#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әнием турында

последние и лучшие новости искусства в мире

16-7Әтием Таеп Хәмидулла улы Ваһитов Калмаклар авылында, әнием Халисә Вәли кызы Нуруллина Аслана авылында 1918 елда туганнар. Әниемнең әнисе Сайра 30 яшендә авырып үлеп китә. Ул вакытта абыйсы Рамазанга - 7, әниемә - 5, сеңлесе Нәбирәгә 3 яшь тула. Әтисе бер-ике мәртәбә өйләнеп карый, балаларга ошамый, шуннан соң өйләнми, барысы бергә яшиләр. Әнием 1 классны бетермәгән, үзенең исемен гарәпчә генә яза белә, абыйсы 13 яшенә җиткәч, крестьян яшьләр мәктәбенә (ШКМ) китә. Шунда үзләре бакча утыртып, утын әзерләп интернатта яшәп, 16 яшендә үзе теләп сугышка китә. Бер елдан соң сугышта бик каты яраланып Магнитогорск госпиталенә алып килгәннәр. Бер ел ята, анда аны Оркыя исемле яшь кыз карый. Госпитальдән чыккач, ул кызга өйләнеп, шунда яшәп кала.

Ике бүлмәле фатир бирәләр, абый кладовщик булып эшли, ике кызлары туа – Нурия белән Зәйтүнә. Инде абыйсы да, җиңгәсе дә, Нурия исемле кызы да вафатлар. Кызы Зәйтүнә исән, аның бер кызы, бер улы бар. Әти-әнисе торган йортта яшиләр. Әнием сеңлесе Нәбирә, әтисе белән бергә бик авыр яшиләр. Озакламый әтисе дә авырып китә һәм 1946 елны 63 яшендә дөнья куя. Әнием әтисен үзе карый. Әнием белән әтием кушылалар. Миңа 6 ай булганда әтиемне сугышка алып китәләр, 1943 елда әтиемнән “кара кәгазь” килә.

Әнием төрле эштә эшли. Сарыклар да көтә, бозаулар карап пенсиягә чыга. Ул вакытта Шамил Нурисламов эшли иде. Ул бүләккә үзе караган бер бозауны бирә. Әтием 85 яшенә хәтле сыер асрады. 75 яшендә безгә ирек бирмичә печәнен дә чапты, ул бик көчле иде.

“Атказанган колхозчы”, медале дә, “Хезмәт ветеран” исемен дә бирделәр. Кешегә бик яхшы булды, картатамның әтисе торган өйдә яшәдек, ул өйдә хәзер энем яши.

Әнием шундый йомшак күңелле кеше иде. Сеңлесен дә карый, алар икесе дә 12 яшьләрендә колхозда эшләп китәләр. Нәбирә апа тагылмачы булып, ә Сәрвәр апа төнге сменада тракторчы булып эшли. Әнием балык та тота, печәнен дә чаба, көрәк белән казып бәрәңге утыртты.

Саҗидә ВАГИТОВА, Ялутор шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836