Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нык, тату гаилә

последние и лучшие новости искусства в мире

8-10Дөньяда һәркемебезнең үз юлы, киләчәге, бәхете, тормыш сынаулары... Тубыл шәһәрендә Вафеевлар тормышның мәгънәсен, кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып, бер-берләрен яратып, кайгыртып, саклап, хөрмәтләп кырык ел кулга–кул тотынып яшиләр.

Гаилә бәхете турында аларның үз фикерләре бар. Нурия Туктасын кызы: ”Язмыш юлымда булачак тормыш иптәшемне беренче мәртәбә күргәндә аңа игътибар итмәдем. Татар булмас, рус милләте кешесе булыр дип уйладым.

Аннары шәһәрнең аскы өлешендәге театрга “Чын күңелдән” дигән кичәгә бардык. Татар булганына шатландым. Бу күрешү гомерлек гаилә бәхетенә әверелер дип ул чакта кем уйлаган соң?! Мәхәббәт һәм хөрмәт булганда гына бер-береңне аңлап яшисең. Гаиләбездә ирем ышанычлы терәк булганын мин көн саен тоеп яшәдем. Ул ярдәмчел, йомшак күңелле, кызларыбызны үстергәндә бөтен күңеле белән булышлык күрсәтергә тырышты. Яраткан һөнәрен калдырып, 1983 нче елны Тубылның Нефтехимкомбинатына эшкә урнашып, фатир алды. Гаиләсе аның өчен беренче урында булды. Аннары лаеклы ялга чыкканчы “Тепло Тюмени”, ”СУЭНКО” оешмасында насос җайланмалары машинисты булып эшләде. Лаеклы ялга чыкса да, әле күп еллар эшен дәвам итте”. - дип сөйләде.

“Гаилә – тормыш нигезе, ә балалар – көзгесе”, - дип әйтәләр. Нурия белән Ташбулат ике кыз үстереп, икесенә дә югары белем биргәннәр. Ташбулат Әхмәт улы: ”Бер-беребезне саклап яшәргә тырыштык. Тормыш иптәшем уңган, тырыш хуҗабикә. Ир кеше гомер юлында ышанычлы, авырлыклар килгәндә аңлаган, якын фикердәше булса, үзен бәхетле итеп тоя. Бәхетебезгә бәхет өстәлгәндәй, без үстергән кызларыбызның әти-әниләренә карата рәхимле булуларын күреп, сөенеп яшибез. Бүгенге көндә Әлфиябез белән Галиябез федераль бюджеттагы сәламәтлек саклау учреждениесендә эшлиләр. Туган нигезләренә кунакка килгән саен кызларыбызның гаиләләренә, яраткан оныкларыбызга карап яшәреп китәбез”, - дип әйтә.

Лаеклы ялга чыгар алдыннан Ташбулат Әхмәт улы Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Нурия Туктасын кызы лаеклы ялда булса да, почта бүлегендә газета-журналларга яздыручы тәҗрибәле һөнәр иясе. Ул Тубыл, Вагай, Уват районнарында вакытлы матбугат басмаларын тарату һәм язылу кабул итү буенча эшләрне җитәкли. 37 ел бу юнәлештә хезмәт стажы булган якташыбыз: ”Даими рәвештә мониторинг һәм күзәтү эшләрен алып барам. Кайсы районда, авылда нинди газета-журналларны күпләп яздырганнарын исәпкә алабыз, яңа программаларны үзләштерәм, оешмалар белән дә күп эшләргә туры килә”, - дип сөйләде. Ел саен аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә газета–журналларга язылу арта. Аның хезмәтенә җитәкчеләре дә югары бәя бирәләр. Ул күп мәртәбә төрле дәрәҗәле Мактау кәгазьләре, “Элемтә остасы” билгесе белән бүләкләнә.

Гаилә бәхетен татып яшәгән Вафеевлар икесе дә фидакарь хезмәт ияләре. Вафеевлар гаиләсенә күркәм уңышлар белән, бала-оныкларына сөенеп яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836