Материалы

Әниләр хакы бик зур

последние и лучшие новости искусства в мире

Соңгы берничә елда ноябрь ахырында Аналар көнен билгеләп үтә башладык. Бу бик тә күркәм гадәт. Хатын-кызның бөтен матурлыгы - ана булуда, диләр. Без бүген шушы матурлыкны күрәбезме? Әниләргә тиешле хөрмәтне күрсәтәбезме?

Тиздән Әниләр көне килеп җитәчәк. Шуңа күрә бүгенге язмамны әниләргә багышлыйм. Өч чор күз алдына килә. Беренчесе: үзебезнең балачакта әниләребезгә мөнәсәбәт. Икенчесе: үзебез әни булгач, балалар тәрбияләп үстергәндә. Өченчесе: дәү әниләр чоры ягъни оныкларны үстерешәбез.

Беренче белән өченчесен чагыштырганда, җир белән күк арасы. Хәзерге балаларның өс-башлары яхшы, тамакларына теләгәннәрен ашыйлар, компьютерда уйныйлар, һәркайсында кесә телефоны. Әле аларның таләпләре үзләре белән бергә үсә. Сер түгел - әниләргә дә, дөньяга да, әлбәттә, аларда икенче караш. Әниләргә тиешле хөрмәт нигәдер балаларга күчеп бара. Ә бит дөньяга без әти-әниләрнең теләге белән киләбез. Шуңа да әти-әниләргә бурычлыбыз. Моны Пәйгамбәребез дә хәдис-шәрифләрендә: “Әниләр хакы әтиләрнекеннән өч мәртәбә зуррак”, - ди. Әнинең якынлыгы шуның белән аңлатыла: ул баланы тугыз ай буена карынында йөртә, тудыра, түземле була, күкрәк сөтен имезә. Еш кына: “Баланың тормыштагы бәхете, уңышлары әнисенең догасы һәм ризалыгы белән бара. Бала әнисен рәнҗетсә, аның тормыштагы бәхет учагы сүнүе хак”, - диләр.

Без бала чакта әниләр сүзен тыңламасак, алар безгә “Сак белән Сок”ны сөйлиләр иде. Шул кыйссада ике ир малай әниләрен бик каты рәнҗеткәч, аларны аналары каргаган һәм алар икесе ике якка кош булып очканнар, һич тә очраша алмыйлар икән. Ничек кара урманнарда куркышып елаганнары, әни ник безне каргадың, дип үксегәннәре үзәкләрне өзәрлек.

Шуңа күрә иң төп бурычыбыз – миһербанлылык утын саклау, әниләрнең безгә карата җылысын, рәхмәтен тоеп, аларны хөрмәт итеп яшәргә кирәк. “Җәннәт әниләрнең аяк астында”, - дип тиккә генә әйтмиләр. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең хәдис-шәрифләрендә шулай язылган. Әниләрне хөрмәт итеп, алар каршында хезмәт куеп, сүзләрен тыңлап кына без дөньялыкта һәм ахирәттә Аллаһының рәхмәтенә ирешә алабыз. Әнинең догасыннан өстен әйбер юк, ул үтәлми калмый икән. Димәк, нинди генә диндар кеше дә әнисенең догасыннан уза алмый. Әниләр алдындагы бурычны үтәп бетерү мөмкин түгеллеген бик күп дини китапларда төрле мисаллар китереп язалар. “Әти-әниегезгә “уф” дип тә әйтмәгез”, диелгән.

Гыйбрәт өчен тагын бер хәл. Бер яшь егет салырга ярата. Капка төпләренә кайтып туктый да, тракторыннан төшеп, җиргә ятып йоклый. Бригадир да, колхоз рәисе дә килеп, моны уятырга тырышалар, ләкин егет тыңламый. Боларны тәрәзәдән күреп, әнисе чыга. Ул: “Улым”, - дип бер тапкыр эндәшүгә, егет торып кереп китә. Бу хәлләрдән соң бик күп еллар узды. Берсендә әлеге егет белән очрашырга туры килде.

Чәче агарган башында түбәтәй, дин юлына баскан бу. Алты баласы бар, һәммәсе дә югары белемле. Аны шундый хәлдә күрүне әнисенә булган хөрмәте белән генә аңлатырга була.

Тормышта бит төрле хәлләр очрый. Баланың фикере әти-әнисенеке белән туры килмәскә дә мөмкин. Без еш кына, үзем дә беләм, дип аларның фикерен сорауны кирәк тапмыйбыз. Дөрес, әти-әни синең кайбер эшләреңне аңламаска да мөмкин. Әмма ана йөрәге дигән төшенчә бар. Аны алдап булмый. Шуңа да әни белән киңәшләшкән эштә бәрәкәт бар. Баланың проблемасы әти-әнисен рәнҗеткәннән, аңа авыр сүз әйткәннән башлана.

Бүгенге җәмгыятьтә сабыйларын язмыш кочагына ташлаган, аларны ана назыннан, тәрбиядән мәхрүм иткән әниләр дә күп. Байлык ләззәтенә табынып, баланы кирәк тапмаучылар да бар.

Балалар йортындагы сабыйларга: “Кәгазьгә нәрсә кирәк, шуны языгыз, бөтен сораган әйберегезне алып киләм”, - дигәч, балалар “Әни”, дип язганнар. Әни – һәр баланың күңелендә, әниләр нинди генә булса да, аның хакы сакланырга тиеш. Без, балалар, аның ни халәттә булуын аңлап бетерә алмаска мөмкин. Шушы мәкаләм балалар, оныклар колагына барып ирешсен иде дигән өметләр баглап язам. Ә әниләргә исәнлек-саулык, уңышлар теләп, бәйрәм белән тәбрикләп калабыз.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума