрәҗәсе күтәрелә килә, 1996 елда Нефть һәм газ университетының читтән торып уку бүлеген тәмамлый. Шул ук елны Пыть-Ях шәһәренең эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясендә бүлек начальнигы итеп билгеләнә.

Шушы еллар дәверендә тагын бер Рөстәм исемле уллары һәм кызлары Ирина дөньяга килеп, үсеп тә җитәләр. Балаларны карау, тәрбияләү тулысынча сабыр, акыллы хатыны Миңнегөлгә төшә. Әле бит Миңнегөл ханым балалар карап өйдә генә утырмый, Нефтеюганск шәһәренә барганнан лаеклы ялга кадәр мәктәп ашханәсендә эшли.

Тормыш булгач төрле чаклар булгалыйдыр инде, кайчакта үпкәләшеп аласың. Шундый вакытларда Миңнегөл ханымның акыл белән эш итүе өстенлек ала. Иренә бервакытта да каршы дәшми, аның боерыкларын тулысынча кабул итә, әмма үзенчә эшләп куя. Чарасызлыктан, гаилә башлыгы да канәгать калырга мәҗбүр була.

- Иң мөһиме, иреңне тыңлый белергә кирәк, - дип, Миңнегөл ханым елмая һәм сүзен дәвам итә.

- Без балаларыбызны бик яраттык. Шуңа күрә вак-төяк үпкәләшүләр безнең озакка бармый иде. Тормыш белән саф мәхәббәт, пакь хисләр, бер-береңне гафу итә белү кебек күркәм сыйфатлар идарә итәргә тиеш. Минем өчен гаилә бәхете - әтиләре белән бергә балалар өчен горурланып яшәү. Аллага шөкер, балалар өчесе дә тәүфыйклы булып үстеләр, яхшы укыдылар, өчесе дә югары белем алдылар. Олы улыбыз Радик ике югары белем: Нефть һәм газ университетын һәм Төмән дәүләт университетының финанс-кредит бүлеген тәмамлады. Аның үз гаиләсе, ике баласы үсә. Нефтеюганск шәһәрендә транспортлар буенча генераль директор урынбасары вазифасын үти.

Вәлеевлар гаиләсе чыннан да үрнәк алырлык гаилә. Ир белән хатынның бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләре, елмаеп дәшүләре, акыл белән һәр эшне бизмәнгә салып үлчәүләре, киңәшләшеп яшәүләре кемне дә сокланырга мәҗбүр итә. Алар инде күптән Төмән шәһәрендә яшиләр, икесе дә лаеклы ялга чыгу белән мондагы 4 бүлмәле фатирларына кайттылар.

Уллары Рөстәм, кызлары Ирина үзләре белән бергә яшиләр. Рөстәм «Төмән-Автодор”да алып баручы белгеч, ә Ирина автоүзәктә кадрлар бүлеге инспекторы вазифаларын үтиләр. Монда кайткач, Илһам әфәнде авария комиссары һәм соңыннан начальник вазифаларын үти. Озак еллар халыкка хезмәт итү дәверендә хөкүмәт тарафыннан бик күп мактаулы бүләкләргә лаек булды.

10 ел элек Төмән шәһәренә күчеп кайту белән Вәлеевлар гаиләсе “Яңарыш” газетасына языла башладылар һәм аны гаилә белән кызыксынып укып киләләр. Бүгенге көндә бакчаларында яшелчә-җимешләр үстереп, өй куяннары тоталар. Сагына башласалар, Нефтеюганск шәһәренә барып кайталар. Оныклары, яшьлек дуслары, таныш йөзләр, үзләре яшәгән һәм эшләгән йортлар – барысы да алар өчен бик кадерле.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836